Укропны барыбыз да үстерә. Бер караганда, аны үстерүнең бернәрсәсе дә юк кебек. Әмма тәҗрибәле бакчачылар белә, шушы гади генә аш тәмләткечне дә кайсыбер елны үстереп алу шактый мәшәкатьле. Ул йә бик озак тишелә, йә бөтенләй тишелми, йә кортлый, үсми утыра... Аннары, аны бит әле иртәрәк тә авыз итәсе килә. Ә моның үзенә күрә бер сере бар.
Укропны барыбыз да үстерә. Бер караганда, аны үстерүнең бернәрсәсе дә юк кебек. Әмма тәҗрибәле бакчачылар белә, шушы гади генә аш тәмләткечне дә кайсыбер елны үстереп алу шактый мәшәкатьле. Ул йә бик озак тишелә, йә бөтенләй тишелми, йә кортлый, үсми утыра...
Аннары, аны бит әле иртәрәк тә авыз итәсе килә. Ә моның үзенә күрә бер сере бар.
Беренче сере: укропны көздән чәчеп калдырсаң яхшы. Әмма хәзер инде соңга калдык, монысы киләчәк өчен. Узган ел мин дә менә көздән чәчәргә җитешмәдем.
Укроп бик тә дым ярата. Шуңа күрә аны иртә яздан – җирдә әле дым булганда чәчәргә кирәк. Тик әлегә җир артык салкын. Шуның өчен кемнәрнең теплицалары юк (безнеке дә юк), туфракка кайнар су сибеп, өстен берничә көн полиэтилен пленка белән каплап торырга кирәк. Тик нәкъ менә пленка һәм нәкъ менә үтәкүренмәлесе белән!
Орлыкларны да тишелергә әзерлибез. Укропның орлыгы эфир мае белән капланган. Шул аңа тиз генә тишелеп чыгарга бик тә комачаулый. Безгә аннан арынырга кирәк. Орлыкларын 10-15 минутка ике тапкыр 40-50 градус җылылыктагы кайнар суга салып торсаң, орлыклар тизрәк тишелүчән була. Бу ысул укроп орлыгына гына түгел, сельдерей, петрушка, кишер кебек, эфир майлары булган башка орлыкларга да карый. Кайнар су урынына спирт яки аракы тамызылган су кулланучылар да бар. Үземнең ул ысулны сынаганым юк.
Орлыкларны гына түгел, түтәлне дә дөрес итеп әзерләргә кирәк. Көрәк белән казып чыгу мәбүри дә түгел. Иртә язда әле бакчага бик кереп тә булмый, шуңы күрә мин аяк астыннан читтәрәк кояшлы урында плозкорез белән берникадәр җирне йомшартам да, буразналар сызып, укропны, петрушканы шунда утырта торам.
Буразнаны да плокорез белән сызам. Аннары шул канавына гына җылы су сибеп чыгам. Су бераз сеңә төшкәч, кипшергән орлыкларны чәчәм. Мин укропны куе чәчәм, арасына чүп үләне үсәрлек булмасын. Орлыкларны сай гына итеп туфрак белән күмдерәм дә, өстеннән башкача су сипмим, югыйсә туфрак бик тыгызлана. Булган дымы җитә аңа.
Түтәл кырыйларына берничә кирпеч тезеп, шул кирпеч өстеннән ак төстәге тукылмаган материал каплап, чит-читләрен бастырам. Биек булмаган дугаларыгыз булса, алары тагын да җайлырак. Укроп тишелеп, үсә башлагач, бу тукыманы алып куям.
Сортларына килгәндә, салат өчен үстерелә торган «кустовой» сортларны сайлыйм. Аның тозлау өчен үстерелә торганнары да була, алары тизрәк зонтик ясый башлый.
Менә шушылай чәчкәндә, укропны берәр ай алдан ашый башларга була. Кыштан соң яшеллек бик зарыктырганда, үзеңнең хуш исле укробың белән сыйлану бик күңелле бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк