TARTARA!

сылтама
__________________________________________________________________________________________
Тартар соусы Франциягә ничек килеп эләккән?
Тартар соусы атамасының берничә тарихы бар.
Беренчесе шушындый. Франция короле Людовик IX тәре походы вакытында татарлар белән очрашкан. Бу сугышчылар аның йөрәген яулап алган. Нәрсә беләнме? Ул татарлар король моңарчы татымаган сөт һәм яшелчәдән әзерләнгән ризык ашаганнар икән. Әле өстәвенә, үзләрендә булган көчне шуннан килә дип әйткәннәр. Рецептны ничек кулга төшерергә?! Король үзенең пешекчесен, шымчы итеп, татарлар арасына кертеп җибәрә. Тегесе ризыкны кабып карап, соңыннан тәмен исендә тотып, корольгә әзерләп биргән.
Тартар соусы әнә шулай килеп чыккан дип фаразлана. Sauce tartare – (татарча соус) – француз кухнясының классик соусы. Ул каты итеп пешкән йомырканың сарысы, үсемлек мае һәм яшел суганнан ясала. Тартар соусы диңгез ризыгы, балык, ростбиф кебек ризыклар белән тәкъдим ителә.
Ә классик версия бик гади. Париждагы гади генә бер пешекче чираттагы соусын уйлап тапкан. Исемен ничек куярга соң? Пещекче озак итеп башын ваткан да, аннары үз-үзенә шундый сорау биргән: «Бу соусны кем ашый алыр иде икән?» Һәм нигәдер үз-үзенә «татарлар» дип җавап биргән. Шулай итеп бу соус «тартар» исемен алган.
«Тартар» соусының рецептын да әйтик:
Йомырка сарысы уыла һәм аңа тоз, кара борыч, лимон согы яки шәраб серкәсе өстәлә. Аннары майонезны әзерләгән кебек, эмульсия барлыкка килгәнче тамчылап зәйтүн мае салына. Соңыннан туралган яшел суган өстәлә. Тиз генә ясыйм дисәгез, гади майонезны сары йомырка һәм яшел суган белән болгатыгыз да, «тартар» соусы әзер!.
*****************************************************************************
Mallet.Tatars.Descript.of.world.Frankfurt.1719
********************************************************************************************
1915 елда Россиядә узган бокс чемпионатында Нур АЛИМОВ җиңеп чыга. Нургометның кушаматы - «Кара малай» булган.
********************************************************************************************
Япониядә бүгенге көндә дә самурай кылычларын TATARA технологиясен кулланып ясыйлар икән. Әлеге ысул бу илгә VII гасырда кертелгән дип фараз кылына.
********************************************************************************************
1978 елда Россиядә нәфис гимнастика буенча узган Ауропа чемпионатында Галия ШУГУРОВА исемле спортчы җиңә.
********************************************************************************************
В. И. Дальнең «Толковый словарь», Ф. А. Брокгауза һәм И. А. Ефрон энциклопедия сүзлегенә караганда, «ура» сүзе татар сүзеннән килем чыккан. Эйе, ул сүз - «ур».
********************************************************************************************
Инглиз телендә киребеткән малайга «young tartar» диләр икән. Ә үзеңнән көчле көндәшне очратуга «to catch a Tartar» («нарваться на татарина») дип әйтү урынлы.
********************************************************************************************
Япон телендә «Татар адымы» дигән сүз бар икән. Бик мөһим адым турында шулай диләр.
********************************************************************************************
XIV гасыр китапларында тел кертеп ачык авыз белән үбешүгә - «татар үбешүе» дигәннәр. XVIII гасырда гына аны «француз үбешүенә» әйләндергәннәр.
рәсем авторы: Валерий ТАТАР
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.