Җәй уртасы. Сарымсак-суганнарны алырга да күп калмады. Социаль челтәрләрдә инде кайберәүләр сарымсакны казып алуларын яза. Ел саен шушы сорау чыкмый калмый: инде вакытмы, әллә әле иртәрәкме?
Иртәрәк алганнан нинди зыян, дияр кемдер. Өлгермәгән сарымсак кышын сакланмый, бөрешеп бетә.
Соң алсан нәрсә була дигән сорауга җавап – соң алган сарымсак шулай ук бик начар саклана. Тышкы кабыгы ярылган сарымсак кыш саклау өчен яраксыз – бер-ике айдан кибеп бетәчәк.
Күпләр «кеше алган, безгә дә вакыт» дигән кагыйдәгә таянып эш итә. Тик бу кагыйдә дөрес кагыйдә түгел. Төрле кеше төрле сорт утырта, утырту вакыты да төрле кешенең төрлечә. Кемнеңдер бакчасы җиңел туфраклы, кемдәдер туфрак авыр. Кемнекедер дымлырак урында, кемнекедер кояшлы...
Быелгы шикелле яңгырлы елны сарымсак гадәттәгедән бер атнага соңрак өлгерә. Ә коры һәм эссе җәйне, киресенчә, берәр атна алданрак та казырга була.
Сарымсак алганда берничә әйбергә игътибар итәргә кирәк. Күпләр аны белми, шуңа күрә ашыгып яки соңга калып ала.
Сарымсакның өлгереп җитүен күрсәтүче беренче билге: астагы 3-4 кыягы саргаеп, тәмам кору; ә өстәге 2-3 кыягының әле яшел булуы. Әгәр түтәлдәге күпчелек сарымсакларның аскы кыяклары саргаеп корыса, ә өске ягы әле яшеллеген югалтмаса, димәк, вакыт! Игътибар: астагы кыяклар саргаерга гына түгел, ә корырга тиеш! Кыягы саргаеп та, әле сусыл булса, тагын 3-4 көн көтегез.
Икенче билгесе: сарымсакларның орлык кабы ярылу. Моның өчен берничә төптәге орлык сабагын өзми калдырырга кирәк. Ул сабак башта тураеп баса, аннары орлык тартмасының кабы ярылып, вак кына бүлбечекләр күренеп тора башлый. Менә шул чагында сарымсакларны казып алырга чынлап та вакыт. Берничә сортны бергә үстерсәгез һәрберсенең өлгерү вакыты төрлечә булуын истән чыгармагыз.
Тагын бер сыналган ысул – берничә сарымсакны казып карау. Берне казып кына дөрес нәтиҗәгә килеп булмый. Түтәлнең төрле җиреннән берничәне казып карарга кирәк. Өлгергән сарымсакның тышкы кабыгы тыгыз һәм коры, сортына карап, ак яки шәмәхә-алсу булырга тиеш. Кабыгы ярылу озак торганны белдерә.
Беренчесе – календарьга карап, кеше ала бит, дип, 20–25 июльдә алалар. Календарьга түгел, җәйнең ничегрәк килүенә карарга кирәк.
Икенчесе – өлгерүен белер өчен, бер генә сарымсакны казып карау. Хәтта бер үк түтәлдә дә сарымсаклар тигез генә өлгерми.
Өченчесе – сорт үзенчәлекләрен искә алмау. Кыяклары саргаюга, сарымсак өлгергән дип уйлау.
Тышкы кабыгы ярылып, тешләре таралган сарымсак кышын сакланмый. Иң яхшысы: аларны иттарткычтан чыгарып, 50 градуслы сүрән духовкада киптерү. Кипкәч, кофе тегермәнендә тагын бер кат вакларга кирәк булачак.
Сарымсакны тозлап кую. Иттарткычтан чыгарылган сарымсакны тоз белән бутарга һәм банкаларга тутырырга. 5 өлеш сарымсакка 1 өлеш тоз алына.
Туңдыргычта урын калса, иттарткычтан чыгарган сарымсакны туңдырып та сакларга мөмкин.
Тагын бер вариант – теше таралган сарымсакларны көздән җиргә утыртып калдыру. Алар утыртыр өчен бик тә яраклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк