Бу атнадан да калмыйча, сарымсакларны казып аласы булыр. Инде узган атнада ук маяк итеп калдырган орлык сабагы тураеп, орлык кабы ярылган иде. Сарымсакны әнә шул вакытта алырга кирәк тә. Ләкин ул атнада җир артык дымлы булганга, тагын беразга калдырып торырга туры килде.
Инде артыгын сузарга ярамый, югыйсә сарымсакның тышкы кабыгы ярылып, кыш сакланмый торган хәлгә киләчәк. Шуңа күрә бу атнада ашыгырга кирәк.
Кайбер кешеләр сарымсакны казып алганда һәм саклаганда менә бу өч хатаны ясый һәм уңышның күбесен юкка чыгара.
Суган йолкыган кебек, сарымсакны кыягыннан гына тартып йолкып чыгарып булмый. Аның башлары тирәндәрәк урнашкан, көрәк белән генә казып алырга була. Көрәк урынына сәнәк куллансаң җайлырак.
Менә шул казып алган вакытта ясала да инде беренче хата: сарымсакка ияргән туфракны кояр өчен аны бер-берсенә бәреп алалар. Болай эшләргә ярамый. Бәргән вакытта сарымсак җәрәхәтләнә. Бик тиздән бәрелгән ул урын йомшый һәм чери башларга мөмкин. Сарымсакны казып алгач, бер-берсенә бәрмиләр. Тамырларына ябышкан туфракны кул белән генә аралыйлар.
Күпләрдә күзәткәнем бар: сарымсакны казып алу белән кыякларын һәм тамырларын кисәләр. Бу да хата. Сарымсакның кыягында әле күпмедер күләмдә дым һәм туклыклы матдәләр була. Җирдән алгач, бу дым һәм матдәләрне ул сарымсакның үзенә бирә. Кыякларны ашыгып киссәң, сарымсак бөрешә, кечерәя һәм бик тиз кибә.
Алганнан соң кыякларын һәм тамырларын кисмичә генә кечкенә көлтәләргә бәйләп киптереп, кыякларын тәмам корыгач кына кисәргә кирәк.
Сарымсакны кояш караган урында киптерү. Дөресен генә әйткәндә, бу хакта һәрвакыт бәхәсләр туа. Кемдер сарымсакны берничә көн кояшта киптерәбез, шулай эшләсәң яхшырак саклана, ди. Кемдер, киресенчә, кояшта торса, сарымсакның тыгызлыгы бетә, тәме үзгәрә дип әйтә.
Иң отышлысы: сарымсакны үтәли җил йөреп торган күләгәле салкынча урында киптерү. Сентябрьләргә кадәр шунда кипкәннән соң, кыякларын һәм тамырларын кисеп, стенасына тишекләр тишелгән катыргы тартмада саклау. Аяк киеменнән бушаган тартма моның өчен иң җайлысы.
Сарымсакны суыткычта яки базда саклап булмый, анда кыякка үсә башлый. Аны коры һәм салкынча урында язга кадәр сакларга мөмкин.
Ә сез сарымсакларны ничек аласыз, ничек киптерәсез һәм ничек саклыйсыз? Үзегезнең тәҗрибәгезне языгызчы комментарийда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк