Менә җәй дә үтеп бара. Бакчаларда карлыганнар җыелды. Хәзер карлыган куакларын киләсе ел өчен әзерли башларга вакыт. Әйе-әйе, киләсе елның уңышы көздән салына. Киләсе елга карлыган уңышы яхшы булсын, куакларны бөҗәкләр зарарламасын дисәгез, безнең киңәшләргә колак салыгыз.
Беренче эш – барлык җимешләрне җыеп алу. Карлыган куакларын ачып карагыз әле: эчендә җыелмый калган җимешләр юкмы? Аларны җыярга кирәк. Җыелмый калган бу җимешләр аркасында куак соры черек авыруы белән зарарланачак.
Икенче эш – санитар кисү. Күп кенә бакчачылар карлыган куакларын яз көне кисә. Моны язга да, көзгә дә калдырмыйча, хәзер башкарырга кирәк. Кискәннән соң салкыннарга кадәр ай ярым, ике ай вакыт узарга тиеш.
Иң беренче секаторның кисә торган пычакларын спиртлы препарат белән йогышсызландырабыз. Бу бакчадагы бер куактан икенчесенә чирләрне йоктырмас өчен эшләнә. Моның өчен кулны йогышсызландыра торган антисептик гель әйбәт. Спирт 60 проценттан да кимрәк булмаска тиеш, шул вакытта гына файдасы бар.
Башта барлык сынган, корыган ботакларны кисәбез. Әгәр берәр ботакта яфракларның күпләп корыганын, саргайганын күрсәгез, димәк, аның эчендә корткыч бөҗәк – стеклянница яши. Андый ботакларны яндырырга кирәк. Кисеп, бакча читенә ташласагыз, ул бөҗәк ботак эченнән чыгып, карлыганны яңадан эзләп табачак.
Җиргә егылган ботакларны да калдырмыйбыз. Карлыган куагын үрчетәсегез булса гына, җиргә яткан бу ботак өстенә туфрак салып, аны тамырландыра аласыз. Андый ниятегез булмаса, кызганмыйча кисегез.
Җимеш бирә торган зур куакта 1 яшьтән 4 яшькә кадәрге 15-20 ботак булырга тиеш. 4 яшьтән дәкартрак ботакларны калдырмагыз, аларның җимешләре вак һәм аз була, үзләре чир генә чыгарып утыра.
Кайчагында ботак үзе инде картайса да, аннан бер еллык көчле ботаклар үсеп чыккан була. Андый очракта карт ботакның шушы яшь ботакка кадәрге өлешен кисәләр. Бер еллык ботакны аеруы кыен түгел: ул туп-туры, шома, каерысы юка, бер генә ян тармагы да юк.
Биек булып үсеп киткән бер еллык ботакларның очын да 20-40 сантиметрга кыскартып кисәбез.
Барлык кисү эшләрен дә салкыннарга кадәр 1,5-2 ай кала башкарабыз.
Август аенда башкарасы өченче эш – карлыган куакларын тукландыру. Иң элек һәр куак төбенә бер чиләк су сибәбез. Ашламалар бары юеш туфракта гына «эшли».
15 августка кадәр ашласагыз, составында азот булган комплекслы ашламалар куллана аласыз. Болар: азофоска, нитрофоска. Шулай ук органик ашламалардан үлән яки тирес әчеткесе дә сибәргә мөмкин. Гадәттә бер куакка 50-70 г ашламаны 10 литр суда эретеп сибәләр. Сыек хәлдә алар җиңелрәк үзләштерелә.
15 августтан соң инде куакка азот кирәкми. Бу очракта калийлы-фосфорлы ашламалар гына кулланалар.
Ашламаны суда эретеп, шунда ук 1 ампула «Циркон» препараты (1 ампула 10 литр суга) һәм 5-7 төймә янтар кислотасы да куша аласыз. «Циркон» куакның иммунитетын, ә янтар кислотасы энергиясен арттыра.
Җәй көне карлыганнарыгыз черек авыруы белән авырса, шул ук ашламага «Фитоспорин» яки триходерма да кушарга була.
Дүртенче эш – бөҗәкләрдән һәм чирләрдән дәвалау. Моның өчен теләсә нинди системалы препарат яхшы. Мәсәлән, «Актара», «Искра»... Аларны өстән бөркеп тә сибә аласыз, төбенә генә сибәргә дә була. Хәтта яңгырлы һава торышы да комачауламый. Бу препаратлар карлыган куагын бер ел буена бөҗәкләрдән саклаячак.
Пәрәвез талпанына каршы күкертле препаратлар кирәк.
Әгәр карлыганнарда вируслы чирләр булса, 1 процентлы бордос сыекчасы белән дә эшкәртәсе була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк