Язгы авитаминоз – куркыныч чир түгел, ә организмның табигый сигналы. Ул безгә: «Миңа игътибар ит!» – дип искәртә.
Яз – табигатьнең яңарыш, уяну чоры булып тора. Әмма нәкъ менә шушы матур, якты мизгелләрдә без үзебезне хәлсез, сүлпән итеп тоябыз, энергиябез кими. Игътибар иткәнсездер: иртә белән тору авырлаша, көндез йокы баса, эшкә дә, көндәлек мәшәкатьләргә дә көч җитми кебек. Кәеф еш кына төшеп китә, вак-төяккә дә борчыла башлыйбыз.
Бу хәл бер дә очраклы түгел икән. Табиблар аңлатуынча, яз башында организм еш кына авитаминоз кичерә. Кыш буе кояш нурлары җитмәү, саф һавада аз булу, витаминнарга ярлырак туклану нәтиҗәсендә организм үзенең запасларын сарыф итә. Шуңа күрә яз җиткәч, тән дә, рух та бераз «арыган» хәлдә кала.
Димәк, язгы хәлсезлек – гади ялкаулык түгел, ә организмның ярдәм соравы, үзенә игътибар таләп итүе булып тора.
Кыш эзе югалмый
Белгечләр фикеренчә, авитаминозның төп сәбәпләре кышкы чор белән бәйле икән. Салкын кыш көннәрендә саф һавада азрак булабыз, кояш нурлары җитми, өстәлдәге ризыклар да, гадәттә, бертөрлерәк була.
Табигый яшелчә-җимешләр аз кулланыла, күпчелек ризык пешерелә, кыздырыла, бу исә витаминнарның бер өлешен юкка чыгара. Моннан тыш, организм кыш буе тупланган запасларын да сарыф итә.
Нәтиҗәдә, язга без бераз «бушап» керәбез – тәнгә дә, рухка да көч җитми башлый.
Игътибар итәрлек билгеләр
Язгы авитаминоз үзен төрлечә сиздерә. Иң еш очрый торган билгеләр арасында:
– даими хәлсезлек, тиз ару
– йокы килү, игътибар таркаулану
– тиренең коруы, купшаклану
– чәч коелу, тырнакларның сынучан булу
– иммунитет какшавы, еш салкын тиюе
– кәеф төшенкелеге, битарафлык барлыкка килүе
Күпләр бу халәтне гади арыганлыкка гына сылтый,. әмма белгечләр кисәтә: бу – организмның ярдәм соравы.
Сәламәтлек – көндәлек гадәтләрдә
Язгы чорда организмга ярдәм итү әллә ни катлаулы түгел. Моның өчен берничә гади, ләкин мөһим кагыйдәне истә тоту җитә. Беренче чиратта – туклану. Рационда витаминнарга бай ризыклар күбрәк булырга тиеш. Кәбестә, кишер, чөгендер кебек гади яшелчәләр дә бик файдалы. Яшел үләннәр – укроп, петрушка, яшел суган – организмны «уятырга» ярдәм итә икән. Алма, цитрус җимешләре, балык, йомырка да өстәлдән төшмәсен. Кайбер очракта витамин комплекслары да кирәк булырга мөмкин. Әмма аларны табиб киңәше белән генә куллану дөрес.
Икенче мөһим шарт – хәрәкәт. Көненә ким дигәндә ярты сәгать саф һавада йөрү кан әйләнешен яхшырта, энергия өсти. Җиңел физик күнегүләр дә файдалы.
Язгы кояш – D витаминының табигый чыганагы булып тора. Шуңа күрә кояшлы көннәрдән файдаланып, кубрәк саф һавада йөрергә кирәк. Кыштан соң организм еш кына сыеклыкка кытлык кичерә. Көн дәвамында җитәрлек күләмдә су эчү матдәләр алмашын көйли, тирене яхшырта.
Һәм, әлбәттә, ял. Сәламәтлекнең һәм йокы үзара бәйле.Йоклай әчен 7-8 сәгать иж кулай вакыт.
Хатын-кызларга – аерым игътибар
Язгы авитаминоз бигрәк тә хатын-кызларда ачыграк сизелә икән. Чәч, тире, тырнаклар торышы начараю еш күзәтелә. Белгечләр бу очракта тышкы карау чаралары белән генә чикләнмәскә киңәш итә: организмны эчтән дә «тукландыру» мөһимлеген аңлата.
Язгы авитаминоз – куркыныч чир түгел, ә организмның табигый сигналы. Ул безгә: «Миңа игътибар ит!» – дип искәртә. Дөрес туклану, актив тормыш рәвеше, витаминнар һәм үз-үзеңә игътибар – язны чын мәгънәсендә шатланып каршы алуның төп сере.
Организмыгызны кайгыртыгыз – һәм ул сезгә көч, матурлык һәм күтәренке кәеф белән җавап бирер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк