Бәрәңгенең кайсы сорты мул уңыш бирә? (һәвәскәр бакчачы киңәшләре)

Быел нинди бәрәңге утыртырга уйлыйсыз? Яңарак сортны сынап карыйсыгыз килмиме? “Интертат.ру” электрон газетасы һәвәскәр бакчачы Нияз Сабирҗановның мул уңыш бирә торган бәрәңге сортлары турындагы язмасын тәкъдим итә. Нияз, яшь кенә булса да, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында бик оста бакчачы буларак танылган.


Олы Мәңгәрдә ел саен бәрәңгенең унга якын сортын утыртабыз. Шулар арасыннан бары өчесен генә орлыкка алып калабыз. Без мәктәптә укыганда күмәк хуҗалык басуларына “Невский” сортын утырталар иде. Хәзер бу сорт искерде инде. Аннан да сыйфатлырак һәм зуррак уңыш бирә торган сортлардан хәзерге вакытта “Удача” сортын саныйбыз. Ул корылыкка да чыдам, колорадо корты да аны бик яратмый. Алай гынамы соң, яфрагы бик куе булганлыктан, чүп үләннәренә дә басарга ирек бирми. Чыгышы яхшы, бәрәңгеләрнең тышы – сары, эче – ак. Чәчәге дә ап-ак.



2016 нчы елның 17 нче июлендә (моннан тугыз ай элек!) төшерелгән бу фотода ак чәчәк атканнары – “Удача” сорты. Ул бик иртә өлгерешле сорт түгел. Моны казып караган булсак, тавык йомыркасы зурлыгындагы бәрәңгеләр чыккан булыр иде. Нинди туфракта да үсә ала. Безнең климат өчен менә дигән!


Шул ук көнне, якшәмбе ялына кайткач, иртә өлгерешле бәрәңгене ашарга алдык. Ул чакта аны Колхоз базарында 30-35 сумга саталар иде. Бу сортны табуы читен түгел, аны ел әйләнәсе яңа бәрәңге дип супермаркетларда да саталар. Ул – “Гала” сорты. Шәхсән үземә тәме бик ошап бетми, чөнки ярмаланмый, боламыкка бармый, суынгач ката. Иртә өлгерешле булгангамы, бер гектардан бары 20-30 тонна гына уңыш алып була, диләр.



Өстәге фотода кызыл-шәмәхә чәчәк аткан бәрәңгенең сорты нинди дип сораучылар да табылыр. Анысы – Голландиядә уйлап табылган, “Рокко” дип атала.


Укучыларга аз гына мотивация өчен. Биш айда 500 мең сум, ягъни аена йөзәр мең сум акча эшләп аласыгыз киләме? Шушы бәрәңге сортын алып бер гектар җиргә утыртыгыз. Бер гектардан 50-60 тонна уңыш алып, килосын 9-11 сумга сатсагыз, бер машина алырлык акчаны биш айда эшләп тә алырсыз. Олы Мәңгәрдәге бакчабызда аның уңышы гектарга күчереп исәпләгәндә, шул чама булды. Бер квадрат метр – бер якка бер метр, икенче якка бер метр – шул җирдән чыккан бәрәңгене бер чиләккә салыгыз да, үлчәгез: 5 кило булса – гектардан 50 тонна дигән сүз, чөнки бер квадрат метр ул – гектарның ун меңнән бер өлеше; шулай булгач, бишне ун меңгә тапкырлыйбыз, уңыш 50000 кг килеп чыга. Алай гынамы соң, бездә бер төптән чыккан ике бәрәңгенең авырлыгы бер кило да җиде йөз грамм булды. Уртакулны, вакларны, киселгәннәрне басуда калдырып, бер төптән ике-өч кенә бәрәңге чүпләп чыксагыз – ике йөз мең сум акча кесәгездә дигән сүз инде.

 

 

Сортларның барысы да яхшы. Элита, суперэлита булса бигрәк тә. Әгәр быел орлыклык бәрәңге яисә сорт сайлап алмагансыз икән – бүген үк өй яныгыздагы супермаркетка йөгерегез. Аларда ел буе нинди генә бәрәңгеләр сатылмый: “Ароза”, “Ред скарлет”, “Импала”... Исемнәре бик күп, мин бер тапкыр “Монте Карло” дигәнен дә очраттым! Ниндиенә генә юлыксагыз да, шуларның өч литрлы банкага сыйганнарын тәрәзә төбенә яисә кояш нурлары төшә торган җиргә куегыз. Бәрәңге яшел күз төртсен, борынласын өчен! Болай эшләгәндә, уңышны тагын да тизрәк алачаксыз! Зурларын ярып утыртырга була. Бары бер кагыйдә: утыртыр алдыннан башта агуларга, аннары ярырга. Гадәттә, “Престиж” дигән пестицидны файдаланалар. Аны берүк базардан ала күрмәгез (су кушып саталар). Бер литр агуны бер чиләк (10 л) суга кушабыз һәм орлыклык бәрәңгегә бөркибез. Шушы бер чиләк бер тонна орлыклык бәрәңгене эшкәртергә җитә. Бер тонна орлык исә бер гектарлы басуның өчтән беренә чәчәргә җитәргә тиеш. Әгәр бакчагызда бәрәңгенең үзен тишкәли торган корт бар икән, дозаны аз гына арттырасы була. Бәрәңге тишкәләнү, гадәттә, күпьеллык үлән үскән җиргә утыртканда күзәтелә. Бездә, әлхәмдүлилләһ, бер корт та булмады. Колорадоныкы берән-сәрән генә күренгәләде, ләкин яфракка тимәде (фотодан күренә).

 


Борынлату өчен апрель уртасында бәрәңгеләрне Олы Мәңгәрдә менә шулай итеп банкага салып куйдык. Фотода: “Сантэ” сорты.

http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5178
    0
    52
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4900
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2665
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3745
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6291
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек