Тәмлеткечләрне куллану һәм аларның файдасы турында

Базилик. Урта Азия һәм Кавказ якларында иң борынгы тәмләткечләрнең берсе санала. Тәмләткеч итеп аның яфрагы һәм орлыгы кулланыла. Ул кыяр, баклажан, алма маринадлауда һәм кәбестә, патиссон, гөмбә тозлауда файдаланыла. Базиликның тәме һәм хуш исе башка тәмләткечләр белән бергә тагын да яхшырак беленә. Мәсәлән, розмарин белән бергә базилик борыч исе ясый. Ә чамбыр (чабрец) белән базилик ризыкны тагын да әчкелтләндерә. Базиликны ае­руча майоран, петрушка, бөтнек һәм эстрагон белән бергә куллану яхшы.

Әнис. Киптерелгән әнис орлыгы үзенчәлекле хуш исле һәм сафландыргыч тәм бирә. Әнис ипи пе­шерүдә, яшелчә тозлауда һәм маринадлауда киң кулланыла. Моннан тыш ул балык ашын да искит­кеч тәмләндерә.

Эстрагон. Ул француз кухнясының иң ярат­кан тәмләткече. Безгә ул Кавказ якларыннан кергән һәм анда аны тархун дип йөртәләр. Ризык әзерләүдә яфрагын һәм яшь бөресен кулланалар. Үткен исле һәм ачы тәмле эстрагон аш серкәсе һәм горчица белән бергә тозлауда, маринадлауда әйбәт тәмләткеч санала.

Кориандр. Әрмән һәм грузин халкының яраткан тәмләткече. Аны дөге, фасоль, борчак, яшелчә һәм ит ризыкларына өстиләр. Орлыгы колбаса һәм кондитер ризыклары әзерләүдә кулланыла. Кош ите ризыкларын тәмләтә, кәбестә тозлау һәм маринадлау өчен яхшы.

Куркума тамыры ачык сары һәм кызыл кирпеч төсендә була. Куркума ярдәмендә дөге ризыкларына матур төс кертәләр, аның белән ашамлык үзенчәлекле хушлана.
Киемнән куркума табын бетерү бик читен, шунлыктан аның белән бик сак булырга кирәк. Ул организмда матдәләр алмашын яхшырта, канны чистарта, ул көчле табигый антибиотик.

Тимьян. Бик көчле хуш исле, әчкелтем тәмләткеч. Аеруча майлы ризыкларга кушу өчен яхшы санала. Аны томалап пешерелгән иткә, котлетка һәм макарон, дөге, йомырка, тавык ашларына өстиләр. Ул ысланган ит һәм гөмбә ризыклары өчен дә кулай.

Майоран. Аның яфрагы берьюлы борыч, бөтнек һәм кардамон исен бирә. Майоранны ит, кош, помидор, кузаклы, бәрәңге, гөмбә ри­зыкларына кушалар. Киптерелгән майоран үләне ризыкларны нык хушландыра, шунлыктан аны аз күләмдә генә кулланырга кирәк.

Корица. Һиндстанда үсә торган коричник агачының эчке кайры­сыннан алына. Ул гадәттә киптерелгән таякчыклар рәвешендә саты­ла. Аны кыздырырга һәм угалап вакларга да мөмкин.
Ә менә әчкелтем кытай корицасы башка агачтан алына. Аны кисәкләп турап һәм онсыман итеп саталар. Корицаның агач исен хәтерләтүче баллы исе камыр ашларын һәм десертны тәмләтә. Ул соуслар ясау һәм маринадлау өчен яхшы тәмләткеч булып сана­ла.

Шафран. Бу тәмләткеч ризыкка саргылт-кызыл төс бирә. Ул бигрәк тә Урта диңгез кухнясында киң таралган. Ризык әзерләүдә шафранның киптерелгән чәчәге кулланыла. Көчле исле һәм әче тәмле шафранны Европада кондитер, ә Көнбатышта ит, дөге һәм яшелчә ризыкларына өстиләр.

Имбир. Иң киң таралган дару үләне. Ул салкын тигәннән, бизгәктән бик яхшы дәва. Канда холестеринны киметә, йөрәк һәм баш мие өчен бик файдалы. Тәмләткеч итеп ит, яшелчә, камыр ризыкларына кушыла.

Канәфер. Ул тәмләткеч буларак, төрле ризыклар әзерләүдә кулланыла. Ә дәва буларак салкын тиюдән, ютәлдән, астмадан файдалы. Моннан тыш теш сызлауны да баса.

Карри. һиндстанда организмны чистарткыч чара буларак бик танылган. Аның яфрагыннан ясалган дару югары кан басымыннан, салкын тиюдән, эпилепсиядән, эчәкләр инфекция­сеннән, йөрәк һәм бавыр авыруларыннан файдалы. Тәмләткеч буларак, ашказаны эшчәнлеген яхшырта.

Кара борыч. Яхшы тәмләткеч булудан тыш, төрле авыруларны дәвалый. Мәсәлән, кара борыч кушылган сары май томаудан һәм баш авыртудан ярдәм итә. Шулай ук амнезиядән, импотен­циядән файдалы.

Шамбала. Төрле витаминнарга, аеруча аксымга бай. Төрле ялкын­сынуга каршы кулланыла, җәрәхәтне дәвалый, тынычландыра. Шамба­ла организмны чыныктыручы буларак, бала имезүче яшь әниләргә аеруча файдалы.

Баллы тәмләткеч тынычландыра. Әмма аны кирәгеннән тыш артык куллану сүлпәнлек, ялкаулык, йокымсырау тудырырга һәм аш­казаны эшчәнлеген бозарга мөмкин. Шунлыктан бәрәңге, дөге, сөт кебек “баллы” ашамлыкларны җылытучы тәмләткечләр (борыч, канәфер, асафетид, имбир) белән кулланырга киңәш ителә.

Ачы тәмләткечләр организмны чистарта, шун­лыктан алар кешегә аеруча файдалы санала. Алар токсиннарны, майларны чыгара, зарарлы бактерияләрне бетерә. Ризыкларга ачылыкны кумин, куркума һәм шамбала кебек тәмләткечләр бирә. Тик артык мавыкмагыз. Аларны кирәгеннән тыш куллану ябыктырырга, талчыктырырга һәм башны әйләндерергә мөмкин.

Бөрештергеч тәмләткечләр тынычландыра. Әмма аларны чамадан тыш куллану төрле органнарның эшчәнлеген киме­тергә һәм организмны картайтырга мөмкин. Имбир белән кур­кума — нәкъ шундый тәмләткечләр.

Әчкелтем һәм тозлы тәмләткечләрне дә бик сак кулланырга кирәк. Тиешле күләмдә тозлы тәм ашказаны эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын чистарта, спазмнарны бетерә. Әмма аз гына артыгы да төрле авырулар кузгалуга сәбәпче булуы ихтимал. Аларны организмда тигезләү өчен ко­риандр, шафран, фенхель кебек суытучы тәмләткечләр кулла­нырга кирәк.

Үтә ачы (борыч, имбир, канәфер) тәмләткечләр хисләрне үткенәйтә һәм зиһенне ача. Организмнан май һәм су кудырта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, бактерияләрне бе­терә. Ә кирәгеннән тыш куллану талчыктырырга, ябыктырырга, ярсытырга мөмкин.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5374
    0
    54
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4970
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2791
    0
    34
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3797
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6312
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек