Логотип
Бакча

Сарымсакка хәзер нәрсә сибәргә?

Сарымсаклар саргая дип, сезонга берничә тапкыр хафага калабыз. Яз көне сарымсакны азотлы ашламалар белән коткарсак, җәй көне нинди ашлама отышлырак булачак?

Сарымсакның саргаюы – норма

Дөресен генә әйткәндә, җәй көне сары кыяклардан куркырга кирәкми. Барлык тере организм кебек үк, сарымсак кыягы да картая, саргая һәм корый. Тәҗрибәсе аз булган бакчачылар моннан курка. Куркырга кирәкми. Орлык сабагын сындырганнан соң, кыяклардагы азот һәм фосфор сарымсакның башына төшә. Бу процессны тулысынча туктатып булмый. Дөрес ашламалар кулланганда, аны тоткарлап кына була. 
Сарымсак (суганның да) кыягының яшел килеш озаграк торуы яхшы, әлбәттә. Яшел кыякларда фотосинтез процессы дәвам итә. Бу аның җир астындагы өлешенә дә файдалы, ул зуррак булып үсә дигән сүз. 

 

Сарымсакка нәрсәләр кирәк

Июль башында сарымсакның укларын инде өзеп чыккан булабыз. Нәкъ менә шул вакытта аны соңгы тапкыр ашларга кирәк. Сарымсакның башлары тулышкан вакытта аларга кирәкле макро- һәм микроэлементлар түбәндәгеләр:

  • калий – сарымсакның кышын яхшы саклануы өчен җавап бирә. Тукымаларда шикәр туплануын арттыра. Шикәр – үсемлекләрнең саклану чорында озаграк шиңми торуына, бозылмавына йогынты ясый. 
  • Күкерт – тәм өчен җаваплы. Күкерт җитешмәсә, сарымсакның тәме дә, бактерицид үзлекләре дә начаррак була. Ул фитонцидларның бер компоненты. 
  • Магний – хлорофилл молекуласының үзәк атомын тәшкил итә. Фотосинтез процессы озаграк дәвам итсен өчен, үсемлекләргә магний кирәк. Магний кыякларның саргаюын, коруын тоткарлый. 
  • Тимер – матдәләр алмашы һәм кислород алмашының катализаторы. Үсемлекләргә тимер җитешмәсә, алар үсүдән туктый, яфраклары агара (хлороз башлана). 

Кайсы ашлама яхшырак

Июльдә сарымсак өчен алтын стандарт булып калий сульфаты тора (сернокислый калий). Аның составында 50 процент калий, 17 процент күкерт һәм магний бар. 
Магний сульфаты (сернокислый магний) кыяклар агарган вакытта файдалы. Әгәр сарымсак кыягының төсе тоныклана башлаганын күрсәгез, 10 литр суга 10 г шушы ашламаны кушып сибү – үсемлекләрне бик тиз рәткә китерә. Тик магний белән сак булырга кирәк, ул кальций белән калийның үзләштерелүен тоткарлый. 
Тимер  – «Феровит», «Антихлороз» препаратлары составында бар. Яки тимер купоросы кулланырга мөмкин. Соңгысын табуы җайлырак, чөнки ул күп җирдә сатыла. 10 литр суда 10 грамм тимер купоросы, аерым савытта 5 грамм лимон кислотасы эретеп, икесен бергә кушып сибәләр. Үтә күренмәле, тиз үзләштерелә торган ашлама була ул. 

Ашламаны ничек сибәргә?

Тукымаларга тизрәк барып җитсен өчен, ашламаны кыякларга бөркеп сибү отышлырак. Гадәттә 20 г препаратны 10 литр суда эретеп сибәләр. 
Моны фәкать болытлы көнне яки кич кояш сүрелгәч кенә башкарырга кирәк, югыйсә кыякларны яндырачаксыз. 
Өстә телгә алган ашламаларның барысын бер мичкәдә кушып сибәргә ярамый. Мәсәлән, тимер белән магний бер-берсенә комачаулый. 
Иң яхшысы: аларны аерым-аерым, 5-6 көн ара белән сибәргә кирәк. Ә иң яхшысы – кибеттән комплекслы ашлама алып, шуны куллану. Анда үсемлек өчен кирәкле барлык элементлар да җитәрлек итеп салынган була. 

Сарымсакны ничек яхшыртырга?

Сарымсак орлыгын әледән-әле алмаштырып торырга кирәк. Яңа сортларны сатып та алырга була. Әгәр үз сортыгызны сакларга теләсәгез, орлыгын яхшыртуның иң арзан һәм җайлы ысулы – берничә сарымсакның орлык сабагын өзми калдыру. Алар өлгерсен. Кабыгы ярылгач, өйгә алып кереп, караңгырак урынга куегыз. Көз көне сарымсак утырткан вакытта бу орлыкларны да җиргә чәчеп калдырыгыз. Язын алар нәзек кенә кыяклар булып тишелеп чыгачак һәм  бер бүлемле сарымсак булып үсеп җитәчәк. Сарымсакларны алганда аларны да казып алып, киптереп, көзен инде тиешенчә утыртырсыз. Икенче елны алардан менә дигән эре-эре сарымсаклар үсәчәк. 

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар