Логотип
Бакча

Помидорларны ничек ашыктырырга?

Әле кайчан гына җәй башы, помидорлар сары чәчәктә иде. Инде менә августка керергә дә күп калмады. Ә анда салкын төннәр, аннары фитофтора... Фитофтора башланганчы, куактагы яшел помидорларның өлгерүен берәр ничек тизләтеп буламы? Була! Моның йөз төрле чарасы бар. Без йөзен үк түгел, берничәсен карап китәрбез.

Помидорлар тизрәк тулышсын, тизрәк пешә башласын өчен, аларны вегетатив үсештән генератив үсешкә күчерергә кирәк. Вегетатив үсеш – яфраклар, сабаклар, ягъни яшел масса үстерү чоры. Ә генератив үсеш – җимешләрне өлгертеп, орлык калдыру чоры. 

Помидор чәчәге серкәләнеп, җимеше пешеп өлгерсен өчен, чама белән 45 көн кирәк. Әлеге җимешне үстереп өлгертү өчен куак барлык көчен бирә. Димәк, август башында аткан чәчәк кызыл помидор булып сентябрь уртасына гына җитешәчәк. Ул вакытка бездә инде төннәр салкын, күп елларда кырау да төшкән була. Шуңа күрә августта помидор куакларының очларын өзеп чыгарга киңәш ителә. Безгә аның чәчәк атуы түгел, ә инде яралган помидорларның үсеп өлгерүе кирәк. 

Шулай ук хәзер помидор куакларының беренче җимеш тәлгәшенә кадәр булган аскы яфракларын кисеп алырга мөмкин. Җиргә тиеп торган, помидорларны кояштан каплаган барлык яфракларны өзегез. Бу – үсемлек өчен стресс. Стресс вакытында ул барлык көчен җимешләр өлгертү өчен сарыф итә. 

Үсемлекнең төбен йомшартып, ян-яктагы тамырларны өзү дә помидорларның тизрәк кызара башлавына китерә. Тамырлары киселгәндә помидор куагы: «Үләм икән инде. Тизрәк орлык өлгертеп, нәсел калдырырга кирәк», – дип уйлый. Бу ысул да вегетатив үсешне генератив үсешкә тизрәк күчерергә ярдәм итә. 

Җимешләр кызара башласын өчен этилен газы кирәк. Зур промышленный теплицаларда моның өчен этилен газын махсус җибәрәләр. Ә без башкачарак эшли алабыз. Помидор тәлгәшен куагында килеш – өзмичә генә полиэтилен капчыкка урнаштырып, анда берәр алма, банан кабыгы салып авызын бәйләп куярга була. Банан кабыгы һәм алма этилен газы бүлеп чыгара. Капчыктагы помидорлар шуңа күрә бик тиз кызара. 

Ләкин барлык тәлгәшләрне дә капчыкка тыгып куеп булмый. Банан кабыкларын, алма, грушаларны үсемлек төбенә җиргә генә куеп чыгу да нәтиҗә бирми калмый. Аеруча ябык теплицаларда яхшы эшли бу ысул. 

Таба алсагыз, орлык кибетләрендә «Дозреватель» дип аталган препарат бар. Ул да җимешләрнең өлгерүен тизләтә. Үсемлек өчен дә, кеше өчен дә зарарсыз. 2 литр суга 1 ампула кирәк. Әлеге препарат помидорларны якынча 3 атнага иртәрәк өлгерттерә.

Июль ахыры-август башында помидор куакларын фосфорлы-калийлы ашламалар белән генә ашлыйбыз. Мәсәлән, «Монофосфат калия» дигән ашлама белән. Һәм ашламаларны бары тик яфракларга гына сиптерәбез. Бу чорда үсемлекләрне тамырдан тукландыру туктатыла, бары яфраклары аша гына. 

Август аенда төннәр суыта башлый. Температура 12 градустан төшсә, помидорлардагы шикәр крахмалга әйләнә башлый. Шикәрдән аермалы буларак, крахмалның тәме юк. Кибеттән алган помидорлар да шуңа күрә тәмсез, алар – озак саклана торган гибридлар. Озак саклансын өчен, аларның җимешләрендәге шикәр крахмалга әверелә. Ачык түтәлләрдә үскән помидорларны салкыннан саклау өчен, төнгә аларның өстен капларга кирәк. Бу вак помидорларның үсеп тулышуына һәм өлгереп килүче помидорларның баллырак булуына ярдәм итә. 

Августта помидорларга су сибүне дә сирәкләтергә кирәк. Эсседә бөтенләй сусыз ук булмый, ләкин су мөмкин кадәр сирәгрәк сибелсен. Бу шулай ук үсемлек өчен стресс. Әйтеп киттек инде, стресс вакытында үсемлек барлык көчен орлык өлгертү өчен сарыф итә.


 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар