Розаларны кышка кайчан капларга? Нинди материал кулланырга? Пленка белән капларга ярыймы? Бу язмада Татарстан шартларында розаларны кышка дөрес әзерләү һәм каплауның төп кагыйдәләрен аңлатабыз.
Розаларны кышка әзерләүне көздән үк башларга кирәк, ләкин куакларны бик иртә капларга ярамый. Бу – бакчачылар еш ясый торган хаталарның берсе. Әгәр розаны һава әле чагыштырмача җылы вакытта ук каплап куйсагыз, куак тирәсендә дым җыелачак, үсемлек үсүдән туктамаячак. Нәтиҗәдә, салкыннар башланганчы ук ботаклар черергә, күгәрергә, үсемлекнең тамыр муентыгы (корневая шейка) бүртеп зарарланырга мөмкин.
Розаларны каплау өчен иң кулай вакыт – тотрыклы салкыннар башлангач, көндез дә температура нульдән түбән төшеп, төнлә якынча –5 градуска кадәр суыткан чор. Туфракның өске катламы бераз туңган булуы да яхшы.
Татарстанда бу вакыт, гадәттә, октябрь ахырына – ноябрь уртасына туры килә. Әмма ел саен һава торышы төрлечә булганга, календарьга гына карап эш итәргә ярамый. Җылы көздә каплауны соңракка күчерергә, ә салкын иртә килгән елларда әзерлекне алдан тәмамларга кирәк.
Розаларны беренче кырау төшү белән үк капларга ашыкмагыз. Кыска вакытлы салкыннар үсемлекне чыныктыра, кышкы йокыга әзерли. Ә менә озакка сузылган җылы һәм дымлы һава торышында тыгыз итеп каплау зыян гына китерергә мөмкин.
Каплау эшенә керешкәнче, куакларны тәртипкә китерергә кирәк. Кышын розаларга зыян китерә торган авыруларның бер өлеше нәкъ менә черегән яфракларда һәм ботакларда саклана.
Авыру һәм корыган ботакларны кисегез. Каралган, сынган, корган, авыру билгеләре булган ботакларны сәламәт өлешенә кадәр кисеп алыгыз.
Куак төбен чистартыгыз. Коелган яфракларны, чүп-чарны, черегән үсемлек калдыкларын җыеп алыгыз.
Авыру яфракларны өзегез. Кара таплар, аксыл кунык, күгәрек билгеләре булган яфракларны куакта да, аның төбендә дә калдырмагыз.
Яңадан үсүен стимуллаштырмагыз. Көз көне азотлы ашламалар кертергә ярамаганын беркайчан да истән чыгармагыз. Азот яңа яшь ботаклар үсүенә этәргеч бирә, ә андый ботаклар салкынга чыдамсыз була.
Үрмәле розаларны терәкләреннән төшереп, әкренләп җиргә бөгәргә әзерләгез.
Сәламәт яшел яфракларның барысын да өзәргә кирәкми. Алар үсемлеккә туклыклы матдәләр тупларга ярдәм итә. Әгәр яфракларда авыру билгеләре булса, аларны, әлбәттә, алып ташларга кирәк.
Куакларны каплаганчы, авыруларның ачык билгеләре булса, розалар өчен рөхсәт ителгән берәр фунгицид кулланырга мөмкин. Препаратны инструкциясенә туры китереп куллану мөһим.
Розаларны кышка әзерләгәндә кисү – мөһим эшләрнең берсе. Әмма барлык розаларны да бер үк биеклектә кисәргә ярамый. Кисү тәртибе аларның нинди төргә керүенә бәйле.
Иң мөһиме: көзен куакны бик нык кыскартырга ашыкмагыз. Күпчелек розаларны төптән кисүне язга калдыру яхшырак. Чөнки кыштан соң кайсы ботакларның өшүен, кайсыларының исән калуын күреп була. Көзге көчле кисү исә үсемлекне зәгыйфьләндерергә мөмкин.
Татарстан шартларында розаларны саклауның иң уңайлы ысулларның берсе – һава калдырып каплау ысулы (воздушно-сухое). Аның төп үзенчәлеге шунда: үсемлек белән каплаган материал арасында һава катламы кала. Бу куакны салкыннан саклый, шул ук вакытта артык дым җыелуга юл куймый.
Моның өчен металл яки пластик дугалар (аның озынлыгы розаның биеклегенә бәйле), ак төстәге калын агротукыма кирәк. Дугалардан куак өстенә каркас ясыйлар, аннары өстән агротукыма белән каплыйлар. Тукыманың читләрен таш яки туфрак белән бастыралар. Җил аны күтәреп ача алмаслык булсын.
Агротукыма һаваны үткәрә, температураның кискен үзгәрүен тоткарлый һәм куакны кышкы җилдән саклый.
Үрмәле розалар аерым игътибар таләп итә. Аларның озын, нечкә ботакларын кышка җиргә бөгеп каплау яхшырак. Ләкин моны соңгы мизгелгә калдырырга ярамый.
Эшне һава әле артык суынмаган, ботаклар сыгылучан булган вакытта ук башлагыз.
1. Розаны терәгеннән сак кына аерыгыз.
2. Ботакларын берничә урыннан йомшак бау белән бәйләгез.
3. Аларны берьюлы түгел, ә берничә көн дәвамында акрынлап җиргә таба бөгегез.
4. Җиргә ылыслы ботак яки коры такта җәеп, куакны шуның өстенә урнаштырыгыз.
5. Металл элмәкләр яки махсус беркеткечләр белән ботакларны җиргә ныгытыгыз.
6. Өстеннән ылыс, аннары каркас һәм спанбонд белән каплагыз.
Ботакларны туфракка турыдан-туры яткырмагыз. Югыйсә алар дымланып, черергә мөмкин.
Әгәр розаның ботаклары бик каты булып, җиргә бөгелми икән, көчләп бөгәргә тырышмагыз. Аларны сындыру куркынычы бар. Мондый очракта куакны каркас ярдәмендә вертикаль килеш капларга мөмкин.
Розаларны кышка каплаганда нинди хаталар ясамаска?
Кайвакыт бакчачылар розаны салкыннан саклыйм дип, үзләре үк аңа зыян китерә. Кышын куакның өшүенә генә түгел, артык дымга һәм һава җитмәүгә дә игътибар итәргә кирәк.
Бик иртә каплау. Көннәр әле җылы булганда капланган роза астында дым җыела, ботаклар бүртә һәм күгәрә башлый.
Пленка белән тыгыз итеп төрү. Һава кермәү сәбәпле, конденсат барлыкка килә, куак черергә мөмкин.
Барлык розаларны да бертөрле кисү. Кыска итеп киселгән үрмәле розалар киләсе сезонда начар чәчәк ата.
Сәламәт ботакларны артык кыскарту. Көзен розаларны артык нык кырку аның кышка чыдамлыгын киметергә мөмкин.
Дымлы яфракларны һәм чүп-чарны роза төбендә калдыру. Алар авыру китереп чыгаручы гөмбәчекләр үрчүенә шарт тудыра.
Куак төбенә дымлы туфрак өю. Бу тамыр муентыгының черүенә китерергә мөмкин.
Каплау материалы белән ботакларны төреп кую. Материал ботакларга тиеп торса, салкын вакытта алар туңарга, ә җылытканда дымланырга мөмкин.
Аеруча дымлы, авыр туфраклы һәм су җыела торган урыннарда үсә торган розаларны каплаганда сак булыгыз. Мондый урыннарда бары тик каркаслы ысул гына кулланыгыз. һава
Розаларны кышка каплау никадәр мөһим булса, язын аларны вакытында һәм дөрес ачу да шулкадәр әһәмиятле. Бик соң ачу куакларның бүртүенә, күгәрүенә китерергә мөмкин. Ә иртә ачканда язгы кыраулар зыян китерә.
Татарстанда розаларны, гадәттә, март ахырында – апрельдә, кар эреп, көннәр тотрыклы җылына башлагач ачалар. Әмма бу вакытта да төнге салкыннар кабатланырга мөмкин.
Розаларны берьюлы тулысынча ачмагыз:
1. Башта каплауның ян-якларын ачып, куакны җилләтегез.
2. Көннәр җылынгач, спанбондны берникадәр вакытка алып торыгыз, ә төнгә кабат каплагыз.
3. Туфрак эреп, тамырлардан су киткәч, каплауны тулысынча алырга мөмкин.
4. Куакны кояш нурларына берьюлы чыгармаска тырышыгыз. Башта бераз күләгәдә тотыгыз.
Еш бирелә торган сораулар
Барлык розаларны да кышка капларга кирәкме?
Юк. Кайбер парк розалары һәм салкынга чыдам сортлар Татарстан шартларында өстәмә каплаусыз да кышлый ала. Ә менә чәй-гибрид, флорибунда, үрмәле һәм җылылык яратучы сортларны каплау яхшырак. Розаның сортына, яшенә һәм бакчагыздагы микроклиматка игътибар итегез.
Розаларны кышка каплаганда төбенә туфрак өяргә кирәкме?
Ялганган розаларның прививка урынын һәм куак төбенә саклау өчен коры, йомшак туфрак яки өлгергән компост өю файдалы. Ләкин туфракны куакның төбеннән казып алмагыз, чөнки тамырларны ачуыгыз мөмкин. Аны башка урыннан алып килегез. Дымлы туфрак кулланмагыз.
Көз көне азотлы ашламалар кулланырга ярамый. Алар яшь ботакларның үсүен көчәйтә, ә мондый ботаклар кышкы салкыннарга әзер булмый. Әгәр туфракка ашлама кертү кирәк булса, розалар өчен махсус көзге ашламаны инструкция буенча кулланырга мөмкин.
Розаларны кышка каплау өчен нинди спанбонд яхшырак?
Куакларны саклау өчен ак төстәге, 60 г/м² тыгызлыктагы спанбонд еш кулланыла. Аны каркас өстенә ике кат итеп җәяргә мөмкин. Иң мөһиме – каплау астында һава катламы калсын.
Кар розаларны салкыннан саклыймы?
Әйе. Кар – табигый җылылык саклагыч. Ул туфракның артык тирән туңуына юл куймый, температураның кискен үзгәрешләрен йомшарта. Шуңа күрә розалар өстендә кар катламы булу файдалы. Әмма карга гына ышанырга ярамый, бигрәк тә карсыз салкыннар булуы ихтимал булган Татарстанда.
Фото ясалма фәһем генерациясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк