Җылы яратучы күпчелек яшелчәләрне март аенда рассадага чәчәбез. Бу инде традиция. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында орлыкларны март аенда чәчәргә өлгермәгән булсагыз, моны апрельдә дә эшләп була.
Борыч
Баллысын да, әчесен дә. Әлбәттә, апрельдә чәчеп, бары тик иртә өлгерешле сортларның гына уңышын күреп булачак. Мәсәлән, тишелеп чыкканнан соң тулы өлгерү өчен 100 көн кирәк булган сортларны әле апрельдә дә чәчәргә соң түгел.
Борыч озак тишелә, аның орлыгының тышчасы бик каты. Тизрәк тишелсен өчен берничә хәйләсе бар: орлыкларны дымлы тастымалга төреп, җылы урында шыттыру. Яисә водород перекисендә чылату. Болай эшләсәң, орлыкның тышчасы йомшара һәм ул тизрәк тишелеп чыга.
Тагын бер хәйләсе – шыткан орлыкларны җылы туфракка чәчү. Моның өчен, орлыкларны чәчәр алдыннан туфракка кайнар су сибеп, алдан җылыталар.
Борыч җылыда үсәргә ярата. Апрель кояшы инде тәрәзәгә турырак карый, нурлары җылы, шулай булгач, аңа тиз үсәр өчен барлык шартлар да бар дип санарга мөмкин.
Баклажан
Баклажанның иртә өлгерешле сортлары бик күп. Мәсәлән, иң популяр тиз өлгерешле сортлардан «Алмаз» дигәнне әйтергә була. Баклажан орлыкларының да тишелешен тизләтү өчен аларны алдан ук бүрттереп, җылы туфракка чәчәләр.
Баклажан да җылы ярата. Кояшлы, җылы тәрәзә төбендә, җылы сулар гына сибеп үстерсәгез, мартта чәчелгән рассаданы ул бик тиз куып җитәчәк.
Помидор
Борыч белән баклажанны апрельдә чәчәргә яраганны, помидорны ничек ярамасын?! Помидор орлыгы җылыда бик тиз тишелә, бик тиз буйга сикерә. Әгәр иртә һәм уртача өлгерешле сортларны чәчсәгез, уңышын мартта чәчкән үсентеләр белән бер үк вакытта дип әйтерлек күрәчәксез.
Помидор үсентеләрен, гадәттә, 45 көнлек булганда ачык грунтка яки теплицага утырталар. Хәзер чәчсәгез, бу июньнең 10 нарына туры килә, кырау төшү куркынычы беткән, җылы яратучы үсемлекләрне ачык туфракка утырту өчен иң кулай вакыт.
Кәбестә
Кәбестәне болай да апрель аенда гына чәчәләр. Ә соң өлгерешле сортларны май башында түтәлгә генә чәчсәң дә була. Брокколи кәбестәсе эссене яратмый, көннәр эссе торса, ул бик тиз чәчәк ата башлый. Шуңа күрә аны йә иртәрәк – май урталарында утырту өчен мартта ук, йә соңрак – төп уңышы августка туры килсен өчен, апрель ахырында гына чәчәләр. Җәй бик эссе булмаса, яңгырлы килсә, ул җәй дәвамында да яхшы үсә.
Базилик
Базиликны май уртасында, җир җылынгач, ачык туфракка гына да чәчәргә була. Ләкин бакчада туфрак артык тыгыз, авыр булса, орлыклар тишелә алмаска да мөмкин. Шуңа күрә базиликны рассада юлы белән үстерү отышлырак. Аны да апрельдә кибеттән сатып алган көпшәк туфракка чәчеп, июнь башында бакчага чыгарып утыртырга була. Очын өзеп алсаң, ул күп итеп янтармаклар чыгара, купшы зур куак булып үсә.
Кыяр
Кыяр җәй башында бик тансык була бит. Сабантуйга үз кыярыгызны өзеп ашарга дисәгез, аның да орлыгын апрельнең 20 ләрендә аерым стаканнарга чәчегез. Кыяр тамырларына тигәнне һәм күчереп утыртканда сабагын туфракка тирәнрәк күмдергәнне бер дә яратмый.
Яктылык һәм җылылык җитәрлек булса, кыяр бик тиз үсә. Сатуда аның тишелеп чыкканнан соң 35–40 көндә кыяр бирә торган сортлары бар. Шундый сортларны чәчегез. Ләкин иртә өлгерешле кыяр уңыш бирүен дә иртәрәк тәмамлый. Шуңа күрә аны җәй дәвамында берничә партия белән чәчәләр.
Ташкабак
Ташкабакны да өйдә рассадага апрель аенда чәчәләр. Бакчада кыраулар беткәч, июнь башларында күчереп утырталар. Ләкин барыбер күпмедер вакыт өстен каплап торырга туры килә, чөнки өйдә үстереп алып чыккан рассадага кырау гына түгел, артык якты кояш та куркыныч. Ташкабакны да, кыяр кебек үк, чәчкәндә үк аерым стаканнарга чәчәргә кирәк. Аның тамыр системасы кыярныкыннан зуррак, стаканның да зуррагын сайлагыз.
Кабак
Кабакны да апрельдә аерым зур савытларга чәчәргә була. Ләкин болай эшләргә киңәш ителми. Кабакны июнь башында турыдан-туры түтәлгә генә чәчеп үстерүе отышлырак. Өйгә чәчкән кабак үсентесе артык тиз зураеп китә, сабагының сыну куркынычы бар. Ә менә өйдә шыттырып, кечкенә генә үсентеләрне бакчага күчереп утыртырга була.
Кавын һәм карбыз
Кавын да, карбыз да җылы ярата торган үсемлекләр. Бездәге кыска гына җәйдә өлгереп җитсеннәр өчен, аларны да өйдә тишелдерсәң яхшы. Кыяр шикелле үк, аларны да аерым-аерым савытларга чәчәләр.
Ана чәчәкләр күбрәк булсын өчен, (ә җимешләр ана чәчәкләрдә ярала), кыярның да, кабак белән ташкабак һәм карбыз белән кавынның да ике елдан искерәк орлыкларын чәчәргә кирәк. Тагын бер хәйләсе: әгәр орлыкларны 2-3 сәгать 50 градус җылыктагы суда (мәсәлән термоста) тотып җылытсаң, ана чәчәкләре тагын да күбрәк булачак.
Кукуруз
Кукуруз орлыгын бакчага гына да чәчәргә була, ләкин тишелеп чыгар өчен аңа су күп кирәк. Суны еш сипкәннән туфрак катып китә, орлык тишелә алмый калырга мөмкин. Шуңа күрә кукурузны өйдә тишелдереп чыгарсаң ышанычлырак. Кукурузның кечкенә үсентеләре кырауга бирешә, шунлыктан аны көннәр җылыткач кына утырталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк