Күпләр суганны көздән үк утыртып калдырырга тырыша. Үзем, шәхсән, аны яз көне утыртуны өстен күрәм. Әмма иртә уңыш алу өчен бакчада кечкенә генә түтәлгә суганны көздән дә утыртып калдырам. Көздән утыртылган суган сарымсак белән бер үк вакытта диярлек тишелеп чыга һәм инде май аенда без аның яңа яшел кыякларын ашый башлыйбыз.
Беренче кагыйдә – утырту урынын дөрес сайлау
Суган якты һәм су җыелып тормый торган урынны ярата. Суганга кояш җитмәсә, кыякларының төсе тонык, ә суганы вак була. Шуңа күрә аны күләгәле урыннарга яки куе ябалдашлы агачлар төбендәге түтәлләргә утыртмагыз. Андый урыннар суган өчен бөтенләй яраксыз.
Чәчү әйләнешен саклау да бик мөһим. Үсемлекләрне дөрес чиратлаштыру туфракның ярлылануын булдырмаска һәм үсентеләрне төрле авырулардан сакларга ярдәм итә. Суган моңа кадәр түбәндәге культуралар үскән түтәлләрдә үзен бик яхшы хис итә:
- кыяр, ташкабак, кабак;
- помидор, борыч, баклажан;
- борчак, фасоль.
Ә менә аны суган, сарымсак, кишер, сельдерей үскән түтәлләргә утыртырга киңәш ителми.
Икенче кагыйдә – түтәлне дөрес әзерләү
Түтәлне әзерләүне җирне тирән итеп казудан башлыйсы, чөнки суганга көпшәк, һава үткәрүчән һәм уңдырышлы туфрак кирәк.
- Органик ашламалар: бары тик тулысынча өлгергән компост яки яхшылап черегән тирес. Күләме — һәр квадрат метрга бер ун литрлы чиләк.
- Минераль ашламалар: тамыр системасы яхшы үссен өчен суперфосфат һәм калий тозы яки калий сульфаты (күпме кертәсе кабына языла).
- Әгәр бакчагызда авыр балчыклы туфрак икән, аңа елга комы кертергә кирәк. Аның күләме туфракның тыгызлыгына бәйле, әмма уртача алганда бер квадрат метрга якынча бер чиләк ком кирәк.
- Җиңел комлы туфрак өчен: аның дым саклау сәләтен арттыру һәм туклыклы матдәләрнең юылып китүенә юл куймас өчен бер-ике чиләк кара туфрак кертәләр.
- Әче туфракны утыртуга бер ай кала, доломит оны яки известь белән баеталар. Туфракны известьлау өч-дүрт елга бер тапкыр үткәрелә.
Барлык компонентларны да туфракның өске катламына тигез итеп тараткач, аларны көрәкнең өчтән бер тирәнлегенә җиргә күмәргә кирәк. Аннары өстен тырма белән өслекне яхшылап тигезләп чыгасы.
Өченче кагыйдә – утырту вакытын дөрес билгелибез
Суганны кышка утырту өчен иң кулай вакыт – тотрыклы кыраулар башланырга ике-өч атна кала. Әле суганчалар туфракта ныклап тамыр җибәреп өлгерсен өчен вакыт бар, әмма аларның үсеп китеп, яшел кыяк чыгаруына җылылык та, көн озынлыгы да инде җитәрлек түгел.
Практик ориентир: көндезге температура +5° C тирәсендә торса һәм акрынлап түбәнәя барса, утыртуны кичектермәскә кирәк. Россиянең урта полосасында бу чор, гадәттә, октябрь уртасына –яки ахырына туры килә.
2026 елда севокны кышка утырту өчен уңайлы көннәр:
- 3, 4, 9, 11, 12, 13, 17, 18, 22, 23, 27, 30, 31 октябрь.
- Утырту эшләрен түбәндәге көннәрдә башкарудан тыелыгыз: яңа ай: 10 октябрь, 9 ноябрь. Тулган ай: 26 октябрь.
Дүртенче кагыйдә – утырту материалын дөрес сайлау
Утырту суганы зурлыгына карап аерыла:
- овсюжка (диаметры 1 сантиметрга кадәр) – кышка утырту өчен идеаль вариант! Анда чәчәк сабагы формалаштыру өчен туклыклы матдәләр аз, шуңа күрә ул эре һәм тигез суган булып үсә. Язга кадәр өйдә саклар өчен бу суган уңышсыз, кибеп бетә. Ә җирдә кышны бик яхшы кичерә.
- Беренче төркем (1–1,5 см зурлыктагы суган) – шулай ук зур суган үстереп алу өчен көз утыртуга бик яхшы туры килә.
- Эре суган (2–2,5 сантиметрдан зуррак) – мондый суганны кышка бары тик иртә язда яшел кыяк алу өчен генә утырталар, чөнки аның чәчәк сабагы үстерү ихтималы бик зур.
Әгәр суган коры һәм чиста булса, утыртыр алдыннан аны өстәмә эшкәртмәскә дә мөмкин.
5 нче кагыйдә – суганны дөрес тирәнлеккә утырту
- Суган иркен урында үсәргә ярата. Түтәлдә рәт араларын 15–20 см калдырсаң, чүбен тәпкеләү һәм төбен йомшарту уңайрак.
- Утыртасы буразнаның тирәнлеге 6–7 см булырга тиеш. Буразнага тезеп, өстеннән 3-4 см тирәнлегендә туфрак белән күмдерәләр.
- Рәттәге суганнарны бер-берсеннән 8–10 см ара калдырып урнаштыралар. Овсюжканы исә тыгызрак – 4–5 см ара калдырып утыртырга мөмкин. Язын аны яшел кыяк өчен сирәкләргә була.
- Суганнарны утыртып, туфрак белән күмдергәннән соң уч төбе белән баскалап, туфрак өстен тыгызларга онытмагыз. Утыртканнан соң түтәлгә су сибәргә кирәкми.
- Әгәр җир туңдырып, кар озак ятмый торса, түтәл өстен салам яки коелган яфраклар белән томалап кую аны өшүдән саклый. Ләкин яз көне бу мүлчәне тырмалап алырга кирәк.
Менә шушы биш кагыйдәне үтәсәгез, быел көздән утырткан суган киләсе җәйгә кадәр эре булып үсәчәк. Яз утыртканыннан аермалы буларак, ул чирләргә бирешми, суган чебене артык зарарламый, яхшы саклана.
Комментарий юк