Киләсе язда петуния рассадасын кабаттан үстереп интекмәс өчен, без сезгә быел үскәннәрен сакларга киңәш итәбез. Моның бик шәп ике ысулы бар. Мөһим искәрмә: петуния салкынга чыдамсыз, шуңа күрә гөлләрне кышка әзерләүне бик сузмагыз.
Менә, дуслар, көзләргә дә аяк бастык. Узган атна ахырында инде беренче кырау да төште. Кыяр, кабакларның яфраклары иртәнгә шәлперәйгән иде. Алай да ишегалдындагы петунияләр аңа гына бирешмәде әле, чәчәккә күмелеп утыруларын дәвам итә. Ләкин аларны да куырыр салкыннар барыбер бер киләчәк. Киләсе язда петуния рассадасын кабаттан үстереп интекмәс өчен, без сезгә быел үскәннәрен сакларга киңәш итәбез. Моның бик шәп ике ысулы бар.
Мөһим искәрмә: петуния салкынга чыдамсыз, шуңа күрә гөлләрне кышка әзерләүне бик сузмагыз.
Үзегезгә ошаган, киләсе елда да үстерергә теләгән петунияләрне тамыры белән казып алып, өйдә кышлатырга мөмкин. Моның өчен 2,5‘–3 литрлы чүлмәк һәм көпшәк, яхшы туфрак әзерләгез. Гөлне бераз туфрагы белән казып алып, шунда ук чүлмәккә утыртыгыз. Савыт төбенә дренаж салып калдырыгыз. Озын тармакларны 10–15 см калдырып кыскартыгыз. Җәй көне дә чүлмәктә үскән гөлләрне яңа савытка күчермәсәгез дә була. Бары тик сабакларын гына кыскартырга кирәк. Яңа ел алдыннан туфрагының өске ягын алыштырасы булыр.
Петунияләр караңгы базда яки идән астында сакланмый, аларга якты һәм салкынча урын кирәк. Верандагыз, балконыгыз булса, көннәр артык суытканчы шунда тота аласыз. Ара-тирә су сибәргә генә онытмагыз. Кышын суны айга ике-өч тапкыр сибәләр. Һава коры булмасын, югыйсә гөл кибәчәк.
Февраль аенда петунияләр актив үсә башлый, чәчәк бөреләре формалаша. Бу вакыттан аны ашламалар белән тукландыра башларга мөмкин.
Аеруча ошаган сортларның тармакларын тамырландырып та язга кадәр сакларга була. Моның өчен үсемлекнең көчле, нык тармакларын 10–12 см чамасы озынлыкта кисеп алабыз. Астагы яфракларын өзәбез, уртадагы яфракларны яртылаш кисеп кыскартабыз. Бу – дымны саклар өчен кирәк. Өстәге яфракларга тимибез. Мини-парник кассеталарына көпшәк һәм дымлы туфрак тутырып, урын әзерләп куябыз. Бер савытка корневин порошогы салабыз, бер савытка җылымса су алабыз. Аскы очы кыйгачлап киселгән әзер тармакларның «тәпиен» суга тыгып алып, корневин порошогына манабыз һәм 2 см тирәнлегендә дымлы туфракка батырабыз. Шул рәвешле барлык тармакларны да утыртып бетергәч, мини-парникның өстен ябып, тәрәзә төбенә куябыз. Туфрак гөмбәләнмәсен өчен, көн дә ачып, парникны җилләтәбез. Ике атнадан соң тармаклар тамыр җибәрә. Аларны рассада үстергән кебек үстерәбез. Бер айдан очларын чеметеп, янтармаклар формалаштырабыз. Парник кечкенә була башлагач, зуррак савытларга күчереп, майга кадәр тәрәзә төбендә үстерәбез. Май аенда инде – бакчага!
Башта берне генә үстереп, соңыннан аның янтармакларын тамырландырып та үрчетеп була петунияне.
Соңгы ысул аеруча отышлы. Болай күбрәк сортларны саклап калырга мөмкин. Югыйсә язга бөтен тәрәзә төбегез петунияләр белән тулачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк