Көздән утыртып калдырган сарымсаклар инде өлгереп җитте. Аның өлгерүен белүе кыен түгел: кыяклары саргая, ә маяк өчен дип калдырган угы (стрелкасы) тураеп торып баса, орлык касәсе шартлый. Менә шул чагында сарымсак тәмам өлгереп җиткән була.
Көздән утыртып калдырган сарымсаклар инде өлгереп җитте. Аның өлгерүен белүе кыен түгел: кыяклары саргая, ә маяк өчен дип калдырган угы (стрелкасы) тураеп торып баса, орлык касәсе шартлый. Менә шул чагында сарымсак тәмам өлгереп җиткән була. Үссен әле, дип, артыграк тотсаң, сарымсакның тешләрен җыеп тоткан тышкы «күлмәге» ярыла. Андый сарымсак кыш буе сакланмый.
Сарымсакны коры көнне алалар. Тик яңгыр артынанн ук булмасын. Күпләр аны кыягыннан гына тартып чыгара. Болай эшләгәндә аның, әлеге дә баягы, «күлмәге» ертыла. Шунлыктан, сарымсакны сәнәк белән казып алырга кирәк.
Казылган сарымсакны үзе үскән түтәлгә җәеп, бер атна кояш астында киптерәләр. Шунда ук сабагын кисү дөрес түгел, кискәнче, ул башта кибәргә тиеш.
Казып алынган сарымсакка яңгыр тияр дип тә курыкмагыз. Артыкка китмәсә, бераз гына чыланып алганнан аңа бер зыян да юк. Ә менә кояш нурындагы ультрашәмәхә нурлар сарымсактагы микробларны юк итә.
Берәр атнадан аны караңгы җиләс җиргә таратып салып киптерүне дәвам итәләр. Ара-тирә селкетеп, астын-өскә алыштырып торалар.
Сарымсакны тамырлары һәм сабагы кипкәч кенә кисәләр. Тамырын – 3 мм, ә сабагын 10-15 см итеп калдырсаң әйбәт.
Кышка саклауга куйганчы, сарымсакны җидешәр баш итеп бәйләп, кадакка элеп торалар.
Көннәр суыта башлагач, салкынча, әмма өшеми торган урынга урнаштыралар.
Күпләр сарымсакны 3 литрлы коры пыяла банкага тутырып саклый. Әмма банка авызын капкач белән түгел, тыгыз тукыма белән генә капларга кирәк. Бу ысул белән сарымсак язга кадәр яхшы чыга.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк