Иртәгәдән ябыга башлыйбызмы? (Йолдызлардан һәм туклану белгеченнән диеталар тупланмасы)

“Булды, иртәгәдән тучны ябыгам!” – Бу сүзләрне үз гомерендә бер тапкыр да әйтмәгән кеше бар микән? Юк кебек. Берәүләр тиз арада диетага утыра, икенчеләре дөрес туклана башлый, өченчеләр исә үзен алдап-йолдап, вакытны суза. Ябыгу – җиңел эш түгел, ул бик күп сабырлык һәм ихтыяр көче таләп итә.

Ризат Рамазанов “Түземлегем биш көнгә җитте”
– Узган ел башында, Яңа ел бәйрәмнәре арасында хатынымның туган ягы Башкортстанга кайттык. Кунакка баргач, үлчәүгә басып караган идем, 100 килограмм булганмын. Күзгә яшьләр килде, өйләнгәндә 82 генә идем бит. Әбинең сеңлесе дә: “Кияү, тазара күрмә, бер дә матур түгел”, – диде. Казанга кайткач, тренер Әсхәткә шалтыраттым (“Элеккеге “Дөбер-шатыр” төркеме солисты).
“Артык авырлыктан диета белән генә котылып була”, – диде ул. Фитнеска йөрмичә генә үзем тырышырга булдым. Әсхәт әйткән махсус салат белән тукланам: пешкән тавык түше, кыяр, помидор, болгар борычы, әз генә тоз, зәйтүн мае. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, күпме телисең, шуның кадәр ашарга була. Кыш, урамда 25 градус булуына карамастан, берәр сәгать йөгереп тә кайтам. Түземлегем биш көнгә җитте. Атна ахырына чыгырдан чыктым, күзгә ак-кара күренми, организм торт, кәнфит сорый. Юктан да ярсып китәм, кулдан эш төште, кәеф юк.
Хатыным Зинира да: “Болай катгый диета дөрес түгелдер, әзрәк эремчек, шулпа кирәктер”, – дип хәлемә керә башлады. Шуннан ул мине яңа диетага утыртты. Камыр ризыкларыннан баш тартырга, баллыны искә дә төшерәсе түгел. Әмма тәмлематак булгач, баллы ризыклардан алай җиңел генә баш тарта алмыйм мин. Көнгә бер җимеш яки кәнфит белән эчтем чәйне.
Дөрес, Әсхәт диетасы ябыктыра чыннан да. Әмма мин әзрәк физик күнегүләр дә ясарга уйладым, шуңа фитнеска язылдым. Ике ай эчендә 17 килограммны ташладым. Комплиментлар ишетү шулкадәр рәхәт һәм көч бирә: “Ризат, шундый ябыккансың” дигәнне ишетү шулкадәр ләззәт иде. Баштагы мәлдә кичке 6дан соң тукланмаска, камыр ризыклары, баллыны чикләргә тырыштым. Ашыйсы килсә, су эчеп алдый идем үз-үземне. Шулай итеп, өйләнгәндәге параметрга – 82 килограммга калдым.
Төнге тормыш, концертлар тагын үзенекен итә башлады соңгы арада. Кабат 88 килограммга җиттем. Ай саен “Киләсе айдан фитнеска язылам дип, сүз бирәм үземә”, тик вәгъдә җитми. Менә, 1 апрельне үзем өчен “судный” көн итеп билгеләдем. Шул көнне, Алла боерса, фитнеска “точно” барам. Җәй җитә, футболкалар киясе бар. Артык майдан котылып, мускулларны үстерергә кирәк”, – ди Ризат Рамазанов.

Замирә Рәҗәпова: “Бер ябыга башлагач, азарт барлыкка килә”
– Икенче улымны тапканнан соң, үз формама кире кайту өстендә эш башладым. Мин, башлыча, аксымлы туклануга өстенлек бирдем. Ит, яшелчә ашадым. Камыр ризыклары, баллыдан баш тарттым. 6дан соң рационда – эремчек һәм яшел чәй. Көне буе да чәйнең яшелен генә эчәм. Кәнфит ашамадым, аны җимеш белән алыштырдым. Күп итеп су эчәргә кирәк. Хәзер дә көне-төне су эчәм. Шулай тыела торгач, 10 килограмм авырлыгымны югалттым. Организм шуңа ияләшә ул, пешергән пирогларыма исем дә китми, кабып, татып карыйсы килми. Майонезлы ризыкларга бөтенләй тартылу юк. Бер ияләшкәч, азарт барлыкка килә, тагын да кызыграк була башлый. Хәзер углеводлар белән дә тукланам. Боткалар ашыйм, печенье кабып куярга мөмкинмен. Катгый диета тотмыйм, – дип сөйли Замирә Рәҗәпова.

Рөстәм Гайзуллин: “17 килограммга ябыктым”
– Узган ел май аенда хезмәттәшем Айгөл Хәйруллина белән туры эфирдан ябыгу акциясе игълан иттек, – ди Рөстәм. – “Сушка” чорында тавык ите һәм яшелчәләр генә ашап тордык. Бер ай эчендә 10 килограммны ыргыттым. 7-8 килограммы тиз, җайлы китте. Соңгы ике килограммнан граммлап котылдым. Бер айдан соң рационны төрләндереп, минтай балыгы ашый башладым. Спортзалга да йөрдем. Әмма ашауны тәртипкә салмасаң, спорт белән генә ерак китеп булмый. Шулай итеп ярты ел эчендә 17 килограммга ябыктым мин. Хәзер 1-2 килограмм уйнап тора. Диетаны диета дип кабул итсәң, ул бик авыр әйбер. Аны тормыш рәвеше итәргә кирәк. Моңа кадәр минем күп тапкырлар ябыгырга омтылганым, диеталарга утырып караганым булды. Бер атна кырыс диета тотасың да, корсак шиңә, бил беленә башлагач, ташлыйсың. Ябыгу уен башыңа кертмичә, аңлы рәвештә кабул итмичә генә ябыгып булмый. Акция нәтиҗәләрен эфирда яңгыратып, социаль челтәрләргә дә куеп бардык. Шул да булышты.
Ашказаны бик тиз ияләшә. Хәзер мин майлы ризыкларга, манты, өчпочмакка ябырылмыйм. Ике айга бер тапкыр тәмле итеп өчпочмак ашап куярга мөмкинмен. Ипи, бәрәңгедән тулысынча баш тарттым. Яшелчәләр белән дуслаштым, итнең төрлечә әзерләнгәненә өстенлек бирәм.
Авырлыгым 113 килограмм булганда, кан басымы уйнау, йөрәк кысу кебек проблемалар да борчый башлаган иде. Хәзер рәхәт, корсакка ятып йоклавы да рәхәт хәтта. Хатыным да стимул биреп тора. “Уйлап кара, син үзеңнән өч – биш литрлы, бер – ике литрлы савыт белән су ташладың” дип үсендереп тора. Бу – минем өчен бик зур җиңү. Якын арада тагын узган елдагы кебек тукланып алырга, нәтиҗәләрне спорт белән ныгытырга уйлап торам, – ди Рөстәм Гайзуллин.

Диетолог: “Йокы туймау да артык авырлык җыюга китерә”
Туклану буенча программалар авторы, туклану белгече Резидә Шәрипова катгый диеталарга каршы.
– Илдә концерт-театрга йөрү культурасы бар, әмма ашау культурасы юк, – дип сөйли Резидә Шәрипова. – Аңа беркайда да укытмыйлар, өйрәтмиләр. Соңгы 18-20 ел эчендә кибет киштәләрендәге азык-төлек төрлелеге нык үзгәрде. Элек консервантлар, буягыч кушылган ризыклар бөтенләй дә юк иде. Фаст-фудның ни икәнен дә белмичә яшәделәр. Кеше атналык ашау расписаниесен якынча төзеп куя иде. Бер көнне балык, икенче көнне ярма ашарга күнеккән иде. Хәзер халык бик актив, баскан килеш кенә ашый, юл өстендә ни саталар, шуны сатып ала. Элегрәк класста ике таза бала булса, хәзер, киресенчә, ябыгы икәү генә. Эшне җиңеләйтә торган кер юу, савыт-саба юу машиналары да хәрәкәтне чикли. Кибеткә дә машинага утырып барабыз. Болар барысы да тән массасының артуына китерә.
Диета – яшәү рәвеше дигән сүз. Һәм аңа шулай итеп карарга да кирәк. Мин катгый диета тарафдары түгел. Кеше көнгә 5-6 тапкыр әз күләмдә ашарга тиеш. Диета ул фәкать бик кирәк вакытта, авырган очракта яки операция алдыннан билгеләнә. Диетада утырганда организм үзе өчен кирәкле витамин һәм минералларын югалта.
Дөрес, хәзер азык кыйммәте ярлы. 50 ел элек үскән бәрәңге белән хәзергесен чагыштырып та булмый. Элек бер бәрәңге җитсә, хәзер туклану һәм кирәкле матдәләрне алу өчен 10-12 бәрәңге кирәк. Тазару да шуннан килеп чыга.
Диетолог Резидә Шәриповадан көнлек туклану тәртибе:
Иртә белән битне су белән юган кебек, организмны да су белән уятырга кирәк. Иртән 1–2 стакан су эчеп кую мәҗбүри.
Ярты сәгатьтән соң иртәнге ашны ашарга кирәк. Бу – катлаулы углеводка бай боткалар. Мисал өчен, суда пешкән солы боткасы. Аңа шикәр, тоз кушылмый. Ә менә кипкән җиләк-җимеш, киви, алма, мандарин, грейптфрутны рәхәтләнеп кушарга була.
Өч сәгатьтән соң икенче иртәнге аш. Бу вакытта алма белән эремчек, мюсли, сыр белән “хлебцы” ашарга мөмкин.
Тагын өч сәгатьтән соң тулы кыйммәтле төшке аш. Ул май, аксым, углеводка бай булырга тиеш. Әйтик, 100-150 грамм ит яки балык һәм берәр төрле ярма. Иң файдалысы – карабодай. Кибеттә киноа, булгур, көрән дөге тулып ята. Әмма бездә халык аларны алырга өйрәнмәгән. Төшке ашка яшелчә дә кирәк. Аннан салат ясарга, парда яки грильдә пешерергә ярый.
Төштән соң матдәләр алмашы әкренәя. Дүрт сәгатьтән соң чикләвек, эремчек, яшелчәләр белән берәр төрле ярма ашарга була.
Безнең халыкта “Кичке 6дан соң ашарга ярамый” дигән фикер яши. Тик ул дөрес түгел. Ач карын белән йокларга ятмыйлар. Кичен күз туйганчы пилмән, өчпочмак, макарон ашагыз дип кыстамыйм. Бер кисәк тавык яки сыер ите, балык, яшелчәләр ашап куярга мөмкин.
Әгәр 11-12сез ятмыйсыз икән, кичке 9да тагын эремчек, яшелчә, йомырка агы татып куярга ярый.
Сәламәт туклануда шулай ук мөһим шарт: йокы туярга тиеш. Төнге 12дән 2гә кадәр вакытта организмның тернәкләнү вакыты, бу вакытта күзәнәкләр яңара. Әгәр кеше шул вакытта йокламый икән, икенче көнгә дә, аннан соң атна дәвамында арыган, йончыган кыяфәттә йөри.
Артык авырлык җыймау өчен баллы һәм чүпрәле ризыкларны рационнан сызып атарга кирәк. Ашауны атна буена дип планлаштырыгыз. Эштән кайтышлый пилмән алып, шуны пешерү яки ашык-пошык макарон әзерләп ерак китеп булмый. Су эчүне гадәткә кертегез. Күп вакытта безнең организм ачлыктан интекми, сусызлыктан тилмерә.
Интернетта киң таралган “Баскыч” диетасы
Диета биш көнгә исәпләнгән.
1 көн – чистарыну. 1-2 килограмм авырлык китә.
2 көн – тернәкләнү. 800 граммнан 2 килограммга кадәр авырлык югалтырга мөмкин.
3 көн – энергия көне. Ярты килодан 1 килограммга кадәр авырлык “эри”.
4 көн – төзүче. 700 грамм-1,3 килограмм авырлык югала.
5 көн – май эри торган көн. 1-2,5 килограмм авырлык китә.
Беренче көн: организмны 12 төймә активлашкан күмер, 1 килограмм алма, 1 литр чиста су белән чистартыгыз.
Пектинга бай алма һәм су ашказанын тутыра, ашказаны-эчәк трактын чистарта, күмер абсорбент буларак, токсин, газ, агуларны чыгара.
Икенче көн: эчәк микрофлорасын ныгыту өчтендә эш. Көне буена 600 грамм майсыз эремчек, 1 литр майсыз кефир, 1 литр чиста су эчү рөхсәт ителә.
Өченче көн: 300 грамм йөзем, 2 аш кашыгы бал, 2 литр кипкән җиләк-җимеш компоты.
Дүртенче көн: 500 грамм суда пешкән тавык яки күркә ите, яшел тәмләткечләр, 1 литр чиста су. Иткә тоз сибеп ашарга ярый.
Бишенче көн: 1 килограмм чи яшелчә һәм җиләк-җимеш, 200 грамм солы боткасы, 1 литр су.
Кефир яратмаучылар аны майсыз ряженка яки простокваша белән алыштыра ала. Кайберәүләрнең алма аппетитын ача. Шуңа күрә аны пешереп ашарга мөмкин. Диета вакытында чәй һәм кофе эчү тыела.
Ирешелгәннәрне югалтмас өчен баллы, майлы ризыкларны алга таба да чикләргә кирәк. Хәер, бу диетадан соң организм алардан башка яшәргә дә өйрәнә. Диетологлар фикеренчә, биш көн эчендә 4-9 килограммнан артык авырлыктан котылырга мөмкин.
Чулпан ШАКИРОВА
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.