Логотип
Белмәсәң бел

Июль аенда әле нинди үләннәрне җыярга була?

Питрау узгач, дару үләннәрен инде җыярга соң диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? Июль аенда әле нинди үләннәрне җыярга була?


Без бу сорау белән Спас районының Болгар шәһәрендә яшәүче укучыбыз, үләнче Рушания МИНСӘГЫЙРОВАга мөрәҗәгать иттек. 
Ул менә нәрсә дип җавап бирде:

- Сары мәтрүшкә һәм шәмәхә мәтрүшкәне чәчәк аткан хәлендә җыябыз.

Бака яфрагын чәчәк атмаганының сыгынтысын әзерләргә ярый. Ашказаны әчелеге түбән булганда, гастриттан булыша. Балаларга ютәлдән кулланырга яхшы.
 
Меңъяфрак үләнен чәчәк аткан хәлендә июльдә җыябыз. Ул кан тамыры системасына уңай тәэсир итә. Йөрәк тибешен көчәйтә. Пульс ешайганда, баш әйләнгәндә йөрәк эшен җиңеләйтә. Климакс вакытында ярдәм итә. Кан тамырлары киңәйгәндә, геморрой, башка веналар авыруларыннан файдалы.
 
Наратбаш үләнен июльдә дә җыябыз әле. Составында кремний кислотасы булганлыктан, тукымаларны ныгыту, тереклек итү сәләтен күтәрү чарасы булып тора. Организмның саклану көчләрен ныгыта. Тиредә, лайлалы һәм башка тукымаларда ялкынсыну булганда ярдәм итә.
 
Ромашканы да июль аенда җыя алабыз. Тиредәге һәм лайлалы тышчалардагы ялкынсынуларны дәваларга булыша. Ашказаны, тамак авыртулар вакытында, тире бозылганда файдалы.
 
Петрушканы июль буена җыябыз. Ул бөер эшен яхшырта, сидек куыгы авыруларыннан файда бирә. Азык эшкәртелүне яхшырта.
 
Сары мәтрүшкә нервларны тынычландыра. Кәеф төшкәндә, хәл киткәндә яхшы чара. Көзән җыерулардан, күрем циклы бозылудан да файдалы.

Чәчәк аткан хәлендә гөлбадранны июль аенда җыя алабыз. Үт юлы, ашкайнату проблемаларыннан булыша.
 
Бәбкә үләнен июль аенда җыябыз. Ул ашкайнату, кан юллары, бөер, сөякләр, буын авыруларыннан яхшы чара.
 
Кипкәр (сушеница топяная) үләнен дә июльдә җыярга була.
 
Кычытканны да июльдә җыя алабыз. Кан составын яхшырту, кан киткәндә кан туктату өчен яхшы чара.
 
Кырлыганны (иван-чай) июльдә җыярга була.
 
Сыеркойрык (коровяк) үләнен июльдә җыябыз. Бөер, тын юллары, ашказаны авыруларын дәвалауда кулланыла.
 
Тубылгы үләнен июльдә җыя алабыз. Ул канны сыеклый. Аның составында салицилатлар бар.
 
Кандала үләнен дә (донник) июльдә җыябыз. Тромблар булмасын өчен, канны сыеклаучы үлән.
 

Июль ае кура җиләк яфракларын, сырганак яфракларын, төптән чыккан вак үсентеләрен ферментлап чәй ясау чоры.


Көн озынлыгы кыскара барган саен үсемлекләр файдалы матдәләрне тамырга һәм орлыкка туплый. Соңрак инде орлык һәм тамырларны җыю сезоны керә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар