Ишегалдындагы рәшәткә, коймаларны бизисегез килсә, бездән сезгә бер киңәш – матур чәчәкләр утыртыгыз. Күп очракта бу урыннар күләгәле була, шуңа да кояш яктысына бик таләпчән булмаган гөлләрне сайлагыз.

Койма буйларына утыртыр өчен берьеллык чәчәкләрдән менә болар кулай:
камнеломка, бальзамин, бегония – күләгәне яраталар;
космея, настурция, лобелия, бархатцы, хуш исле тәмәке – күләгәгә чыдам;
сальвия, вербена, эшшольция, лаванда, эхинацея, цинния – кояшлы урында үсә.
Күпьеллык чәчәкләр:
ирис, астильба, фиалка – күләгәле урынны яратарак төшәләр;
хоста, незабудка, гейхера, анемона, люпин – күләгәгә чыдам;
дельфиниум, виола, пион, лилия, ак ромашка, лалә, рудбекия, төрек мәге, хризантема, лилейник, флокс, вербейник – бары кояшлы урында гына купшы чәчәк ата.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк