Көздән утырткан сарымсаклар, ниһаять, тишелеп чыгып килә. Кыяклары саргаймасын, авырмасын, эре булып үссен өчен, хәзер аны тиешенчә ашларга кирәк.
Көздән утырткан сарымсаклар, ниһаять, тишелеп чыгып килә. Кыяклары саргаймасын, авырмасын, эре булып үссен өчен, хәзер аны тиешенчә ашларга кирәк.
Яз көне тишелеп чыгу белән сарымсак азотлы ашламаларга мохтаҗ. Алар күп төрле. Ашламалар туфракның төренә карап та сайлана.
Күп еллардан бирле сыналганы – мочевина сибү. 10 литр суга 1 аш кашыгы алына һәм сарымсакка өстән сибеп чыгыла. Мочевина нейтраль һәм селтеле туфракларда яхшы нәтиҗә бирә.
Бакча туфрагыгыз әче булса (андый җирдә ат кузгалагы, бака яфрагы, көтүче сумкасы күп була), аммиак селитрасы куллану яхшырак. 7 литр суга 1 аш кашыгы селитра алына.
Азотлы ашламалардан нашатырь спиртын да кулланырга ярый. Ул бер яктан ашлама булса, икенче яктан корткычларны да куркыта. Нашатырь спиртындагы азотны яшелчәләр җиңел үзләштерә, ул аларда тупланмый. 1 чиләк суга 2 аш кашыгы нашатырь спирты алына һәм шунда ук түтәлләргә сибеп чыгыла. Чөнки аммиак бик тиз очып бетә.
Әчеткән тавык яки сыер тизәге, әчеткән яшел үләннәр – шулай ук менә дигән азотлы ашламалар. Аларның да нәтиҗәсе бик яхшы.
Ашламалар сибүнең төп кагыйдәсе – сарымсак араларын башта йомшартып чыгу. Шулай иткәндә, тамырларга һава кереп, алар ашламаны җиңелрәк үзләштерәчәк.
Май аенда сарымсакка – азот, ә җәй башында калий һәм фосфор кирәк. Калий үсемлекнең иммунитетын ныгыта, ә фосфор – үсемлек өчен энергия чыганагы булып тора.
Нитрофоскада барлык мөһим элементлар – калий, азот һәм фосфор бар. Аны 1 чиләк суга 2 аш кашыгы күләмендә салып кулланалар. Ул суда тиз эри, үсемлекләр тарафыннан җиңел үзләштерелә.
Калий шулай ук утын көлендә күп. 10 литр суга 1 стакан утын көле алына. Көлне коры килеш кенә сарымсак тирәли салып, өстеннән су сибәргә була.
Супер фосфат һәм калий сульфаты икесе бергә кулланыла. Башта сарымсакка 10 литр суда эретелгән 30 г калий сульфаты сибелә, 2 көннән соң суперфосфат белән ашлана. Суперфосфат салкын суда бик начар эри, шуңа күрә аны башта берәр стакан кайнар суда эретергә кирәк. 1 чиләк суга 40 г суперфосфат салына.
фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк