Логотип
Бакча

Кыярларга «икенче яшьлек» бирүче ашлама

Гап-гади аш серкәсе һәм водород перекисе ярдәмендә кыярларга «икенче яшьлеген» кайтарырга мөмкин булганын белә идегезме?

Бакча үстергән кеше белә: июль урталарыннан соң кыярның яфраклары саргая башлый. Үсүе дә акрыная, кыяр түтәле әкренләп «пеләшләнә». Гап-гади аш серкәсе һәм водород перекисе ярдәмендә кыярларга «икенче яшьлеген» кайтарырга мөмкин булганын белә идегезме?

Моның өчен 10 литр су, 6 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе (уксус) һәм 100 грамм 3 процентлы гадәти водород перекисе кирәк. Аны теләсә кайсы даруханәдән сатып ала аласыз. Шуларны бергә кушып кыярларның өсләреннән, әйләнә-тирәсендәге туфрагына чыланырлык итеп сиптереп чыгыгыз. Водород перекисен суга сиптерер алдыннан гына салыгыз, ул үзенең файдалы үзлеген тиз югалта. Бүген ясаган эремә иртәгә кулланыр өчен ярашсыз.

Бу ашлама белән кыярларны гына түгел, баклажан, борыч, помидор, ташкабак, кабакларны да эшкәртергә була, гөмбә чире аларга да зыян сала бит.

Шушы рәвешле эшкәрткәннән соң, кыяр яңа яфраклар чыгарып, тагын да көчәеп үсеп китә. Бу менә хәзер: яңгырлар явып, төннәр шактый суыта башлагач аеруча да актуаль. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар