Мода гел үзгәреп торучан. Ләкин шундый киемнәр бар, ничә еллар узса да, алар бер дә модадан чыкмыйлар һәм теләсә кайсы яшьтә, теләсә нинди фигурада матур һәм килешле күренәләр. Аларны бик күп киемнәр белән яраштырырга була, һәм алар тормышның теләсә кайсы очрагында да урынлы.
Беренчесе: гади ак күлмәк. Әйе, ирләр күлмәген хәтерләткән, тәнгә сыланып тормаган, табигый тукымадан тегелгән ак күлмәк. Ак төс бик күп төсмерле: сөт төсеннән башлап, яңа яуган кар төсенә кадәр. Битнең, чәчнең төсенә карап, кемгәдер акның җылы төсмере, кемгәдер кар кебек салкын төсмере килешә. Ләкин ак төс һәркемгә килешә.
Ә иркенрәк итеп тегелгән ак күлмәк (рубашка) гәүдәнең барлык җитешсезлекләрен капларга ярдәм итә. Аны чалбар өстенән чыгарып, билне каеш белән буып та, итәк белән дә, джинсы чалбар белән дә киеп була – ничек тә матур һәм килешле күренә. Өске төймәләрен төймәләмичә, муенны ачык калдырып, матур һәм заманча бижутерия тага аласыз. Бижутерия яратмасагыз, ефәк муен яулыгы да ак күлмәккә искиткеч килешә. Вариантлар шулкадәр күп. Ак күлмәк алсагыз, беркайчан да оттырмассыз.
Икенчесе – туры итәк. Русча «юбка-карандаш». Хатын-кыз фигурасын шушы итәк кебек матур күрсәткән бер кием дә юк. Түгәрәк гәүдәлеләргә дә килешә ул, зифаларга да, бик миниатюр ханымнарга да. Бары тик аның үзегезгә килешле булган озынлыгын гына билгели белергә кирәк. Кемгәдер тездән чак кына түбән булганы, кемгәдер балтырны каплаганы килешә. Ак күлмәк кебек үк, туры итәк тә бик универсаль кием. Ул да тормышның һәр очрагында урынлы. Туры итәк дигәч, гел кара төслесен генә күзалламагыз: ел фасылына карап, аның төрле төсләрен кияргә була. Җәйгә җитен тукымадан тегелгән аксыл төсләре, кышка көрән, соры, караңгы зәңгәр, шакмаклы тукымадан тегелгәне – төрлесе дә матур була. Туры итәк белән ефәк, җиңел блузкалар да, ак күлмәк тә, бәйләгән свитерлар да матур.
Тагын бер сере бар: туры итәк кигән хатын-кызның атлап йөрешләренә кадәр матур күренә, игътибар иткәнегез бар идеме?
Джинсы тукымадан тегелгән киемнәр беркайчан да модадан чыкмый һәм һәркемгә килешә. Джинсы ул – классика,. Ләкин фасонын гына дөрес сайларга кирәк. Әлбәттә, түгәрәк гәүдәле ханымнарга сыланып торган, биле түбән итеп тегелгән чалбарлар алырга кирәкми. Туры итеп тегелгән, классик силуэтлы, биле чынлап та билдә утырган, размеры чынлап та сезнеке булган джинсы чалбар шулай ук универсаль кием. Җәйгә аның юкасы, аксыл зәңгәр, ак төслеләре матур. Кышын һәм көзен караңгы зәңгәр төсләре килешә.
Кара күлмәк. Коко Шанель әйтмешли, кара күлмәк һәрбер хатын-кызның гардеробында булырга тиеш. Ләкин ул затлы күлмәк булсын: яхшы тукымадан, яхшы итеп тегелгән, фасоны үзегезгә туры килгән. Кара күлмәгегез булса, тантаналы чараларга нәрсә киим икән дип борчыласыгыз юк. Кичке чаралар өчен ул менә дигән кием. Кара күлмәк кызыл, сары, җете яшел, җете сары аксессуарлар белән бик матур була.
Пиджак. Классик стильдәге, яхшы тукымадан һәм классик төсләрдәге пиджаклар беркайчан да модадан чыкмый һәм тормышның һәр очрагында килешле күренә. Классик пиджак – лацканлы, бер яки ике бортлы, бер яки берничә төймәле, кесәләре клапан белән каплана.
Пиджакның озынлыгын дөрес сайлау мөһим. Моның өчен кулларыгызны төшереп, бармакларыгызны йомарлагыз һәм йодрыгыгызны артыгызга куегыз. Бармакларыгызның бөгелгән җире кайда – сезнең өчен пиджакның идеаль озынлыгы шунда. Биле биегрәк хатын-кызлар бу сызыктан аз гына өстәрәк булган пиджак та сайлый ала. Пиджак тар булмаска тиеш. Кигәч, кулларыгыз белән үз-үзегезне кочыгыз, уңайсыз булмаса, хәрәкәтне чикләмәсә, димәк, бу размер сезнеке. Пиджак эшлекле чараларга кию өчен, салкынча көнне блузка яки күлмәк белән кияргә дә отышлы кием. Ул итәк белән дә, чалбар белән дә, күлмәк белән дә килешә. Аксыл, кара, көрән һәм соры төсләр – классика.
Ефәк яулык. Чын ефәктән тегелгән, төсе белән гардеробыгыздагы күп киемнәргә туры килә торган затлы яулык – бик отышлы вариант. Сез аны пәльто яки плащ астыннан муеныгызга сала аласыз, башыгызга бәйләргә була. Блузкалар кисәгез, муен яулыгы итеп бәйләсәң дә матур. Ефәк яулык та, джинсы һәм ак күлмәк кебек, гомергә модадан чыкмый торган кием.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк