Логотип
Бакча

Помидорлар нигә ярыла?

Помидорлар ярыла, дип зарланучылар күп. Теплицадагылары да ярыла, ачык түтәлгә утыртканнары да... Ярылган помидорлар сакланмый, тиз бозыла башлый. Нилектән ярыла икән соң алар, моннан котылу юлы бармы? 

Помидорлар ярыла, дип зарланучылар күп. Теплицадагылары да ярыла, ачык түтәлгә утыртканнары да... Ярылган помидорлар сакланмый, тиз бозыла башлый. Нилектән ярыла икән соң алар, моннан котылу юлы бармы? 

Помидор ярылу – чир түгел. Күп очракта моңа дымлылыкның кисәк кенә үзгәрүе гаепле. 

Хәзер эссе һәм коры. Корылыктан туфрак ярыла, үсемлекләр үсүдән туктала. Без бакчага килү белән, атна буе сусызлыктан тилмереп утырган помидорларга су сибәбез дә, дымлылык кисәк кенә үзгәрә дә куя. Кисәк арткан басымга помидорларның тукымалары чыдамый, ярыла. Чишү юлы: туфракның артык кибүен булдырмас өчен, помидор төпләрен мүлчәләп кую. 

Суны гел сибеп тору. Помидорлар пешкәндә суны еөн дә сибәргә кирәкми. Су артык күп булса, помидорлар сулы һәм тәмсез була. Чишү юлы: су сибүне сирәкләтү.

Суны аз күләмдә сибү. Нормада бер атнага бер куакка (зурлыгына карап) 10 литр тирәсе су кирәк. Эссе вакытта бу норманы икегә бүләбез: атнага ике тапкыр бер куакка 5 литр күләмендә сибәбез. Әлеге 5 литрны тагын икегә бүлеп, иртән 2,5 литр, кичен тагын 2,5 литр сибәргә була. Бу очракта басым кисәк кенә артмый, помидорларга зыян килми.

Сабакларны шәрәләндерү. Пешәргә комачаулыйлар дип, кайбер бакчачылар помидор куакларын шәрәләндереп бетерә. Яфраклар фотосинтез өчен генә түгел, суны дымга әйләндерү өчен дә кирәк. Яфраклар булмаса, бар дым җимешләргә генә сарыф ителә. Чишү юлы: куакны шәрәләндереп бетермәскә, бары аскы яфракларны һәм чирле яфракларны гына өзәргә. 

Ашламаны күп куллану. Азотлы ашламаларны күп куллану аркасында да помидорлар ярылырга мөмкин. Җимешләр яралгач, азотлы ашламаларны туктатып, калий һәм фосфорга өстенлек бирергә кирәк. 

Помидорлар кальций җитмәгәннән дә ярыла. Август урталарында үсемлекләр микро һәм макроэлементлар җитмәүдән интегә. Чишү юлы: 10 литр суда 1 аш кашыгы кальций селитрасы эретеп, куакларга бөркеп чыгу. Тамырына гына сипсәгез, селитраны 2 аш кашыгы алыгыз. Әлеге чара помидорларны коры черек авыруыннан да саклый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар