Логотип
Мөнәсәбәтләр

СПИННЕР ФАЙДАЛЫМЫ, ЗЫЯНЛЫМЫ?

Спиннерның нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр бүген. Өч яшьлек баланың да кулында шул, 30 яшьлегенең дә. Әнисе уйнап туйган уенчык баланың авызында. Әйләндерә белмәсә, кимереп булса да карый. Ә бер танышымның ике улы исә мәчене дә “утырткан” моңа. Игътибарлы песи спиннерның зырылдап әйләнүен күзәтеп утыра да, туктап калгач, аягы белән әйләндереп җибәрә. Балалар тәгәри-тәгәри көлә.

Дөрес, җәй башында мега популяр иде бу уенчык. Хәзер инде шаукымы кимеде. Әмма укучы балалар мәктәпкә дә алып бармас дип өздереп әйтү кыен. Җәен эш белән уйнарга вакыт җитмәсә дә, парта артында әйләндереп утыру җайлырак бит.

Берничә подшипникка утыртылган, әз генә хәрәкәттән дә зырылдап әйләнүче бу предметның исемен белмәгән кеше дә таный аны. Антистресс дип йөртәләр. Килеп чыгышы буенча ике төрле версия бар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул инде дөньяда узган гасырда ук күренгән. Ә 1993 елда исә патентлаштырылган. Авторы – химик Кэтрин Хеттингер. Ул аны аутист кызының хәлен җиңеләйтү өчен уйлап тапкан. 

2014 елда исә патентның срогы чыккан һәм автор аны озайтырга теләмәгән. Шуннан соң бу уенчык популярлашып киткән. 

Башка фараз буенча спиннерның АКШтан керүе турында әйтелә. Имеш, аны бер бизнесмен җыелыш вакытында стресс белән көрәшү өчен уйлап тапкан. Тиз арада әлеге гадәт аның башка хезмәттәшләренә дә йога. Шуннан соң аны патентлаштырып, дөнья буйлап вагон-вагон озаталар.

 

Тик тормас куллар

Уйлап караганыгыз бармы, кул хезмәте башкармаганда да безнең куллар тик тора белми. Мин үзем диктофон тыңлаганда да блокнотымның бер-ике битенә рәсем ясап тутырам. Әгәр дә ручкаң басылмалы механизмга көйләнгән икән, бәхет басты дигән сүз: чырт-чырт китереп утыруы үзе ни тора.

Кыскасы, безнең куллар хәрәкәтсез тора алмый.

 

“Кыяр, помидор кирәкме, кызым? Спиннер да бар!”

Спиннер дефицит товар түгел. Сабантуй, шәһәр бәйрәмнәрендәге сату нокталарында да зур хәрефләр белән әлеге уенчык исемен язып элгәннәр. Хәтта урамда кыяр-помидор сатып утыручы әбиләрдә дә бар ул. “Кызым, яңа өзелгән кыяр, рәхим ит. Помидорны да үзем орлыктан үстердем”. - Юк, әби, кирәкми, рәхмәт! - Спиннер да бар!”. Эшмәкәр әбиләр дә җәмгыятьнең "йомшак" урынын белә, кыяр белән бергә спиннерны да шудырырга гына тора.

 

“Балалар мәктәпкә алып килсә, зур проблема булачак”

Апас урта мәктәбенең педагог-психологы Әнисә Салаватуллина спиннерларның пик ноктасы җәй айларына туры килүгә сөенә. Әмма шул ук вакытта яңа уку елына үтеп кермәс дигән ышанычы да юк түгел.

–Спиннер вак моторика, нәрсәнедер күзәтү сәләтен үстерә, әмма мин аны “развивающий” дип саный алмыйм. Ул баланы үсешкә илтми. Аннан соң ул балаларның психикасына да йогынты ясый. Шул бер уенчыкны көне буе әйләндереп, берәү белән дә сөйләшми-нитми утыру, әлбәттә, балага зыян. Аны әйләндерә башласа, бала сөйләшми, ишетми, дөньядан китеп утыра. Балалар бит бергә, төркемдә уйнарга тиеш. Ә спиннер ул – аерым шөгыль. Аерым утыру шулай ук зур минус, ул баланы яшьтәшләреннән, дөньяны предметлар аша танып-белүдән аера. Спиннер тынычландырадыр да бәлки, әмма мин аны балалар уенчыгы дип санамыйм. Нерв кузгалганда, үзебез аяк селкетәбез, аяк белән идәндә тыпырдап утырабыз бит, бу тынычланлдыру маневры. Спиннер да берни турында уйламыйча, башны “сүндереп” ял итү предметы.

Бәхеткә, әлеге уенчык Татарстанда май ахырында, уку елы ахырына якынлашканда таралды. Ә хәзер инде аның белән уйнап туйдылар дияр идем. Мактану, бер-береңә күрсәтү өчен дә экзотик уенчык түгел. Шулай да мәктәпкә алып килми калмаслар. Моны исә ата-аналар да, укытучылар да контрольдә тотачак. Әгәр бала дәрес тыңлыйсы урында, онытылып, шуны әйләндереп утыра икән, бу – бик зур проблемага әйләнәчәк, – ди ул.

 

“Ике атнадан туйдылар”

Ике бала әнисе Алсу Хөснетдинова бу уенчыкны “бернигә яраксыз һәм кирәксез” дип бәяләде.

–Бер нигә дә кирәге юк аның. Балалар кешедән күреп сорагач, алдык. Әмма ике атна да булмады, оныттылар. Хәзер тотып караганнары да юк, өелеп яталар. Шул ике атна эчендә без аның ни зыянын, ни файдасын күрмәдек. Көннәр буе шуңа гына текәлеп утырдылар димәс идем. Кулларына әллә нигә бер алсалар да, “Карале, минеке ничек әйләнә, әйдә син дә шулай тиз иттер” дип үзара ярышып уйнадылар, – ди Алсу.

 

“Берәү рәхәтләнеп акча эшләде”

Программист Радик Вәлиевның да замана уенчыгына карата фикере тискәре.

–Нык зыянлы ул спиннер дигәннәре. Ул баш мие атрофиясенә китерә. Күзәнәкләр үлә, берни турында уйламый, җавап бирми башлый, үзконтроль югала. Ул аутизм белән чирле кешеләр өчен котылу, онытылу чарасы. Спиннерларны сату – бик акыллы кешенең идеясе. Үзкыймәте арзан гына бәягә, күпме акча эшләп алды ул. Юләрләр күп бит дөньяда, рәхәтләнеп алдылар. Мин якын да килмәдем аңа, баламда да юк.

 

“Мода бит, чат саен саталар”

“Яңа Гасыр” каналында “Манзара” тапшыруы алып баручысы, ике бала әнисе Әдилә Сәфәрова балаларга мәгънәле уенчык алу яклы.

– Шаукым үтеп кергәч, ирем Данил да спиннерны алды. Аннары, зыянлы дип укыгач, алып куя торган булдык. Балаларга бирмәскә тырыштык. Әмма мода-мода инде. Чат саен шуны саталар. Сабирга да, Нәргизәгә дә бүләк итеп бирделәр. Исләренә төшкәндә генә алып уйныйлар. Безнең балалар хәрәкәтчән уеннарны ярата. Шуңа күрә аның ише вак-төяккә ябышып ятмыйлар. 

Үзем исә чыннан да аны зыянлы дип уйлыйм. Баш миен аңгырайта дигән постны “Инстаграм”га да язып элгән идем. Үзем һәр уенчыкның мәгънәле булганын яратам, шундыйларны гына алырга тырышам.

 

“Мәктәп укучысы өчен спиннерның зыянын күрмим”

КФУның мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты, психотерапевт Рамил Гарифуллин укучыларның мәктәпкә спиннер алып килүендә фаҗига күрми. Әмма чаманы онытырга ярамый дип саный.

–"Спин" сүзе физикада үз күчәре тирәсендә әйләнүче дигәнне аңлата. Спинер әйләнгәндә бар игътибар аңа юнәлә, онытыласың, югары тизлекне күзәтәсең. Аңа карап мәктәп укучысы онытыла ала. Шуңа күрә тискәре яклары гына түгел, уңай яклары да бар. Спиннер – тылсымлы предмет. Ул тынычландыра, рәхәтлек бирә, проблемаларны оныттыра. Без бит бер генә мөселман кулыннан да тәсбихне тартып алмыйбыз. Ул да бит дини йола гына түгел, тынычландыру, кара дөньядан аеру көченә ия.

Укучы спиннерны мәктәпкә алып килеп, аның белән тәнәфес вакытында тынычланып ала икән, моның бер зыяны да юк. Ә инде аңа бәйлелек башланса, сабый баладан уенчыгын тартып алган кебек еласа, нәфрәтләнсә, монысы, һичшиксез, проблема. Шуңа күрә спиннерның файдасы яки зыяны кешенең үзеннән тора. Укучының бу уенчыктан башка да, тормышта гаме, гармониясе булса, аңа бары тик гади предмет итеп кенә карый.

Минем дә бар спиннер. Аны фәкать кухня өстәлендә әйләндерәм. Дөресрәге, ул минем өчен ком сәгате ролен үти. Ул әйләнгәндә мин үз алдыма моны, тегене, берничә эш эшлим дип бурыч куям.

Укучылар да ул әйләнгәндә файдалы эш белән шөгыльләнә ала. Ә инде дәрес тыңламыйча, шуңа багып утыру – хәерлегә илтми. Моны укытучы бәяләргә хаклы.

Аннан соң, үз күчәрендә әйләнгән җисемне күзәтеп, укучының техникага, физикага кызыксынуы барлыкка килергә мөмкин. Плюсы дип шуны саныйм.

Безнең дә, бездән соңгы берничә буынның да иң яраткан уенчыгы – Юла иде. Ул шул ук спиннер бит. Моны беркем дә тыймады, тартып алмады. Тартмаларда аның кечкенә пластмасса вариантлары да сатыла иде. Анысына да сүз әйтүче булмады.

Уйлый, саный китсәң, һәр әйбернең зыяны бар. Шуңа күрә аңа артык бирелергә генә кирәк түгел.
 

“Тыярга!”

Патология үзәге баш табибы Ольга Серебровская сүзләренчә, һәр уенчыкның үсешкә илтүче функциясе булырга тиеш. Спиннерда ул юк. Баланың сәгатьләр буе бер үк хәрәкәтне кабатлап утыруы аң халәтенең үзгәрешенә китерергә мөмкин. Бу балалар психикасы өчен аеруча да куркыныч, шуңа күрә алар тыелырга тиеш дип саныйм. Кул катнашындагы теләсә нәрсә һәм теләсә нинди уенчык моториканы үстерә. Спиннерның бу сыйфаты гына аның файдалы булуын искәртми. Бер кечкенә генә плюс зур минусны каплый алмый.
 

Онытылыр әле...

Спиннерларны тыярлармы-юкмы, әмма бер-ике айдан аның әһәмияте булыр дип уйламыйм. Без үскәндә дә бар иде килде-китте уенчыклар. Елан кебек сикерә торган төсле спираль белән мәш килдек башта. Чәбәләнеп интектерә иде инде. Аңа алмашка “Тетрис”лар чыкты. Гаиләдәге берничә бала аның белән уйнарга чират көтә-көтә аптырагач, “Тамагочи” дигәне кайта башлады. “Йо-йо”, “Покемон” карталары һәм фишкалары... гаджетлар. Гаджет дигәннән, төннәр буе күз бетереп, телефон-планшетта утырганчы, бу спиннер дигәннәре файдалырак та булып чыга түгелме соң әле?

фото: https://pixabay.com
чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар