Мөнәсәбәтләр
Викторина
1. Идел буе болгарларында гарәп язуына кадәр нинди язу кулланылган?
2. “Без Галия белән өч сәгать унбиш минутта очрашырга сүз куештык" җөмләсендә нинди хата бар? Төзәтегез.
3. Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар укырга, язарга нинди методлар белән өйрәнгәннәр?
4. Бәрәннәр - бәрәнләр. Әлеге сүзләр арасында аерма бармы? Булса нәрсәдә? Тел белеме сүзләрнең мондый парлашу күренешен ничек дип атый?
5. “Авызын ачса - үпкәсе күренер” канатлы сүзе телебездә кайсы очракларда кулланыла һәм гыйбарәнең нигезендә нәрсә ята?
Җаваплар
1. Казан татарларының борынгы бабаларында - Азов һәм Дон буе болгарларында рум язуы булган.
2. Өч сәгать унбиш минут — бу рус теленнән “три часа 15 минут” - тан “калька” — туры тәрҗемә. Татарча - “сәгать өч тулып унбиш минут". Дөрес җөмлә: “Без Галия белән сәгать өч тулып унбиш минутта очрашырга сүз куештык".
3. Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар укырга-язарга:
а) хәреф кушу методы (IX—X йөзләрдән XX йөз башына кадәр) белән;
б) иҗек методы (XIX йөзнең соңгы чирегеннән безнең көннәргә кадәр) белән;
в) аваз методы (XIX йөзнең соңгы чирегеннән безнең көннәргә кадәр) белән өйрәнгәннәр.
4. Бәрәннәр - берничә бәрән дигән сүз. Исем сүз төркеме, күплек санда, баш килештә.
Бәрәнләр - бәрән тудырыр, бәрән китерер дигән сүз. Киләчәк заман хикәя фигыль, III зат, берлек сан, барлыкта.
Татар тел белемендә мондый парлануны пароним дип атыйлар.
5. Бик ябык яисә үтә ярлы, хәерче тормышта көн итүче кешене сыйфатлау өчен кулланалар. Борынгы заманнарда әлеге канатлы сүз табышмак булып йөргән. Табышмакта элеккеге тирмә (киез өй) яшерелгән. Тирмәнең ут яга торган урыны (учагы) ишек каршында булып, ишек ачуга ярым караңгы тирмә эчендә кызыл ялкын күзгә ташланган. Табышмакта хайван асраучы кыпчаклар тирмәне хайван образы аша сурәтләп, ялкынын терлек үпкәсенә охшатып әйткәннәр.
Фәнзилә ЗАВГАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк