Логотип
Бакча

Хәзер сатып алган чәчәк суганчаларын ничек сакларга?

Гладиолус, лилия, гиацинт, тюльпан кебек чәчәк суганчаларын кыш көне сатып алсаң, отышлырак. Хәзер аларның бәяләре күпкә арзан. Шуның өчен күпләр язны көтмичә үк сатып ала да инде аларны. Ләкин бу очракта төп сорау туа: язга кадәр суганчаларны ничек итеп сакларга?

Гомуми саклау шартлары

Күпчелек чәчәк суганчалары өчен бу шартлар охшаш:
Температура: +2…+6 °C артмасын.
Дымлылык: уртача. Суганчалар артык дымлы урында сакланса, чери башлый.
Яктылык: караңгы урын.
Җилләтү: һава йөри торган булсын. 
Иң кулай урыннар – суыткычның яшелчә тартмасы, салкынча баз яки идән асты, әйберләр өшеми торган тәрәзәле балкон.
Тагын бер төп шарт: суганчаларны полиэтилен пакетта тотарга ярамый: пакетта алар «сулый» алмый һәм черергә мөмкин. Иң яхшысы – кәгазь капчык, картон тартма яисә тишекле контейнер.

Аерым чәчәкләр буенча киңәшләр

Тюльпан һәм гиацинт суганчалары
Бу чәчәкләр салкынны яхшы кичерә.
Температура: +2…+5 °C.
Саклау вакыты: утыртканчыга кадәр.
Атнага бер тапкыр тикшереп тору мөһим.
Әгәр суганчалар бераз гына шытып чыкса, борчылырга кирәкми – салкын урында аларның үсеше туктала.

Лилия суганчалары
Лилияләр – иң нәзберекләрдән.
Тамырлары кипмәсен өчен, аларны бераз дымлы торфка, пычкы чүбенә яки мүккә төреп саклау яхшы.
Температура: +2…+4 °C
Әгәр шытып чыккан үсентенең буе 1-2 см гына икән – салкынга куеп саклыйбыз. Ә менә үсенте 5 см һәм аннан зуррак булса, чүлмәккә утырту отышлырак.

Гладиолус суганчалары
Гладиолуслар кышын тулысынча йокы халәтендә булырга тиеш.
Температура: +4…+6 °C.
Коры, яхшы җилләтелә торган урын.
Әгәр шыта башлый икән, димәк, саклау шартлары дөрес түгел – артык җылы һәм дымлы. Бу очракта суганчаларны тагын да салкынрак урынга күчерергә кирәк.

Суганчалар үсеп китсә, нишләргә?

Бу – иң еш очрый торган сорау.

1. Үсенте кечкенә (1–3 см):
Температураны төшерергә.
Дөм караңгыда сакларга.

2. Үсенте озын, яфраклар ачылган:
Чүлмәккә утыртырга мөмкин.
Җиңел, уңдырышлы туфрак кулланырга.
Салкынча, якты урынга куярга.
Шуны истә тотыгыз: өйдә утыртылган чәчәкләр язга кадәр сузылып, зәгыйфьләнеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә бу ысул инде үсә башлаган суганчаның үсешен туктату мөмкин булмаган очракта гына кулланыла.

Хәзер үк чүлмәккә утыртыргамы?

✔ Утыртырга була, әгәр:
суганча актив үсә башлаган;
тамырлары күренә һәм алар инде зур;
суыткычта саклау мөмкинлеге юк.

✘ Утыртырга ашыкмаска, әгәр:
суганча «йокы» халәтендә;
үсенте әлегә юк яки бик кечкенә.
Иң еш җибәрелә торган хаталар
артык җылы урында саклау;
полиэтилен пакетка тыгып саклау;
дымлылыкны арттырып җибәрү;
суганчаларны әледән-әле тикшереп тормау.

Кышын сатып алган чәчәк суганчаларын саклау катлаулы эш түгел, бары тик сабырлык һәм игътибар таләп итә. Дөрес температура, тиешенчә генә дымлылык, һава йөреше һәм вакытында карап-тикшереп тору – язгы гөлләрегезнең матур булып чәчәк атуының төп сере. Яз җиткәч, тырышлыгыгыз һичшиксез үз нәтиҗәсен бирер.

Автор фотосы. 
 

Теги: чәчәкләр үстерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар