Логотип
Бакча

Кишер белән чөгендерне ничек сакларга?

Яшелчәләрне үстерү белән генә түгел, аларны язга кадәр дөрес итеп саклый белергә дә кирәк. Әгәр кишер белән чөгендерегезне киләсе җәйгә кадәр ничек саклыйсын белмәсәгез, ул ел саен базыгызда бозылып чыкса, бу язма сезгә файдалы булыр.

Иң элек кишердән башлыйк, чөнки кишерне яхшы саклауның сере аны җирдән казып алган минутта ук башлана. 
Кишернең яфракларын җирдән тартып чыгару белән үк кисәргә кирәк. Аз гына тоткарлансаң да, кишер йомшый башлый. Яфракларны төптән үк, ләкин кишерен җәрәхәтләмичә генә кисәләр. 

Кишерне киптерергә кирәкме, юкмы?

Бу сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый. Ул елына һәм туфракның нинди булуына бәйле. Ләкин ничек кенә булмасын, кишерне кояшта киптерергә ярамый. Кояшта ярты гына сәгатькә калдырсаң да, ул йомшый.
Кишернең кабыгы бик юка, тиз кырыла. Әгәр аны бик дымлы вакытта алып, ябышкан туфрагы артык юеш булса, салкынча караңгы урында тиз генә киптереп алырга була. 
Кишерне алу белән салкынга куеп, тизрәк «йокыга» талдырмасаң, ул кабаттан үсәргә омтыла. Аның өчен иң яхшы температура – 0 дән +2 градуска кадәр. Ә дымлылык 85-95% булырга тиеш. 

Кишерне кайда сакларга?

Кишер аз булса, аны юып, тиз генә киптереп, целлофан капларда суыткычта да сакларга була. 
Күп булса, коры комга күмеп сакларга кирәк. Комга «Микориза» дигән порошок кушып болгатсаң, соңгысы аны гөмбәчекләрдән саклый. 
Капчыкларда саклаганда кишер бозыла, чөнки үзеннән чыккан углекислоталы газ аркасында чери башлый. 
Комга күмеп саклаганда кишерне юарга ярамый. Ул гына да түгел, ябышкан туфрагын да кубарырга кирәк түгел. Кабыгы кырылса, шул урыннан инфекция кереп, кишерне черетә. 

Күмеп саклый торган коры ком да, пычкы чүбе дә булмаса, кишерне ничек сакларга?
Бу очракта кишерне баз идәненә бер кат кына таратып, бер атна чамасы караңгы һәм салкын шартларда киптерергә кирәк. Кипкән вакытта кабыгындагы яралар да бөтәя. 
Аннары зур кәгазь капчыкларга тутырып, авызы ачык килеш саклыйлар. Ләкин, әйткәнебезчә, болай саклаганда кишернең бозылу ихтималы зуррак. 

Чөгендерне ничек сакларга?

Кишернеке кебек үк, чөгендернең дә яфракларын алуга кисәләр, чөнки туфрактан тартып чыгаруга ул бик интенсив рәвештә суны парга әйләндерә башлый. Кишернең яфракларын төптән үк кисү таләп ителсә, чөгендерне  киресенчә, сабакларын төптән үк кисмәсәң, яхшырак. 
Тамырын да кисмәскә кирәк. Бу «койрыгы» чөгендернең үзенә кирәк, аны калдырыгыз. 
Кишердән тагын бер аермасы – чөгендерне салкын базга төшергәнче, яхшылап киптерәләр. Моның өчен иң кулай температура – +15-16 градус. Салкынрак температурада чөгендернең киселгән, кырылган урыннары бик начар җөйләнә һәм саклаган вакытта шушы урыннан инфекция кереп, аны черетә.
Чөгендерне базда авызы ачык капчыкларда яки агач тартмаларда саклыйлар. 

Бер лайфхак: чөгендерне бәрәңге белән аралаштырып сакласаң яхшы. Алар бер-берсен бозылудан саклый. 


 

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар