Логотип
Мөнәсәбәтләр

Ныклы гаиләнең сере бик гади булып чыккан

Америка галимнәре ныклы гаилә мөнәсәбәтләренең серен ачыкларга тырышкан. Көтелмәгән нәтиҗә ясаганнар.


 Гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр саклау өчен нишләргә?
Америка галимнәре гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта торган факторларны өйрәнгән. Никах һәм гаилә турындагы фикерләрнең күптөрле булуын барыбыз да беләбез. Галимнәр спортка һәм физик активлыкка аерым игътибар биргән. Һәм шуны ачыклаганнар: ир белән хатын бергәләп спорт белән шөгыльләнсә,  гаилә мөнәсәбәтләренә аеруча уңай йогынты ясый. Уртак күнегүләр парларга бер команда булып эшләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә, партнерының ихтыяҗларын яхшырак аңларга һәм килеп чыккан каршылыкларны тыныч, конструктив юл белән хәл итәргә булыша.

Тикшеренүдә мөнәсәбәтләренең «өченче ел кризисы» чорында булган 1700 яшь гаилә катнашкан. Галимнәр алардан гаиләдәге конфликтлар һәм спорт белән шөгыльләнү турында сорашкан. Нәтиҗә күрсәткәнчә, яшь гаиләләрнең 60 проценты спорт белән шөгыльләнә. Әмма аларның бары тик өчтән бере генә физик күнегүләрне бергә башкара. Нәкъ менә шул парларда үзара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәтләр дәрәҗәсе югарырак булган. Галимнәр спортның төрле төрләрен дә чагыштырып караган. Иң уңайлы вариантларның берсе – җәяү йөрү. Беренчедән, йөргән вакытта ир белән хатын тыныч кына сөйләшә ала.Икенчедән, җәяү йөрү өчен акча түләргә кирәкми. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен кыйммәтле спорт клубына абонемент сатып алу мәҗбүри түгел.

 Гаиләне тагын да ничек ныгытырга?
Галимнәр шулай ук гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итә торган берничә кагыйдәгә игътибар итә. Гаиләдә бер конфликтка кимендә биш уңай мөнәсәбәт яки ярдәм күрсәтү туры килергә тиеш. Мәсәлән, якын кешеңә мактау сүзләре әйтү, аның тырышлыгын бәяләү, эшен хуплау мөһим: «Син молодец», «Мондый тәмле ашны күптән ашаганым юк», «Киштәне бик пөхтә итеп элгәнсең» кебек сүзләр дә мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый. Гаиләдә табак-савыт шалтыраудан бөтенләй качып булмый. Әмма галимнәр иң элек бер-береңне кимсетмәскә киңәш итә. Ачуыңны белдерергә мөмкин, ләкин аның шәхесен түбәнсетү, үзгәртә алмый торган үткән хаталары өчен гаепләү дөрес түгел. Үткәнне кире кайтарып булмый, шуңа күрә аны бәхәстә корал итеп куллануның мәгънәсе юк.

 «Биш сәгать» кагыйдәсе

Ир белән хатын атна дәвамында ким дигәндә биш сәгатьне бергә үткәрергә тырышырга тиеш. Икесе дә эшләгәндә, бигрәк тә эш графиклары төрле булып, ял көннәре дә туры килмәгәндә, бу кагыйдәне үтәү җиңел түгел. Шуңа күрә галимнәр көн дәвамында бер-берең белән аралашу өчен гади мөмкинлекләрне кулланырга киңәш итә. Бергәләп кичке аш ашау да гаилә өчен файдалы гадәт. Бу вакытта телефоннарны читкә куеп, бер-береңә игътибар бирү аеруча мөһим.

Гаиләдәге конфликтны ничек хәл итәргә?
Гаиләдә килеп чыккан каршылыкларны да эш урынындагы проблемаларга караган кебек хәл итеп була. Сез бит җитәкчегезгә яки хезмәттәшегезгә: «Син һәрвакыт шулай эшлисең!» – дип әйтмисез. Башта нәрсә булганын ачыкларга тырышасыз, проблеманың сәбәбен һәм җитдилеген аңлыйсыз, аннары аны ничек хәл итәргә кирәклеге турында уйлыйсыз. Гаиләдә дә шундый ук ысул кулланып карарга мөмкин: гаепләү урынына проблеманың сәбәбен аңларга һәм аны бергәләп хәл итү юлын табарга кирәк.

Фәнни хезмәтләрдә көндәлек тормыш өчен гади булып күренгән тагын берничә киңәш тә очрый. Мәсәлән, ирегез: «Кара әле, нинди матур кош!» – дип әйтсә, сезнең өчен бу кош бөтенләй кызык булмаса да, борылып карау мөһим. Чөнки бу очракта сүз кош турында гына бармый – ирегезнең сезгә нәрсә күрсәтергә һәм үз хисләре белән бүлешергә теләве мөһим. Ирегез мавыгуы, хоббие турында сөйли башласа да, аны тыңларга кирәк. Кайвакыт аның сөйләгәннәре күңелсез тоелырга да мөмкин. Әмма якын кешеңә игътибар бирү һәм аның белән кызыксыну – ныклы гаилә нигезен саклау өчен мөһим адым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар