Хоккей хакында

Хатын-кызлар спорты бүген гадәти хәл. Әмма бу мәйданда урын яулау җиңел булмаган – озак вакыт хатын-кыз спортның үзе сайлаган төрләре белән түгел, ә бәлки рөхсәт ителгәннәре белән генә шөгыльләнә алган. Хатын-кызларның җәмгыятьтәге урыны төрлечә булган кебек, аларның спортка керү процессы да төрле илләрдә тигез бармаган. Бүген инде үсеп килүче илләрдә дә меңнәрчә кызлар спорт­ның төрле төрләре белән шөгыльләнә. Ләкин бу – спортка мәхәббәт дигән сүз түгел, ә кияүгә уңышлырак чыгу өчен спорт ачкан мөмкинлекләрне күз алдында тоту гына: физик күнегүләр белән мавыккан кызлар сәламәт, матур, сылу гәүдә­ле була. Гаиләле булуга, хатын-кызлар спортны ташлый. 

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң колониаль бәйлелектән котылган Африка илләрендә дә спортка тартылу күзә­телә. Әмма ирләр катнашкан спорт төрләре белән хатын-кызлар күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган. Моңарчы алар бию, музыка һәм төрле уеннар белән генә шөгыльләнә алган.
Ирак хөкүмәте 1958 елга кадәр хатын-кызларга халыкара ярышларда катнашуны тыйган. Иранда, гомумән, хатын-кызларга физик күнегүләр белән янында ире булганда гына шөгыльләнергә рөхсәт ителгән.  

XX гасыр ахырында спорт мәсьәләләре белән шөгыль­ләнүче дәүләт оешмаларында хатын-кызның статусы бермә-бер үсә. Алар халыкара спорт берләш­мәләрендә дә күбрәк катнаша башлый. 1981 елдан 1987 елгача Халыкара олимпия комитеты составына җиде хатын-кыз кертелә.

 XX гасырда япон хатын-кызларының да спортка мөнәсәбәте үзгәрә. Моның сәбәбе – Япониядә Олимпия уеннары узуы. Чирәм хоккее белән хатын-кызлар Беренче бөтендөнья сугышына кадәр үк шөгыль­ләнгән. 1927 елда Англиядә «Хатын-кызлар хоккей клубының халыкара федерациясе» дип аталган халыкара спорт оешмасы барлыкка килә. Ишкәк ишү спорты да нәкъ шул чорларда колач җәя. 1914 елны АКШ, Канада, Бөек­британия, Франция, Швеция һәм Германиядә Милли федера­цияләр оештырыла. Спортның бу төре буенча ярышлар беренче мәртәбә 1925 ел­да узса да, хатын-кызлар уеннарга бары 1948 елда – XIV Олимпиада вакытында гына кертелә.

Хатын-кызлар арасында шайбалы хоккей уены беренче тапкыр 1892 елда уза.  

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6633
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4341
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3122
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2945
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату