Кер юганда ясалган иң зур 12 хата

Гомер буе юган кер, нинди хата турында сөйлисез дисезме? Болай әйтергә ашыкмагыз әле, башта киңәшләргә күз салыгыз. Бәлки аларның кайберсен, чынлап та, беләсездер. Ишетеп онытылган булуы да бар. Кайсы гына очракта да, искә төшерүнең зыяны булмас.
Укыгыз һәм саклап куегыз!
1. Кер юу машинасын чистартып торырга кирәк.
Озаграк хезмәт итсенгә генә түгел, начар ис килмәсен, эчендә бактерияләр үрчеп ятмасын өчен дә кирәк бу. Машинадан керне бушаткач, аның ишеген һәрвакыт ачык калдырыгыз. Порошок сала торган урынын да ешрак юарга тырышыгыз.
Кер юу машиналарының күбесенә хәзер барабанны чистарта торган махсус функция урнаштырылган. Әгәр сезнекендә ул юк икән, барабанны кулдан юарга туры киләчәк. Гади генә бер киңәш: «килен»егез (күп гаиләләрдә кер юуу машинасын шулай дип йөртәләр бит!) озаграк хезмәт итсен дип теләсәгез, елга бер тапкыр булса да, аны буш килеш әйләндереп алыгыз, иң кайнар су температурасын сайлагыз, ә порошок сала торган отсекка ярты литр серкә (уксус) салырга онытмагыз.
2. Машинага керне артык күп тутырмагыз.
Гаиләсе зуррак кеше кер юу машинасы алганда, гадәттә, аның зуррагын, берьюлы 5 килограмм кер юып була торганын алырга тырыша. Әмма беренче көннән үк машинагызга артык күп «эш кушарга»тырышмагыз: аның барабаны моңа чыдамаска мөмкин. Күп итеп салганда кер сез теләгәнчә чиста итеп юылмаячак – анысын да онытмагыз.
3. Сөлгеләрне юганда кондиционер кушарга кирәкми.
Әгәр мондый гадәтегез бар икән, сезнең сөлгеләр тиздән дымны начар сеңдерә башлаячак. Дым сеңдермәгән сөлгенең нигә кирәге бар?
4. Носкиларны башка керләрдән аерым юарга гадәтләнегез.
Машинага носкины пары белән саласың, ә керләрне бушатканда аның берсен таба алмыйсың. Сезнең белән шундый хәл булганы бармы? Носкилар өчен махсус сетка сатып алыгыз: берсе дә югалып тилмертмәячәк.
5. Мендәр һәм юрганнарны икешәр тапкыр юарга кирәк.
Бер кат порошок белән югач, аларны суда гына тагын бер кат әйләндереп алыгыз. Беренчедән, порошокның исе калмас, икенчедән, порошок үзе дә ахыргача юылып бетәр. Калган очракта аллергия китереп чыгару куркынычы зур бит.
6 Су коену костюмнарын кулдан гына юыгыз.
Купальникларны, гадәттә, эластаннан яки составы белән шуңа бик тә охшаган материалдан тегәләр. Ә бу тукымалар кер юу машинасына салганнан соң сузылалар. Шуның өчен аларны кулдан гына һәм бары тик салкынча суда гына юарга тәкъдим ителә.
7. Хлор турында онытыгыз.
Хәзер кибет киштәләрендә нинди генә порошок, тапны бетерергә нинди генә чара юк! Бүгенге химия теләсә нинди тапны «ашый» ала бугай. Шуңа күрә, хлор куллануны иң ахырга, проблеманы башкача берничек хәл итеп булмаган очракка гына калдырыгыз.
8. Машинага салыр алдыннан киемнәрдәге барлык кнопкаларны, төймәләрне ычкындырыгыз.
Кабат тегеп утырырга теләгегез булмаса, һичшиксез, ычкындырыгыз. Машина эш барышында аларны бик җиңел генә өзеп алырга мөмкин.
9. Киемдәге молнияләрне, киресенчә, күтәрегез.
Беренчедән, молнияләрне күтәрмисез икән, алар башка кием-салымны бозарга мөмкин. Икенчедән, бу очракта молния, замоклар бозыла, күтәргәндә аерылып китә башлый.
10. Порошокны күбрәк салу әйбәтрәк дигән сүз түгел.
Порошокны беркайчан да кирәгеннән артыграк салырга кирәкми. Бу очракта сез суны гына күбрәк тотачаксыз: порошок юылып бетмәячәк, кердә эзләр калачак һәм сезгә аны кабат юарга туры киләчәк.
11. Керне артык каты ышкырга тырышмагыз.
Ачуны бик тә китергән тапны артык каты ышкырга кирәкми, бу очракта тукыманы бозарга һәм киемне кимәс хәлгә китерү бик тиз. Тап бетерә торган берәр чараны кулланасыз икән, тапны салфетка белән җиңелчә генә сөртегез – шул җитә.
12. Керләрне сортларга аерырга иренмәгез.
Төсләр буенча – акка, карага аеру турында гына сүз бармый монда. Нинди тукымадан тегелгәненә дә игътибар итергә кирәк – моны һәр хуҗабикә белергә тиеш.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.