Этикет турында сүз чыкканда, XIX гасырда яшәмибез, юк белән башны катырмагыз әле дип кул селтәүчеләр дә бар. Әйе, заман белән бергә күп нәрсә үзгәрә. Кайбер кагыйдәләрне берсүзсез үтәүне бездән хәзер берәү дә таләп итми, әмма аларның кайберләре турында хәбәрдар булу беркайчан да комачауламаячак.
1. Чакыру
Кем чакыра – шул түли, диләр, гадәттә. Әмма моны хакыйкать дип кабул итәргә кирәкми. Сезне каядыр чакыралар икән, ничек итеп чакыруларына игътибар итегез. Әгәр сезгә: «Мин сезне иртәгә төшке ашка чакырам», – дип әйтәләр икән, димәк, чакырган кеше үзе түләячәк. Әгәр ул чакыру: «Әйдә, берәр кафега барып кайтыйк әле», – дигән формада яңгыраса, димәк, һәркем үзе өчен үзе түләячәк дигән сүз.
2. Ягымлы сәламләүләр
Кафега яки ресторанга, отельгә керәсез икән, администратор, швейцар, официантлар яки башка персоналлар белән ачык йөз белән исәнләшергә онытмагыз. Тормышта нинди генә үрләр яуласагыз да, үзегезне башкалардан өстен куярга кирәкми.
3. Телефоннан сөйләшү
Урамда, транспортта яки кибеттә кычкырып телефоннан сөйләшеп йөрүчеләр үзегезгә дә ошамыйдыр. Теләсәң-теләмәсәң дә, сүзләренә колак салмый калмыйсың: кемдер үзенең чирләре, шәхси проблемалары, мәхәббәт маҗаралары турында бөтен нечкәлекләре белән сөйли, икенче бер кешенең гайбәтен сата... Җәмәгать урыннарында телефоннан бөтенләй сөйләшергә ярамый дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Әмма мондый ачыктан-ачык сөйләшүләр өчен барыбер башка урын табуың хәерле.
4. Ир-ат кулында хатын-кыз сумкасы һәм пальтосы
Этикет кагыйдәләре буенча, ир-ат хатын-кыз сумкасын тотып йөрергә тиеш түгел. Шулай булгач, кибеттә килограммы белән бәрәңге алып, миңа хәзер күтәрергә авыр бу, дип, сумкагызгы ирегезгә тоттырып куймагыз. Хатын-кыз пальтосына да кагыла бу. Ир-егет театрга яки концертка баргач, янындагы хатын-кызның пальтосын гардеробка тапшыру өчен генә аның кулыннан ала ала. Ә сәүдә үзәге буйлап ул сезнең пальтоны күтәреп йөрергә тиеш түгел.
5. Хатын-кыз сумкасы
Ниндидер чарада катнашканда кечкенә сумкагызны сул кулга тотарга гадәтләнегез: уңы гел буш калсын – кемнедер сәламләргә туры килүе бар.
6. Чәкештерү гадәте
Эчәсезме-юкмы, күтәреп кенә куясызмы, анысын, әлбәттә, үзегез хәл итәсез. Әмма бер нәрсәне исегездә калдырыгыз: чәкештерү гадәте юк инде ул хәзер. Бокалны күзегез биеклегенә күтәреп, тост юлланган кешегә карап алу да җитә.
7. Официантка булышу
Кафеда яки ресторанда булганда, официантка китергән ризыкларны куярга, буш савыт-сабаны өстәлдән алганда булышырга кирәкми. Әйтик, галим кешегә лекция укырга булышмыйсыз бит – бу да нәкъ шуның шикелле. Официант – үзенең эш урынында, һәм ул аны сезнең ярдәмсез дә бик әйбәт итеп башкарачак. Аңа комачау итмәсәгез хәерлерәк булыр.
8. Бина эчендә баш киемнәре кию
Каядыр кергәндә, этикет кагыйдәләре буенча, ир-ат баш киемен салырга тиеш. Ә хатын-кыз кафеда да эшләпәдән яки кепкадан утыра ала, ә менә башлыкны ул да салырга тиеш.
9. Өстәл өстендәге гаджетлар
Кафе яки ресторанда беркайчан да телефоныгызны өстәл өстенә куймагыз. Болай эшләү сезгә монда күңелсез икәнен, бу чараны да, анда катнашучыларны да исәпләмәвегез турында сөйли. Шалтыратуларга да, почтагызны, социаль челтәрләрне карауга да артык бүленмәскә тырышыгыз. Чөнки сез моның белән яныгыздагы әңгәмәдәшегезне кыен хәлгә куярга мөмкинсез: ул бит бу минутларда үзен сезнең янда артык дип хис итәчәк.
10. Целлофан пакетлар
Целлофан пакетка нәрсәдер салып күтәреп бару супермаркеттан кайтканда гына килешә. Төрле фирмаларның кәгазь пакетларына да кагыла бу. Төшке ашыңны шул пакетларга салып барырга, ул пакетларда ниндидер документлар йөртергә кирәкми.
11. Шәхси пространство
Чит кешенең почтасындагы хатларны, телефонына килгән хәбәрләрне уку – аны хөрмәт итмәү дигән сүз. Хәтта ул кеше сезнең ирегез (хатыныгыз) яки балагыз булса да. Улыгыз яки кызыгыз инде 12 яшьтән өлкәнрәк икән, аның бүлмәсенә ишекне шакып керергә гадәтләнегез. Гаиләнең кечерәк әгъзаларының да үз шәхси урыны булырга тиеш.
12. Кунакта, өстәл артында
Кунакта булганда, хуҗабикә әзерләгән сыйдан баш тармагыз. Диетада икәнегезне бөтен кешенең белүе мәҗбүри түгел. Ризыктан аз булса да авыз итегез, аны әзерләгән кешене мактарга онытмагыз.
13. Әңгәмә өчен тыелган темалар
Артык якыннан таныш булмаган кешеләр җыелган компанияләрдә акча, сәясәт, дин һәм сәламәтлек турында сөйләшү дөрес дип саналмый. Сөйләшер өчен башка темалар сайлагыз: әдәбият яңалыклары, мавыгулар, мода... Кемнеңдер күңеленә авыр тоелган темаларны урап узыгыз.
14. Кинотеатрда йөрү
Үзегез турында матур тәэсирләр калдырырга телисез икән, кайбер кагыйдәләрне саклагыз. Кинода, театрда, концерт залында үз урыныгызга үткәндә, рәт арасында утырган кешеләр яныннан аларга аркагыз белән узмагыз.
15. Яныгызда булмаган кешеләр турында сөйләшү
Гади тел белән әйткәндә – гайбәт сату, кешенең артында сөйләү була инде бу. Үз-үзен хөрмәт иткән кеше – моны эшләми. Якыннан таныш булмаган кешеләр янында ире (хатыны), балалары, хезмәттәшләре турында да сүз куертмый андый кеше.
16. Тавыш күтәрү
Тәрбияле кеше беркайчан да башка берәүгә кычкырмый яки тавышын күтәрми. Сүз монда тавыш-гауга чыгару турында бармый. Башка бүлмәдә булган килеш кычкырып нидер сөйләү, кемнедер чакыру гадәте турында бу.
17. Шәхси серләр
Яңа компаниядә үзегезнең яшегез, социаль статусыгыз, матди хәлегез, алган бүләкләрегез, ирешкән уңышларыгыз, авыруларыгыз, өйдәге проблемаларыгыз, динле булу-булмавыгыз турында сөйләргә кирәкми. Болар барысы да артык шәхси темалар дип санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк