Логотип
Бакча

Ремонтант кура җиләген ничек кисәргә?

Хәзер бик күпләр ремонтант кура җиләге, ремонтант бакча җиләге үстерә. Боларның үзенчәлеге шунда – алар җәйгә берничә тапкыр уңыш бирә ала. Ләкин ике уңыш алу өчен, аларны дөрес итеп кисәргә кирәк. 

Хәзер бик күпләр ремонтант кура җиләге, ремонтант бакча җиләге үстерә. Боларның үзенчәлеге шунда – алар җәйгә берничә тапкыр уңыш бирә ала. Ләкин ике уңыш алу өчен, аларны дөрес итеп кисәргә кирәк. 

Ремонтант кура җиләген куаклар яфракларын койганнан соң кисәләр. Бу –  төп шарт булып тора. Быел үсеп чыккан яңа ботаклар җиләкне киләсе елга җәй уртасында бирәчәк. Шуның өчен аларны җирдән бер метр калдырып, кыскартып кисегез. 

Кура җиләге август аенда, көз көне өлгерсен өчен, калган ботакларын төптән үк җир белән тигезләп кисәргә кирәк. Бу төпләрдән яз башында яңа ботаклар үсеп чыгып, менә шулар җәй ахырында уңыш бирә башлый. 

Тагын бер ысул бар. Быел көз барлык ботакларны да 1 метр гына калдырып кисеп, киләсе җәйдә уңыш җыйганнан соң, барлык куакларны да төптән үк кисеп алыгыз һәм биогумус белән ашлагыз. Тиздән яңа яшь ботаклар үсеп чыгачак. Аларның беразын сирәкләргә туры килер. Менә шушы яшь ботаклар август ахырына берникадәр уңыш бирәчәк. 

Ремонтант кура җиләген үстерергә теләүчеләр өчен бер киңәш: әгәр дә кураларны быел гына утырткан булсагыз, киләсе елга ук мул уңыш көтмәгез. Кураларыгызны ашлап, тәрбияләп торганда иң яхшы уңыш бишенче елдан гына башлана.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар