Логотип
Белмәсәң бел

Хатын-кызны ниләр бәхетле итә?

«Үзең өчен бернәрсәне дә кызганырга – экономияләргә ярамый» дигәнне ишеткәнегез бар инде сезнең. Хәзер бу хакта бик күп сөйлиләр. Һәм бу сүзләр беренче чиратта хатын-кызларга кагыла икән. Без бит шундый затлар: иң элек башкалар – балалар, ир, әти-әниләр, туганнар турында уйлыйбыз. Аларга гына җайлы булсын, алар гына канәгать калсын... Ә үзебез... үзебез һәрвакыт исемлекнең иң ахырында.


«Үзең өчен бернәрсәне дә кызганырга – экономияләргә ярамый» дигәнне ишеткәнегез бар инде сезнең. Хәзер бу хакта бик күп сөйлиләр. 
Һәм бу сүзләр беренче чиратта хатын-кызларга кагыла икән. Без бит шундый затлар: иң элек башкалар – балалар, ир, әти-әниләр, туганнар турында уйлыйбыз. Аларга гына җайлы булсын, алар гына канәгать калсын... Ә үзебез... үзебез һәрвакыт исемлекнең иң ахырында. 
Әмма хатын-кызлар беркайчан баш тартырга тиеш булмаган кайбер нәрсәләр бар. Нәкъ менә алар хатын-кызны бәхетле итә дә. Ә хатын-кыз бәхетле булса – аның янәшәдәгеләр дә бәхетле. Монысы инде күптән исбатланган хакыйкать.

Безне менә нәрсәләр бәхетле итә:

Яраткан эшебез
Болай дип әйткәндә, беренче чиратта, иртән китеп кич кайта торган эшебез түгел, ә хобби күз алдында тотыла, билгеле. Әмма бит хәзер хоббиен керем чыганагына әйләндерүчеләр адым саен. Әгәр сезгә дә нәрсә белән булса да шөгыльләнү рәхәтлек бирә икән, бу эшне – шөгыльне үстерү өчен тотылган  чыгымнарны кызганмагыз. Күңелгә ятышлы һәр шөгыль көндәлек мәшәкатьләрдән аерылып торырга, онытылып ял итеп алырга булыша. Ул әле үз-үзеңә ышанычны күтәрә торган чараларның берсе дә. Илһам чыганагы! Менә шуңа күрә дә, теләсә нинди хобби өчен (чигү, бәйләү, рәсем ясау, интернетта блог алып бару...) акчагызны һич икеләнмичә тотыгыз. 

Тарак
Аптырабрак калдыгызмы? Әйе, бераз көтелмәгәнрәк... Әмма ул безне чынлап та бәхетлерәк итә ала!
 Иң бәхетле хатын-кыз, беләсезме, кайсы хатын-кыз – үзенең көзгедәге сурәтеннән, кыяфәтеннән канәгать калганы! Битегезнең матурлыгын саклау өчен сез әллә никадәр кыйммәтле кремнар, маскалар куллана аласыз, чәчегезне тәрбияләү өчен иң яхшы шампунь, бәлзәм алырга мөмкинсез. Әмма чәч тарый торган тарагыгыз әйбәт түгел икән, чәчегезнең матурлыгы турында онытсагыз да була. Иң элек чәчегезнең нинди төргә караганын ачыклагыз һәм шуңа туры килгән щетка яки тарак сатып алыгыз. Тараклар хатын-кызда, гомумән,  берничә булырга тиеш: юеш чәчне тарау өчен, чәчне киптергәндә кулланыла торганы, аннан укладка ясау өчен кирәк булганы. 

Ял
Алны-ялны белми эшләүнең нәрсәгә китергәне барыбызга да мәгълүм. Хатын-кыз өчен ял бигрәк тә кирәк: без бит һәр көнне болай да икешәр смена эшлибез: эш урыныбызда һәм өйдә. Менә шуның өчен дә без, һичшиксез, ял да итә белергә тиешбез. Моның өчен өйдән еракка – диңгез буена ук бару да мәҗбүри түгел. (Барырга мөмкинлегегез булса, бик әйбәт, әлбәттә!)  Кайчак чын-чынлап ял итү өчен эштән ялга чыгып тору да җитә. Яки өйдән берничә көнгә китеп тору – үзең генә каядыр барып кайту, кунакта булу. Хәтта озаграк саф һавада булу да хатын-кызны тынычландыра, аның тәненә дә, күңеленә дә ял була. Ул инде өйгә яңа көчләр, яңа идеялар белән әйләнеп кайта. 

Теш табибы
Кемдер: «Хатын-кыз өчен тормышта иң мөһиме – үзенә яхшы ир булырлык кешене очрату», – дияргә мөмкин. Монысы да дөрес. Әмма тагын бер мөһим әйбер бар әле – яхшы стоматологка тап булу. Ничек кенә матур киенсәгез дә, сезнең йөзегезне барыбер беренче чиратта елмаюгыз бизиячәк. Ә тешләре матур түгеллеген белгән хатын-кыз беркайчан ихлас итеп елмая алмый. Онытылып көлү турында әйтмим дә... Сәламәт, энҗе кебек тезелеп киткән тешләр хатын-кызны һәрвакыт матуррак күрсәтә. Менә ни өчен кирәк ул синең бөтен проблемаңны белгән һәм аларны чишәргә ярдәм иткән теш табибы. Бу очракта да үзеңә акча кызгану гөнаһка тиң. Гомумән, стоматологка гына түгел, теләсә кайсы башка табибка да.

Көндәлек кием-салым
Көн дә киеп йөри торган кием-салымны базовый дип атыйбыз. Кием шкафының түрендә эленеп торган затлы күлмәк бар барын да, тик бит без аны меңгә бер генә киябез. Әллә нигә бер ялтырап алып, башка вакытта ни кияргә белми йөрү – эш түгел. Иң дөресе – шкаф түренә элгән шул күлмәк урынына аз гына  кайтышрагын, гадирәген, арзанлырагын алу. Ә көндәлек киемгә менә акча кызганмавың хәерлерәк. Андый киемнең һәрвакыт сыйфатлырагын сайлагыз: көн саен кигәч аны ешрак юарга да туры киләчәк бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар