Очрашу (свидание) ‒ ресторанга барып, бер-береңнән «Үзең турында сөйлә әле» дип сорау гына түгел. Беренче очрашуда иң мөһиме ‒ ясалма булмау, кызыксыну күрсәтү, әңгәмәгә чын күңелдән бирелү. Үзеңне башка кеше итеп күрсәтергә тырышмыйча, аралашудан ләззәт алу. Очрашулар вакытны бушка уздыруга әйләнмәсен өчен, чыннан да ярдәм итәчәк берничә киңәш бар.
«Кайда эшлисең?», «Нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?», «Гаиләгездә ничә бала?» кебек сорауларны оныт. Сорауны нәрсәдер сорарга кирәк булган өчен генә бирмә, ә чынлап та кешене беләсең килсә генә сора. Бәя бирергә ашыкма, аның турында күбрәк белергә тырыш.
Кеше турында күбрәк белергә тырышу аралашуның үзенә үк башка төсмер бирә: ихласлык арта, киеренкелек кими. Әңгәмә җанлы, табигый килеп чыга. Һәм шушы мизгелдән очрашулар күңелсез булудан туктый.
Кичке ашны бергә кафеда ашау ‒ начар идея түгел. Әмма икегезнең дә күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдыруын теләсәң, гадәти кысалардан чыгарга кирәк.
Аттракционнар паркына бару, теннис уйнау, төнге музейларны карап йөрү, шәһәр буйлап квест узу ‒ болар барысы да хәрәкәт, эмоцияләр тудыра. Мондый очрашулар хәтердә озак саклана һәм күңелне җәлеп итә.
Башка кеше булып кыланырга кирәкми ‒ бу бик нык арыта һәм барыбер нәтиҗә бирми. Кешеләр ясалмалылыкны бик тиз сизә.
Ә үзең булып калсаң, күпкә кызыклырак күренәсең. Ялган кылану арада киртәләр тудыра, ә ихласлык, киресенчә, кешеләрне бер-берсенә якынайта.
Юмор ‒ чын мәгънәсендә гаҗәеп көч. Хәтта уңышсыз очрашуны да урынлы шаярту белән коткарып була.
Стендап артисты булырга кирәкми, бары тик иркенрәк бул һәм уңайлы мизгелне тотып ал. Сарказмлы искәрмә, сүз уйнату, җиңелчә шаярту ‒ болар барысы да киеренкелекне бетерергә ярдәм итә. Көлү ‒ бер-береңә якынаю һәм үзеңне иркенрәк хис итү ысулы да.
Очрашуларның барысы да идеаль булырга тиеш түгел. Кайчак берәр юләр сүз әйтеп ташлыйсың, кайчак кәеф булмаска мөмкин, ә кайчак бер нәрсә дә планлаштырганча бармый.
Тормышның үзенчәлеге дә шунда: ул гел хәрәкәттә, кайчак сәер, уңайсыз хәлләр дә килеп чыга. Боларга артык җитди карама. Еш кына нәкъ менә шундый очрашулар хәтердә күбрәк саклана.
Танышуларның барысы да интернеттан башланырга тиеш түгел. Кайчак иң яхшы очрашу ‒ берәр урында очраклы рәвештә башланган әңгәмә. Мәсәлән кафеда, китап кибетендә, спорт залында яки урамда.
Мондый очрашулар көтелмәгәндә килеп чыга, шуңа күрә алар күпкә табигыйрәк була. Син кешенең биш ел элек төшкән фотосын түгел, ә үзен күрәсең. Һәм арада уртаклык бармы-юкмы икәнне шунда ук аңларга мөмкин.
Бер очрашудан ук зур мөнәсәбәтләр башланыр дип көтмә. Үзеңнең яңа нәрсәләрне сынап каравыңа, яңа кешеләр белән аралашуыңа сөен. Очрашулар ‒ ул да тәҗрибә. Әгәр аларга уенга караган кебек карасаң, барысы да җиңелрәк һәм күңеллерәк узачак.
Гел дә икәүдән-икәү генә очрашырга кирәкми. Ике пар булып очрашу, дуслар белән бергә җыелу, табигатьтә шашлык әзерләү ‒ болар барысы да киеренкелекне киметергә мөмкин.
Икегез дә иркен атмосферада буласыз, тирә-юньдә кешеләр булса, сөйләшергә темалар табыла. Бу аралашуны җиңеләйтеп кенә калмый, еш кына нәтиҗәлерәк тә була. Уртак шаяртулар, охшаш кызыксынулар, компаниядәге күтәренке кәеф ‒ болар барысы да якынайта.
Ә иң мөһиме: боларның барысы да сиңа ни өчен кирәклеген онытма. Син кастингта түгел, «идеаль кеше» эзләмисең, тизрәк гаилә корырга да ашыкмыйсың. Синең бары тик аралашасың, яхшы итеп вакыт уздырасың, кызыклы мизгелләр кичерәсең һәм чын, тере хисләр тоясың килә.
Максатларны бераз читкә куеп, аралашудан ләззәт ала башлагач, күп нәрсә үзеннән-үзе җайлана. Шуңа күрә тынычлан, елмай, чынлап та кызыксындырган соравыңны бир. Очрашулар яңадан үзенең төп мәгънәсен кайтарсын: алар ‒ кешене дә, үзеңне дә яхшырак танып белү өчен менә дигән мөмкинлек.
Фото ясалма фәһем генерациясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк