Логотип
Белмәсәң бел

Бу 10 әйбер хатын-кызның энергиясен бетерә

Хатын-кыз үзе булып кала алганда гына чын-чынлап бәхетле була. Ул әни дә, иренә хатын да, кайнана-кайнатасына килен, үз әти-әнисенә кыз да була ала. Ә шулай да үзе өчен ул иң элек хатын-кыз булып калырга тиеш.


Хатын-кыздагы төп тарту көче ул – аның энергиясе. Ләкин бу энергияне юкка чыгара ала торган 10 әйбер бар.

Чит кешеләр белән, тышкы дөнья белән чамасыз күп аралашу. Хатын-кыз үзенә рәхәт булган кешеләр белән генә аралашырга тиеш. Ул комфорт зонасыннан чыгарга тиеш түгел, бу аның хатын-кыз көчен бетерә. Ә менә ир-атлар, киресенчә, үзләренә уңай булмаган кешеләр белән аралашканнан алар тагын да ныгый гына. Хатын-кызларның төп хатасы – үзенә ошамаган эш белән шөгыльләнү. Бу аның бик күп көчен ала.

Физик нагрузка булмау, тәненең матурлыгы турында уйламау. Хатын-кыз үзен кайгыртып, үз сәламәтлеген ныгыткан вакытта үзенә бик күп көч ала. Бу аңа табигатьтән шулай салынган. Хатын-кыз үзенең матурлыгын саклау турында уйларга тиеш. Үзен карамаган, сәламәтлеге какшаган хатын-кызның энергиясе булмый.

Хисләрне яшерү. Күп хатын-кызлар бары уңай хисләрне генә кешегә күрсәтергә ярый дип уйлап ялгыша. Янәсе, ул гел елмаеп, көлеп кенә торырга тиеш. Хатын-кыз үзенең негатив хисләрен дә белдерергә тиеш. Ләкин аларны бөтен дөньяга күрсәтергә кирәкми, ә бары үзе ышанган кешеләргә генә. Хатын-кызның янәшәсендә үзенең барлык хисләрен белдерә ала торган берәү булу кирәк. Барысын да үз эченә бикләп яшәү хатын-кызны энергиядән мәхрүм итә. 

Мавыгу булмау. Хатын-кыз җанына рәхәтлек бирә торган эш эшләгәндә матур хисләр кичерә. Бу аның энергиясен баета. Хатын-кызга үзенең осталыгын яраткан мавыгуы аша күрсәтү бик мөһим. 

Иҗат булмау. Хатын-кыз бернәрсә дә иҗат итмәсә, аның энергия чыганагы саега. Үз кулларың белән булдырган һәрнәрсә иҗатка керә – камыр ризыгы пешерү, чәчәкләр, гөлләр үстерү, бакча утырту, салатлар ябу, токмач кисү, бәйләү, тегү, юу, җыештыру... Буш вакытында бернәрсә эшләмичә тик кенә яткан вакытта хатын-кыз энергиясен тулыландыра алмый, ул аны бары югалта гына. 

Идарә итәргә омтылу. Хатын-кыз рухландырыр өчен яралтылган, илһам бирер өчен. Проблемаларны чишү, идарә итү – аның хатын-кыз көчен ала.

Ир-ат вазыйфаларын үз өстенә алу. Ир-ат башкарырга тиешле вазыйфаларны үз өстенә йөкләгән хатын-кыз үзенең нәфислеген югалта. Кайбер хатын-кызлар, ихтыяҗ булмаса да, мин булдырам дип, ир-ат эшләренә барып ябыша. Башта ул беленми, ләкин тора-бара мондый хатыннарда хатын-кыз энергиясе калмый, ул итәкле егеткә әверелә.

Ярышу. Үзен башка бер хатын-кыз белән чагыштырган, аның белән ярышкан хатын-кызлар үзләренә бирелгән энергияне югалта. Үзеңнең кемнәндер матуррак, остарак, булдыклырак икәнеңне раслап, ярышырга кирәкми. Һәр кеше үзенчәлекле. Менә шуны тою хатын-кызга көч бирә. 

Дус кызлар булмау. Һәрбер хатын-кызга үзен аңлый ала торган хатын-кыз кирәк. Кайчак дөресләп җибәрергә, кайчак мактарга, кайчагында хәтта тәнкыйтьләргә. Хатын-кызга икенче бер хатын-кыз шулай ук көч бирә. 

Үз-үзеңә вакыт булмау. Гел башкаларны гына кайгыртып яшәгән, үзенең исә чәчен кистереп, буятып кайтырга да вакыты булмаган хатын-кызның, әлбәттә, энергиясе була алмый. Һәр кеше үзенең яраткан эше белән шөгыльләнеп алырга, ял итәргә, тынлык белән хозурланырга ихтыяҗ кичерә. Мондый минутлар хатын-кызга көч бирә.

Кадерле хатын-кызлар, әлбәттә, тормыш бик катлаулы. Кайчагында ул безнең алдыбызга четерекле проблемалар да өя. Андый вакытта үзеңә вакыт бүлү, вазыйфаларны ир-атныкына яки хатын-кызныкына аеру турында уйламыйсың да. Ләкин шулай да, монда язылганнарның кайберләрен булса да кабул итәргә тырышсагыз иде. Гаиләбезнең көче безнең энергиягә бәйле бит. Бәхетле һәм иң мөһиме: энергияле булыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар