2026 елда чәчеп үстерер өчен таләпчән булмаган өч күпьеллык чәчәк.
Бакча чәчәкләр белән матур, әлбәттә. Ләкин һәр кешенең чәчәкләр белән шөгыльләнергә вакыты гына җитеп бетми. Без сезгә таләпчән дә булмаган, матур да булган өч күпьеллык чәчәк белән танышырга тәкъдим итәбез. Аларны карарга күп вакыт та кирәкми, клумбада бик декоратив күренәләр һәм башка үсемлекләр белән дә туры киләләр.
Гайлардия – астралар семьялыгына кергән декоратив үсемлек. Биеклеге сортына карап, гадәттә, 30–50 см була.
• Тәбәнәк сортлары – сукмаклар буйлап утыртырга, бордюрлар өчен;
• уртача биеклектәгеләре – клумбалар өчен;
• биек булып үскәннәрне – күп планлы чәчәк түтәлләрендә матур күренә.
Гайлардияне түбәндәге үсемлекләр белән матур композиция итеп үстерергә була:
• ромашкалар
• дельфиниум
• аконит
• кореопсис
• рудбекия
• декоратив үләннәр
Газон фонында яки табигый стильдәге бакчаларда аеруча матур күренә.
Орлыктан үстерү
Орлыкларны март аенда чәчәләр. Чәчәргә керешкәнче, аларны марганцовка эремәсендә тотып, зарарсызландырып алырга кирәк. Дымлы туфракка чәчкәннән соң, өстен калын итми генә күмдерәләр. Шытымнар күренгәнче, савытның өстен пленка белән каплап торырга кирәк. Температура +20-+25 булса, беренче шытымнар 12-15 көндә тишелеп чыга.
Әлбәттә инде, аларга яктылык кирәк. Тәрәзә төбендә яктылык җитәрлек булмаса, үсентеләрне көнгә 12–16 сәгать буена ясалма яктырталар.
2-3 чын яфрагы чыкканнан соң, аерым стаканнарга күчереп утырталар.
Ачык грунтта үстерү
Үсентеләрне кырау куркынычы беткәч кенә бакчага чыгарып утырталар.
Үсемлекләр арасын 30–40 см итеп калдырырга кирәк.
Мөһим үзенчәлекләре
• кояш ярата
• коры туфракта яхшы үсә
• су җыелып торган урыннарны яратмый
• туфракка таләпчән түгел
• куакны бүлү юлы белән һәм орлыгын коеп үрчи
• орлыктан үстергәндә икенче елга чәчәк ата.
Эхинацея – бакчаларда иң популяр күпьеллык декоратив үсемлекләрнең берсе. Ул сезон буена декоративлыгын саклый: яфраклары да, соңыннан чәчәкләре дә матур.
Клумбаларда аны гадәттә урта яки арткы планда утырталар. Берничә үсемлекне төркемләп утырту отышлырак.
Эхинацея түбәндәге үсемлекләре белән бергә матур күренә:
• флокс
• монарда
• астранция
• лилейник
• георгин
• лиатрис
• декоратив башаклылар
• себерке сыман гортензия
Орлыктан үстерү
Чәчү вакыты: февраль-март айларына туры килә. Безнең тирәлектә март аенда чәчү отышлырак булачак.
Чәчү үзенчәлекләре:
• орлыкларны «Эрин» яки «Циркон» кебек берәр төрле үсеш стимуляторында чылаталар;
• торф һәм вермикулит кушылган көпшәк туфрак кулланалар;
• үсентеләр сузаеп китмәсен өчен температура +15 °C тирәсе булырга тиеш.
Эхинацеяның бер үзенчәлеге бар: шытымнар тигез тишелми, акрын чыгалар. Берсе чыкты дип, өстендәге пленкасын ачарга ашыкмагыз, югыйсә туфрак кибеп, тегеләре тишелә алмый калыр.
Эхинацеяны бакчага язын яки көзен утырталар. Ябык тамыр системалы үсентеләрне җәй көне дә утыртырга мөмкин.
Мөһим үзенчәлекләр:
• корылыкка чыдам
• карау таләп итми
• кояшлы урынны ярата
• йомшак һәм уңдырышлы туфракта яхшы үсә
• орлыктан һәм куакны бүлү юлы белән үрчи
• орлыктан үстерсәгез, ике елдан гына чәчәк ата
• күпьеллык булса да, озак яшәми, дүрт ел саен куакны бүлеп яңартып торырга кирәк.
Зур кыңгырау формасындагы чәчәкләре булган бу декоратив үсемлек бөтен җәй буена җыйнак кына куак булып үсә. Чәчәкләрен июль ахырында ата. Чәчәк ату чоры бер айлап була.
Сортына карап, биеклеге төрлечә.
• Тәбәнәк сортлары 15–20 см булып үсә.
• Биек сортлар – 50–70 см.
Тәбәнәк сортларын сукмак буйлап, клумба кырыенда, контейнерларда үстерү отышлы. Биек сортлар клумбаның урта өлешендә яхшы күренә.
Төсләре:
• зәңгәр
• алсу
• ак.
Платикодон клумбада түбәндәге үсемлекләр белән матур күренә:
• эхинацея
• кореопсис
• флокс
• лиатрис
• лилейник
• декоратив үләннәр
Орлыктан үстерү
Орлыкларны рассадага март аенда чәчәләр. Алар вак, шуңа күрә дымлы туфракның өстенә генә чәчәргә кирәк. Шытымнар бер атнадан күренә. Күчереп утыртканны яратмый.
Бакчага утыртканда тамырына ябышкан туфрак кантарын ватмый гына утыртырга кирәк.
Мөһим үзенчәлекләре:
• таләпчән түгел
• җыйнак булып үсә, таралмый
• күчереп утыртканны яратмый
• кояшлы урын ярата
• орлыктан чәчсәгез, икенче елда гына чәчәк ата
• яз көне соң уяна, кайчак үсентеләр май уртасында гына күренә (шуңа күрә, бу үлде бугай дип, казып ташларга ашыкмагыз)
• уртача климатта капламыйча да кышлый
• салкын төбәкләрдә пычкы чүбе яки коры яфрак белән капласаң яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк