Логотип
Белмәсәң бел

Энергияне ничек сакларга? Көчеңне кирәкмәгәнгә сарыф итмә!

Кайберәүләрнең максаты – хакыйкатьне ачыклау түгел, ә үз фикерен өстен кую. Мондый бәхәсләрдә җиңүнең дә, җиңелүнең дә әһәмияте юк.

Кеше тормышында вакытның кадере зур. Без аны сакларга, дөрес бүләргә, һәр минуттан файдаланырга тырышабыз. Ә менә энергия, ягъни физик һәм рухи көч турында сирәк уйлыйбыз. Югыйсә кешенең күпме эш башкара алуы, нинди карарлар кабул итүе, башкалар белән мөнәсәбәтләре һәм тормыштан канәгать булуы нәкъ менә аның эчке халәтенә бәйле.

Кайчак кеше иртән үк үзен арыган итеп тоя. Көн әле башланмаган, ә инде күңелдә ниндидер авырлык, башта мең төрле уй. Берәү шалтыратып зарлана, икенчесе ярдәм сорый, өченчесе үз мәшәкатьләрен уртаклаша. Көн ахырына исә үз эшләреңә дә, якыннарыңа да, хәтта ял итәргә дә көч калмый.

Моның сәбәбе еш кына көндәлек мәшәкатьләрнең күплегендә генә түгел, ә энергияне урынсыз сарыф итүдә дә. Без кирәкмәгән бәхәсләргә керәбез, башкаларның фикеренә артык игътибар бирәбез, үткәннәрне искә төшереп борчылабыз, үзебезгә кагылмаган проблемаларны хәл итәргә тырышабыз.
Энергияне саклау ялкаулык билгесе түгел. Бу – үзеңә һәм сәламәтлегеңә хөрмәт, тормышка аңлы караш. Көчне дөрес бүлә белү өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк соң?

Күп очракта без башкаларга үзебезнең хаклы булуыбызны исбатларга тырышып, шактый көч сарыф итәбез. Ни өчен теге яки бу карарны кабул итүебезне аңлатабыз, тормыш рәвешебезне аклыйбыз, үз фикеребезне кабул иттерергә омтылабыз.

Әмма һәркемнең карашы, тормыш тәҗрибәсе һәм кыйммәтләре төрле. Кемдер сине аңларга теләми, икенчесе исә сөйләгәннәреңнән гаеп эзли. Мондый очракта үзеңне аклап, озак бәхәсләшүнең мәгънәсе бармы?

Һәр кешенең фикерен үзгәртү – безнең бурыч түгел. Үз карашларыңны хөрмәт итү белән беррәттән, башкаларның фикерен дә кабул итә белергә кирәк. Кайчак иң дөрес җавап – бәхәскә кермәү һәм үз юлың белән дәвам итү.

Тискәре караштагы кешеләр белән аралашуны чиклә. Кешеләр белән аралашу безнең кәефкә һәм рухи халәтебезгә зур йогынты ясый. Кайберәүләр белән сөйләшкәннән соң күңел күтәрелә, яңа фикерләр туа, эшләргә дәрт арта. Ә кайберәүләр белән берничә минут аралашу да арыта.

Даими зарлану, һәрнәрсәдән гаеп табу, башкаларны тәнкыйтьләү, үз проблемаларын хәл итү урынына аларны тирә-юньдәгеләргә йөкләү – болар барысы да аралашуга тискәре йогынты ясый. Әлбәттә, авыр хәлдә калган кешедән йөз чөерү дөрес түгел. Якыннарыңа ярдәм итү, аларны тыңлау, кирәк вакытта терәк булу – кешелеклелек билгесе. Әмма кемнеңдер проблемаларын гел үз җилкәңдә күтәрү дә дөрес түгел. Башкаларга ярдәм итү белән үзеңне оныту арасында чик булырга тиеш. Кайчак аралашуны чикләү – үзеңне саклауның бер юлы.

Кирәк вакытта «юк» дип әйтә бел Күпләр башкаларның күңелен калдырудан курка. Шуңа күрә үзләренә ошамаган эшләргә дә ризалашалар, вакытлары булмаса да ярдәм итәләр, арыган булсалар да очрашуларга баралар. Нәтиҗәдә, башкаларның теләкләре үтәлә, ә үзләренең эшләре кичектерелә, планнары бозыла, ял итәргә вакыт калмый. «Юк» дип әйтү – тупаслык яки кешене хөрмәт итмәү түгел. Бу – үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләү, вакытыңны һәм көчеңне саклау.
Кеше һәркемнең үтенечен үтәргә, һәркемнең күңелен күрергә тиеш түгел. Аның үз максатлары, гаиләсе, эше һәм шәхси тормышы бар. Шуңа күрә башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртканда үз ихтыяҗларыңны да онытмаска кирәк.

Кешенең рухи халәтенә үткәндәге күңелсез вакыйгалар да зур йогынты ясый. Кемдер әйткән авыр сүзләрне оныта алмыйбыз, кемнеңдер хыянәтен күңелдән чыгара алмыйбыз, кайчандыр кабул иткән ялгыш карарларыбыз өчен үзебезне гаеплибез. Әмма үткәннәрне үзгәртеп булмый. Без бары тик алардан сабак ала һәм бүгенге тормышыбызга карашыбызны үзгәртә алабыз.

Үз хаталарыңны тану мөһим, ләкин алар өчен үзеңне гомер буе гаепләү кирәкми. Башкаларның хаталарын да еллар буе күңелдә саклау кешегә тынычлык бирми.
Кичерү һәрвакытта да кешене кире тормышыңа кайтару дигән сүз түгел. Кайчак ул – үткәндәге күңелсез хәлләрнең бүгенге тормышыңа йогынты ясавына чик кую.

Социаль челтәрләр дә кешенең вакытын һәм энергиясен күп ала. Берәү үз фикерен белдерә, икенчесе аңа каршы чыга, өченчесе бәхәскә кушыла. Нәтиҗәдә, кешеләр сәгатьләр буе бернинди файдасы булмаган сөйләшүләрдә катнаша. Кайберәүләрнең максаты – хакыйкатьне ачыклау түгел, ә үз фикерен өстен кую. Мондый бәхәсләрдә җиңүнең дә, җиңелүнең дә әһәмияте юк.

Шуңа күрә бәхәскә керер алдыннан үзеңә бер сорау бирергә кирәк: бу сөйләшү минем тормышыма нинди файда китерәчәк? Әгәр бернинди нәтиҗә дә көтелмәсә, вакытыңны һәм көчеңне башка эшкә багышлау хәерлерәк. Һәр бәхәстә катнашу мәҗбүри түгел. Кайчак бәхәстән читтә калу – иң акыллы карар.
Энергияне саклауның иң мөһим шартларының берсе — организмга тиешле ял бирү. Кеше никадәр көчле рухлы булса да, аның физик мөмкинлекләре чикләнгән.
Йокы җитмәү, дөрес тукланмау, хәрәкәтсез тормыш рәвеше һәм даими стресс хәлсезлеккә китерергә мөмкин. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвешен көндәлек гадәткә әйләндерү зарур.

Моның өчен йокы режимын сакларга, саф һавада күбрәк йөрергә, дөрес тукланырга, җитәрлек су эчәргә һәм физик активлыкка вакыт табарга кирәк. Ял көннәрен дә тулысынча эш белән үткәрү организмга көч тупларга мөмкинлек бирми.

Ял итү – вакытны әрәм итү түгел. Киресенчә, ул яңа көнгә көч җыю өчен кирәк. Әгәр хәлсезлек озак вакыт дәвам итсә, моны бары тик ару белән генә бәйләргә ярамый. Сәламәтлек торышын тикшерү өчен табибка мөрәҗәгать итү дә мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар