Бакчадагы язгы эш-мәшәкатьләрнең беразын көздән үк башкарып куярга була. Мәсәлән, кайбер чәчәкләрнең орлыкларын туфракка көздән чәчеп калдырсаң, яз көне алар тизрәк тишелә һәм гөлбакча да чәчәкләргә иртәрәк күмелә. Әйдәгез, кайсы чәчәкләрне көздән чәчеп калдырырга мөмкин булуы турында сөйләшик.
Бакчадагы язгы эш-мәшәкатьләренең беразын көздән үк башкарып куярга була. Мәсәлән, кайбер чәчәкләрнең орлыкларын туфракка көздән чәчеп калдырсаң, яз көне алар тизрәк тишелә һәм гөлбакча да чәчәкләргә иртәрәк күмелә. Әйдәгез, кайсы чәчәкләрне көздән чәчеп калдырырга мөмкин булуы турында сөйләшик.
Космея
Аны икенче төрле Мәскәү ромашкасы дип тә атыйлар. Космея кояшлы урыннарны, уңдырышлы, көпшәк туфракны ярата. Биек булып үсеп, үзе дә шау чәчәкле койманы хәтерләткән бу гөл белән иске рәшәткәләрне, сарайларны ышыкларга була. Гадәттә, космеяны апрель азагы–май башында туфракка гына чәчәләр. Моны көз көне, туфрак чираткач кына башкаралар.
Космея чәчәсе түтәлне көзге җылы көннәрдә үк әзерләп, артык тирән булмаган буразналар сызып калдыралар. Орлыкларны күмдерер өчен, коры вакытта берәр чиләк туфрак алып куегыз. Әлеге кагыйдәләр бер космея өчен генә түгел, башка чәчәкләрнең орлыкларын чәчкәндә дә кулланыла.
Орлыклар арасын 30–40 см итеп калдыралар, чөнки бу гөл, тармакланып, көчле булып үсүчән. Бер-берсенә комачауламасын өчен, аларга урын иркен кирәк. Страховка өчен, бер урынга икешәр орлык салып чыгыгыз. Буразна ясамыйча, оялар ясап та чәчәргә була. Орлыкларны чәчкәннән соң, коры туфрак белән күмдереп, туфрак өстен кул белән тыгызлап куябыз. Су сибәргә кирәкми.
Лаватера
Бераз гына мальва белән охшашлыгы булган, ләкин аннан нәфисрәк һәм купшырак лаватераны да көздән үк җәй буена үсәчәк даими урынга чәчеп калдыра аласыз. Талымсыз һәм шул ук вакытта бик матур гөл ул. Чәчәкләре алсу, ак төстә. Лаватераны үстерү өчен әллә ни көч түгәргә кирәкми. Кояшлы урыннарны ярата, уңдырышлы, көпшәк туфракта яхшы үсә. Әгәр аны чәчәсе туфрак бик ярлыланган булса, көз көне түтәл әзерләгәндә бераз органик ашлама кертеп казырга кирәк булачак.
Космея кебек үк, лаватера да биек булып, тармакланып, көчле булып үсә. Ул да рәшәткә буйларына, клумбаның арткы ягына утырту өчен идеаль үсемлек. Тиз үсә, озак чәчәк ата. Көздән чәчеп калдырган лаватераның чәчәкләре инде июньдә үк күренә һәм көзге кырауларга кадәр дәвам итә.
Орлыкларны чәчәсе түтәлне көзге коры һәм җылы көннәрдә әзерләп калдырырга кирәк. Орлыкларны җир туңдыргач кына, алдан сызып куелган буразналарга чәчәләр һәм коры туфрак белән күмдерәләр. Лаватераны бер-берсеннән 50 см ара калдырып чәчәргә кирәк.
Годеция
Безгә кояшлы Калифорния якларыннан килгән бу чәчәкне дә көздән чәчеп калдырырга була. Космея һәм лаватерадан аермалы буларак, годецияне башта кечерәк бер түтәлгә – яслегә чәчеп үстерү кулайрак. Яз көне инде ныгыган үсентеләрне даими урынга күчереп утыртырга була. Яслене кояшлы, ышык урынга, җирдән бераз күтәртеп, көздән үк ясап куялар. Орлык чәчәсе буразналарның тирәнлеге 1 см чамасы. Годецияне ашыгып чәчмәскә, җирнең туңдырганын көтәргә кирәк. Иртәрәк чәчсәң, орлыклар тишелеп, кыш көне өшергә мөмкин. Түтәл өстен коры яфраклар, салам, черемә белән мүлчәләп куярга кирәк. Ә язын исә мүлчәне тырмалап алырга онытмагыз. Годеция артык биек булып үсми, биеклеге 30–40 см.
Лаванда
Күпләр лаванданы хуш исе һәм шәмәхә-зәңгәр чәчәкләре өчен ярата. Әле ул безнең бакчаларда артык популяр түгел. Киләсе елга сез дә лаванда үстереп карарга теләсәгез, аның орлыкларын көздән үк чәчәеп калдыра аласыз. Яз көне чәчеп үстергәнгә караганда, көздән туфракка чәчүе күпкә кулайрак, чөнки яз көне орлыкларга стратификация уздырырга кирәк. Лаванда әчелеге югары булган туфракларда начар үсә, көпшәк, уңдырышлы һәм кояшлы җирне ярата. Ул үсәсе урын җилләрдән ышык булырга тиеш, яңгыр һәм кар сулары анда тонып утырмасын.
Көздән чәчәкәндә орлыкларны артык тирән күммәскә кирәк, якынча 5 мм чамасы. Орлыкларны чәчәсе буразна төбенә бераз елга комы түшәп чыгарга була. Бу дренаж ролен үтәячәк. Орлыкларны туфрак белән күмдергәч, өстен мүлчәләп куялар. Кышын исә лаванда түтәле өстенә кар өяләр. Бу аны салкыннардан саклый. Гадәттә, орлыклар май-июньдә тишелә. Тишелмәде инде бу, дип, түтәлне казырга ашыкмагыз. Орлыклар тишелгәч, туфрак кибеп китәргә тиеш түгел.
Примула
Бу гөлне үстерүе бик җайлы түгел, тәҗрибәле бакчачылар да кайчагында уңышсызлыкка очрый. Аның орлыклары бердән бик вак, икенчедән, бик тиз тишелешен югалта һәм яз көне алар стратификация узарга тиеш. Менә шушы сыйфатлары өчен, примуланың орлыкларын көздән чәчеп калдыруы отышлырак.
Кибеттән орлыгын сатып алганда, вакытына карарга онытмагыз. Иске орлыклар тишелмәячәк.
Примуланы түтәлгә түгел, җиргә күмелгән төпсез әрҗәгә чәчсәң яхшырак. Яз көне бәләкәй үсентеләрне кояштан саклар өчен, әрҗәне ярым күләгәле урынга куегыз.
Туфракны алдан ук әзерләп куярга кирәк. Ул җиңел, көпшәк булырга тиеш. Бакча туфрагы авыр булса, әрҗәне кибеттән сатып алган туфрак белән тутыру кулайрак, югыйсә авыр туфракта примуланың үсә алмавы ихтимал. Аннары, кибет туфрагында чүп үләннәренең орлыклары булмый, чөнки бик зәгыйфь булып тишелгән примула үсентеләрен чүп үләннәре бик тиз басып китә.
Орлыкларны ком яки коры кофе түбе белән катнаштырып, туфрак өстенә чәчеп кенә чыгаралар, күмдермиләр. Өстеннән бик юка гына итеп ком сирпергә була.
Тишелеп чыкканнан соң, туфракның кибүенә юл куймагыз. Дым җитмәсә, бәләкәй һәм зәгыйфь үсентеләр шунда ук һәлак булачак.
Примула озак үсә. Беренче елны ул чәчәкне көзгә таба гына атачак. Әйткәнебезчә, ул ярым күләгәле, дымлы урыннарны яратарак төшә. Өч атна дәвамында чәчәк ата.
Календула
Календуланы бездә пәйгамбәр тырнагы дип атыйлар. Талымсыз, тиз үсә, озак чәчәк ата. Календула дару үсемлеге дә, шуңа күрә аны бакчага һичшиксез чәчәргә кирәк. Аның чәчәк таҗларын организмда барган төрле ялкынсынуларны дәвалар өчен, чәй кебек төнәтеп эчәләр. Календула салкыннарга чыдам, көздән аны курыкмыйча чәчә аласыз.
Бер урында берничә ел үсә. Фәкать, киләсе елда да тишелеп чыксын өчен, берничә чәчәген өзмичә, орлыгын өлгертергә калдырырга кирәк. Орлыгын үзе коеп, киләсе елга яңа үсентеләр тишелеп чыгачак. Куе булып тишелсәләр, күчереп тә утырта аласыз.
Кояшлы урынны ярата, күләгәдә юньләп чәчәк атмый.
Орлыкларны алдан әзерләп куйган буразналарга 2-3 см тирәнлегендә чәчеп, туфрак белән күмдерәләр. Ашыгып чәчмәскә, җирнең чиратканын көтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Астралар да коздэн коелып, язга тишелеп чыгалар, мин ослэренэ бик калын итмичэ генэ черемэле туфрак салам
0
0