Логотип
Бакча

Үз орлыгыңны чәчүгә ничек әзерләргә?

Күпләр хәзер орлыкларны кибеттән алмый, үз бакчасында үскәнне әзерли. Бу бердән акчаны янга калдырса, икенчедән, яраткан сортларны кибетләр буйлап эзләп йөрисе булмый. Ләкин орлыклар әнисеннән сорт сыйфатларын гына түгел, аның чирләрен дә ала. Менә шуның өчен орлыкларны чәчәр алдыннан зарарсызландырырга кирәк. 

Күпләр хәзер орлыкларны кибеттән алмый, үз бакчасында үскәнне әзерли. Бу, бердән, акчаны янга калдырса, икенчедән, яраткан сортларны кибетләр буйлап эзләп йөрисе булмый. Ләкин орлыклар әнисеннән сорт сыйфатларын гына түгел, аның чирләрен дә ала. Менә шуның өчен орлыкларны чәчәр алдыннан зарарсызландырырга кирәк. 
Гадәттә, помидор, борыч, кыяр орлыкларын үзебез әзерлибез. Помидор белән борыч еш кына фитофтора белән зарарлана. Әлбәттә, авыру куакта өлгергән помидорлардан күрә торып берәү дә орлык алмый алуын да. Кайчагында помидор яки борычны өзгәндә авыру билгеләре әле күренеп тормаска да мөмкин. 
Үзең әзерләгән орлыкларны көздән, ферментация процессы уздырып та зарарсызландырып була. Ферментация – әчетү процессы ул. Көздән зарарсызландырмаган булсагыз, моны инде орлыкларны чәчкән вакытта башкаралар. Чирләр орлыкларда гына түгел, туфракта да яшәвен онытмагыз. Туфракны үзегез әзерләгән булсагыз, аны шулай ук зарарсызландырырга кирәк. 

Орлыкларны чылату өчен менә бу препаратларны кулланырга була. Алар арзан һәм һәрбер аптекада бар. 

Хлоргексидин биглюканаты. Әлеге препаратка орлыкларны 30 минутка салып торалар. Соңыннан чиста су белән юдыралар. 

Водород перекисе. Орлыкларны чистарту өчен 3 процентлы перекись кирәк. Әлеге препаратка орлыклар 10 минутка салына. Аннары чиста су белән юдырырга онытмагыз. Водород перекисе орлыкларны зарарсызландырып кына калмый, орлык тышчасын да йомшарта. Шуңа күрә алар тизрәк тишелеп чыга. 
Туфракны зарарсызландыру өчен 200 мл суга 5 мл перекись алына. 

«Зеленка». 100 мл суга 2 мл бриллиант яшелне салып, орлыкларны 30 минут тоталар. Эремәдән алгач, чиста су белән юдырырга кирәк. 

«Марганцовка», 100 мл кайнар суда 1 г марганцовканы эретеп, 30 градуска кадәр суыткач, орлыкларны 15 минутка шушы эремәгә батыралар. Соңыннан яхшылап чайкаталар.

Хәзер инде чирләрне җиңәр өчен биологик препаратлар да күп. 

Әйтик, «Фитоспорин М» дигән препарат. Бу агулы түгел, аның бактерияләргә зарары юк, ә менә чир тудыручы гөмбәләрне юкка чыгара. Препаратның тышына аны ничек кулланасы язылган була. Башта куе эремә ясыйлар. Аннары шул эремәне тиешле генә күләмдә алып, суга кушалар. Орлыкларны «Фитоспорин» эремәсенә гадәттә 2 сәгатькә салалар. Әлеге препарат туфракны зарарсызландыру өчен дә бик яхшы. 

Чирләрне бетерү өчен «Споробактерин» дигән препарат та кулланыла. Орлыклар 1 процентлы эремәдә 6 сәгать чылатыла. 

Әгәр кул астыгызда югарыда саналган препаратларның берсе дә булмаса, гап-гади сарымсак та ярдәмгә килә ала. Башта 3-4 тырнак сарымсакны изеп, 100 мл суда 2 сәгать төнәтергә кирәк. Әлеге төнәтмәдә орлыкларны 30 минут тотып, чиста су белән чайкаталар. 

Алоэ согы да орлыклардагы чирләрне юк итә. Моның өчен алоэның аскы яфракларын кисеп, 2 атнага суыткычка куеп торырга кирәк. Бу вакытта аның биологик үзлекләре көчәя генә. Аннары яфракларның сутын сыгып, 1 гә 1 нисбәтеннән су белән сыеклыйлар да, орлыкларны шушы эремәгә 6 сәгатькә салалар. Алоэ согы орлыкларның тишелешен дә яхшырта. 

Эремә ясау өчен краннан килгән суны түгел, ә кар суын эретеп куллану яхшырак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар