Кара карлыган – безнең якларда төп җиләкләрнең берсе ул. Кайнатмасын кайнатабыз, компотларын ябабыз. Карлыган үсмәгән бакча бар микән Татарстанда? Чия кадәр эре, баллы карлыганнарны җыю үзе бер җан рәхәте. Җәй көне уңышы мул булсын дисәк, карлыганнарны яздан ук тәрбияли башларга кирәк. Бу киңәшләребез, бәлки, ярап куяр.
Кара карлыган – безнең якларда төп җиләкләрнең берсе ул. Кайнатмасын кайнатабыз, компотларын ябабыз. Карлыган үсмәгән бакча бар микән Татарстанда? Чия кадәр эре, баллы карлыганнарны җыю үзе бер җан рәхәте. Җәй көне уңышы мул булсын дисәк, карлыганнарны яздан ук тәрбияли башларга кирәк. Бу киңәшләребез, бәлки, ярап куяр.
Карлыганга иң зур зыянны бөре талпаны сала. Карлыганны гына түгел, крыжовникларны да уңышсыз калдыра ала ул. Әлеге бөҗәк бөре эчендә кышлап, галәмәт зур колонияләр барлыкка китерә. Бер бөредә 8 мең шундый корткыч яши ала. Игътибар белән карасагыз, зарарланган ул бөреләр яздан ук зур булып, бүртеп тора, кәбестәне хәтерләтә. Бу кортлар яз көне куакның чәчәк бөреләрен ашап бетереп, булачак уңышны юк итә. Бер сезонда һәрбер ана бөҗәк 40 мең йомырка сала.
Хәзер бакчаларда инде кар эреде, карлыган, крыжовник куакларын яхшылап карап чыгыгыз әле. Зурайган, бүрткән бөреләрне күрсәгез, аларны өзеп алып, яндырыгыз. Әлеге ревизияне бер атнадан соң тагын кабатларга кирәк булыр.
Тагын бер ысул – куакка кайнар су бөркү. Ләкин моны бөреләр уянганчы, карлыган яфрак яра башлаганчы эшләп өлгерергә кирәк. Су бөркер алдыннан куакны бергә җыеп бәйләгез. Артык каты кысарга кирәкмәс, арадан су үтәрлек булсын. Лейкага кап-кайнар су салып, куак өстеннән шуны бөркегез. Бер зур куакка 10 литр кайнар су китә.
Бөре талпаннарына каршы химик чаралар белән дә көрәшергә мөмкин. Яз башында, карлыган чәчәк атканчыга кадәр Карбофос куллана аласыз. Аны җилсез көнне сиптерәләр. Күп көнне иртән әле җил уянмаган була, менә шул вакытта сиптереп калырга кирәк. Көннәр җылыта башлап, табигать уянганда теге корткычлар да кышлаган урыннарыннан чыгып, куак буйлап азык эзләп таралыша. 2-3 атна буена бара ул эмиграция. Гадәттә бу вакыт чәчәк бөреләре бүртә башлаган чорга туры килә.
Күп кенә бакчачылар агу куллануга каршы, алар корткычларны халык ысуллары белән җиңеп була дип саный. Ләкин күп вакыт мондый чаралар нәтиҗәсез булып чыга.
Түбәндәге препаратлар агулы түгел, экологик чиста җимешләр җыйыйм дисәгез, аларны куллана аласыз.
Биокарицид – табигый матдәләр нигезендә ясала. Җимешләрне җыярга 4 көн кала да кулланырга мөмкин, зыяны юк.
Акарин – бөҗәкләрнең нерв системасына тәэсир итә. Аның белән кимендә ике тапкыр эшкәртергә кирәк. 4 мл акаринны 2 литр суда сыеклап, куакларга сиптергечтән бөркеп чыгалар.
Фитоверм – 2 мл препаратны 1 литр суда сыеклап сиптерәләр. Вегетация чорында кимендә ике тапкыр сиптерелә. Фитовермны көннәр 15 градуска кадәр җылынгач кына куллану отышлы.
Клещевит – 1 литр суга 2 мл күләмендә алына. Аны иртән сәгать унга кадәр яки кичке дүрттән соң җылы көнне сиптерәләр. Бер куакка 2 литр эремә китә. Кимендә ике тапкыр эшкәртү таләп ителә.
Актофит – тагын да җылырак көнне, температура 18 градус булганда кулланыла. Актофитны бер тапкыр гына сиптереп тә нәтиҗәсе яхшы.
Бөре талпаны сарымсак һәм суган исләрен яратмый. Куак араларына, куак тирәләренә шуларны утыртып та, әлеге бөҗәкләрдән күпмедер сакланып була.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк