Дулкынландыргыч сентябрь!

Баланың режимын, көндәлек тормышын кисәк кенә үзгәртү – 100 процентлык стресс ясавын истә тотып, сез җәй ахырында ук аны иртәнге җиделәрдә торырга, кичке тугызларда йокларга ятарга өйрәткәнсездер инде, мөгаен. Әле иртә белән физик күнекмәләр дә эшли башласагыз – искиткеч яхшы!
Алдан ук балага мәктәпнең уңай яклары – яңа дуслар табачагы, кызыклы әйберләр беләчәге турында сөйләгез. Арттырып та җибәрмәгез, күпне өмет итеп тә, укытучының бер кисәтүеннән соң, мәктәптән бөтенләй күңеле кайтырга мөмкин.
Белем бәйрәме алдыннан ук укучыгызга эш өстәле алып бирегез. 1 м – 1 м 15 см буйлы балага 46 см биеклектәге өстәл һәм 26 см биеклектәге урындык; 1 м 15 см – 1 м 30 см буйлысына – 52 см биеклектәге өстәл һәм 30 см биеклектәге урындыкны сайлагыз. Баланың аягы – идәндә, аркасы – урындык аркасына тиеп торырга тиеш. Өстәлне яктылык сул яктан төшәрлек итеп урнаштырыгыз. Шулай итеп, мәктәпкә барганчы ук, бала эш өстәле артында рәсем ясап, конструктор җыеп утырсын, шул ук вакытта, тәртип саклап, уку әсбапларын киштәләргә үзе урнаштырырга өйрәнә торсын. (Мәктәптә кирәк булачак барлык әсбапларны да алдан әзерләп кую хәерле – төн уртасында иртәгәге дәрескә пластилин эзләп йөрерлек булмасын.)
Укый башлагач, баланың тупасланып, көйсезләнеп китүендә мәктәпне гаепләмәгез. Бала стресс белән шулай көрәшә. Бу халәтне аның белән бергә-бергә кичерегез. Мәктәптәге уңышсызлыклары, эшләрендәге хаталары өчен беркайчан да ачуланмагыз. Бала сезне барыбер дөрес аңламаячак, ә мәктәпкә карата негативлык нәни күңелдә тирән тамыр җәеп җибәрергә мөмкин. Кайда ялгышканын ипләп кенә, каты бәрелмичә генә аңлатыгыз.
Беркайчан да бала янында укытучыларны хурламагыз – берүк авторитеты төшмәсен!
Баланы көчләп эшләтмәгез – бу шәхеснең таркалуына китерер. Онытмагыз: көчләп эшләтсәгез, башкалар да балагызның иреген сындыра алачак дигән сүз!
Укучыны мәктәп белән өркетмәгез, ул уңай эмоцияләр генә китерергә тиеш. Бала тәрбияләүне мәктәпкә аударып калдыру дөрес түгел – белем бирү һәм тәрбияне ике яклап алып барырга кирәк.
Балагызның беренче адымнар ясавын искә төшерегез әле – ничек итеп шатланганыгызны хәтерләдегезме? Хәзер дә кечкенә укучыгыз уңышларына шулай ук ихлас куаныгыз, аны ешрак мактагыз.
Әйе, беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелми, шулай булса да, дәрестә үткәннәрне кабатларга кирәк. Бала мәктәптән кайтуга ук дәрес әзерләргә утыртмагыз. Башта ашатыгыз, бераз һавада уйнап – ял итеп керсен (телевизор, компьютер каршында түгел!), аннары гына мәктәптә үткәннәрне кабатлап алырга да була. Һәр 30 минут, өй эшлә-рен эшләгәннән соң, бала 15–20 минут ял итәргә тиеш – шуны онытмагыз. Табиблар фикеренчә, бала көненә 3–3,5 сәгать саф һавада булырга тиеш. Кызганыч, балаларның 21 проценты гына табиблар күрсәтмәләренә җавап бирә. Җитмәсә әле кайбер ата-аналар начар уку, начар тәртип өчен, җәза итеп, урамга чыгармый! Баланың тәртибен түгел, сәламәтлеген, кәефен җәзалыйлар булып чыга бит! Мәктәпкә киткән бала азрак хәрәкәтләнә башлый. Кызганыч, физкультура булган көнне дә хәрәкәт дефициты 40 процентка җитә. Биологик ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен, бала көненә ике сәгать актив хәрәкәттә уздырырга тиеш.
Телевизор турында аерым әйтмичә булмый. Башлангыч сыйныф укучысы телевизор каршында көненә 40–45 минуттан артык утырмасын. Тиз ярсып китүчән, сәламәтлеге нык булмаган балалар өчен ул вакытны тагын да киметергә кирәк. Телевизорны 2–5,5 м ераклыкта утырып (ятып түгел!) карасын.
Беренче сыйныф укучысы көненә (көндезге сәгать ярым йокыны да кертеп) унбер сәгать ярым йокларга тиеш. Ярты сәгатьтән алып, сәгать ярымга кадәр йокы туйдырып бетермәгән балаларның тора-бара игътибарына, хәтеренә, эш сәләтенә зыян килә.
Портфельдәге дәреслекләр һәм уку әсбаплары 1-2 нче сыйныф укучылары өчен – бер кило ярым, 3-4 нче сыйныф укучылары өчен ике килограммнан да артмаска тиеш. Иң яхшысы – өй һәм мәктәп өчен аерым дәреслекләр комплекты булдыру.
фото: https://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.