Логотип
Бакча

Март мәшәкатьләре: язны каршы алыйк!

Халык әйтмешли, язгы бер көн – ел туйдыра. Шуңа күрә мартның һәр җылы көнен файдалы итеп уздырыйк. Кар суын да җыеп калыйк, агачларны да карап чыгыйк, кошларга да оя элеп куйыйк.

Март – әле кыш та түгел, яз да түгел кебек. Әмма нәкъ менә шушы айда башкарылган эшләр җәйге уңышка нигез сала. Яз соңрак килсә дә, куркырга кирәкми. Халык юкка гына: «Соңлап килгән яз алдамый!» – дип әйтмәгән. Кар акрынлап эри башлый, кояш җылырак карый, бакчачының күңеле дә уяна.

Бүген бакчага күз салыйк, мартта нәрсәләр эшләргә кирәклеген барлап чыгыйк.
 

Март – кар сулары ае

Су җыябыз, бәрәкәт җыябыз

Көндез кояш җылыта, төнлә суыта. Кар эри дә, яңадан ката. Шушы вакытта иң мөһим эшләрнең берсе – су җыю. Бакча кишәрлегендә кар суын мөмкин кадәр күбрәк саклап калырга тырышыгыз. Чөнки язгы дым – җәйге уңышның яртысы дигән сүз. Барлык буш мичкәләрне, чиләкләрне, савыт-сабаларны кар белән тутырыгыз. Җиләк-җимеш куаклары тирәсенә өстәмә кар өегез. Су җыелып, тамырлар черү куркынычы булган түбән урыннарда вак кына канаулар ачыгыз. Авыл кешесе белә: язгы кар суы – тереклек суы. Ул җирне туендыра, туфракны йомшарта, үсемлекләрне уята.

Кош оялары – бакчаның тере сакчылары

Кар тулысынча эреп беткәнне көтеп тормыйк – кошлар иртәрәк кайта. Сыерчыклар, сиртмәкойрыклар бакчага корткычларны кимерергә ярдәм итәчәк. Оя урнаштырганда:

  • Аны агачка яки нык колгага беркетегез.
  • Бераз алга авыштырып куегыз – яңгыр суы кермәсен.
  • Тишеге көньяк яки көньяк-көнчыгышка карасын.
  • Песиләрдән саклау өчен, кәүсәгә тимерчыбык бәйләгез яки чәнечкеле куак ботаклары белән уратып куегыз.
  • Кошлы бакча – җанлы бакча. Иртә язда сыерчык сайравын ишетү – үзе бер шатлык!

Җиләк-җимеш бакчасын тикшерәбез

Ничек кышлаганнар?

Март – бакчаны җентекләп карап чыгу вакыты. Агач кайрысын тикшерегез: өшегән, ярылган урыннар бармы? Зыян күргән өлешләрне үткен бакча пычагы белән чистартыгыз. Яраны тимер яки бакыр купорос эремәсе белән дезинфекцияләгез. Өстенә бакча сумаласы сылагыз. Аннары ул урынны тупас тукыма яки полиэтилен белән бәйләп куегыз.

Март ахырында яшь агачлар тирәсендәге карны таптап тигезләргә кирәк. Бу тычканнарга юл куймас өчен эшләнә. Ә кәүсәгә көздән уралган саклагыч тасмаларны вакытында сүтегез. Әгәр салкыннар озакка сузылса – бу эшне апрель башына калдырырга мөмкин.
 

Агач кайрысын «янудан» саклыйбыз

Март һавасы – алдакчы. Көндез +5…+7 градус, төнлә – 20 гә кадәр төшәргә мөмкин. Мондый кискен тибрәнешләр агач кайрысын «яндыра» – ул ярыла, карала.

Шуңа күрә, Март башында ук, кар эреп беткәнче, кәүсәләрне агартыгыз. Моны җылы, кояшлы көндә эшләү яхшырак. Известь эремәсе әзерләү: 10 литр суга 1 килограмм известь. Агач ябалдашына да җиңелчә сиптерү чәчәк бөреләрен сакларга ярдәм итә. Ак кәүсәле агачлар бакчага ямь генә биреп калмый – алар сәламәт тә була.
 

Орлыклар һәм үсентеләр турында онытмыйк

Март – тәрәзә төпләрендә «бакча» үстерә торган ай. Помидор, борыч, баклажан орлыкларын чәчү өчен иң кулай вакыт.
Орлыкларны алдан сайлап, җылы суда яки махсус эремәдә бүрттереп алыгыз. Туфрак җиңел, һава үткәрүчән булсын.
Үсентеләргә яктылык җитсен өчен, мөмкин булса, өстәмә лампа кулланыгыз. Язгы кояш әле көчсез, шуңа күрә тәрәзә төбендәге нәни үсентеләрне сак кына карагыз: артык су да, артык корылык та килешми.
 

Март – сабырлык һәм өмет ае 

Бакча әле йокымсырый кебек, әмма аның йөрәге тибә башлаган инде. Без дә вакытында ярдәм итсәк – җәй көне мул уңыш белән сөендерер.
Халык әйтмешли, язгы бер көн – ел туйдыра. Шуңа күрә мартның һәр җылы көнен файдалы итеп уздырыйк. Кар суын да җыеп калыйк, агачларны да карап чыгыйк, кошларга да оя элеп куйыйк.
Шунда бакчабыз да, күңелебез дә гөрләп чәчәк атар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар