Логотип
Белмәсәң бел

Иң шәп киңәш: авырмыйм дисәк – канәфер чәйнә!

Канәфернең дәвалау үзлекләрен бүген кытай медицинасы бик киң куллана. Канәфердә А профитамины (бета-каротин), В витаминнар группасы, С витамины, Е витамины, Омега-3 кислотасы, эфир мае һәм төрле минераллар бар. Күреп торасыз, составы шактый бай һәм аларның барысы да эшли! Бер генә мисал. Хроник ангина белән җәфаланган кеше көн саен канәфер чәйни икән, ул бу чирдән, һичшиксез, котыла. Иң мөһиме – ул арзан. Даруханәдәге дарулар белән чагыштыра торган да түгел. Нинди очракларда канәферне кулланырга була?


Канәфернең дәвалау үзлекләрен бүген кытай медицинасы бик киң куллана. Канәфердә А провитамины (бета-каротин), В витаминнар группасы, С витамины, Е витамины, Омега-3 кислотасы, эфир мае һәм төрле минераллар бар. 
Күреп торасыз, составы шактый бай һәм аларның барысы да эшли! Бер генә мисал. Хроник ангина белән җәфаланган кеше көн саен канәфер чәйни икән, ул бу чирдән, һичшиксез, котыла. 
Иң мөһиме – ул арзан. Даруханәдәге дарулар белән чагыштыра торган да түгел. 

Нинди очракларда канәферне кулланырга була?

1. Паразитлардан котылу өчен
Анализлар эчәклектә суалчаннар (глисты) барлыгын күрсәттеме? Ниндидер дарулар эчкәнче, башта канәфер  чәйнәп карагыз әле. Берничә канәфер бөртеген  ашарга 30 минут кала чәйнәп куегыз. Моны көнгә 2 тапкыр эшләргә кирәк: организм паразитлардан тулысынча арыначак. Суалчаннар булмаган очракта да, моны профилактика өчен дә кулланырга кирәк.
Канәфернең һәр бөртеге 20% эфир майларыннан тора. Шуңа күрә ул суалчаннар гына түгел, золотистый стафилококк, дифтерия таякчыгы һәм хәтта туберкулез таякчыгы кебек микроорганизмнарга да каршы торырга сәләтле. 

2. Авыз куышлыгын дәвалау өчен
Сагыз чәйни торган гадәтегез бармы? Моннан соң сагызны һич икеләнүсез канәфергә алыштыра аласыз: бу очракта стоматит, пародонтоз, теш уртлары ялкынсынуы кебек чирләр сезне урап узар. 
Канәфәрдәге эфир майлары исә авыздан килгән начар исне бетерер (моннан соң авызыгыздан, гомумән, начар ис килмәс). Авыз эчен чайкау өчен ниндидер махсус сыеклыклар алырга инде кирәк булмаячак, беренчедән, канәфер бик арзан тора, икенчедән, бу – табигый чара. 

Ангина башланганын яки тамак ялкынсынганын тоясыз икән, шундук берничә канәфер чәйнәгез. Авырту, һичшиксез, туктаячак – канәфернең мондый очракта ярдәм итми калганы юк әле. 

3. Ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырту өчен
Моның өчен ашый башларга 15 минут кала 2 бөртек канәферне 1 чәй калагы бал белән бергә чәйнәргә кирәк.  
Тик сак булыгыз: бал белән канәферне бергә кулланырга ярамаган очраклар да бар! Ашказанында һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда, кан басымы югары булганда бу ысулны кулланырга ярамый. Башка очракларда – мөмкин.  Ашкайнату органнары  яхшырак эшләү, организмда матдәләр алмашыну яхшыру тизрәк ябыгырга да ярдәм итәчәк. 

Канәфер тагын юан эчәк ялкынсынуын (колит), эч күбүне (метеоризм) дә дәвалый, гастриттан да (ашказаны согының кислоталылыгы түбән булганда) булыша. 

4. Яман шештән профилактика өчен
Канәфер составында эвгенол бар: ул яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый, яңалары барлыкка килүгә комачаулый. Бу инде фәнни яктан расланган. Нәселдә яман шеш белән авыру очраклары булганда, ул менә дигән профилактика чарасы булып тора. 

5. Кан басымын күтәрү өчен
Түбән кан басымы белән җафаланасың икән, канәферне кулланып кара. Берничә канәфер бөртеге чәйнәү кофе эчүгә караганда әйбәтрәк тәэсир итәр. Кан басымы түбән булганда, гадәттә, баш авырта –  бу да узар, хәлсезлек тә бетәр, баш әйләнү дә. 
Кан басымы нормада булган кешеләргә дә кайчак кофе урынына чәйгә канәфер салып эчү файдалы. Ул организмның чирләргә каршы тору көчен арттыра. 

Канәферне йокысызлык белән интеккәндә дә кулланалар, чөнки анда В группасына кергән витаминнар бик күп. Ә алар нерв системасы нормаль эшләсен өчен бик кирәк витаминнар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар