Гортензияне хәзер бик күпләр яратып үстерә. Бидәр-бидәр эре һәм хуш исле чәчәкләре белән бакчабызны көзгә кадәр бизәп утыра ул. Талымсыз дип саналса да, гортензияне дә берникадәр тәрбияләргә, артык куерып китүенә юл куймаска кирәк.
Гортензияне хәзер бик күпләр яратып үстерә. Бидәр-бидәр эре һәм хуш исле чәчәкләре белән бакчабызны көзгә кадәр бизәп утыра ул. Талымсыз дип саналса да, гортензияне дә берникадәр тәрбияләргә, артык куерып китүенә юл куймаска кирәк.
Гортензияләрне кышка каплап калдырган булсагыз, хәзер инде аларны ачарга кирәк. Ләкин берьюлы ачып ташлап, аны кояшта пешерә күрмәгез. Моны әкренләп, саклык белән эшлиләр. Болытлы көнне башта бер ягын гына ачып торып ияләндерәләр. Бөреләр үсәргә кузгалгач, тулаем ачалар. Ләкин кыраулар вакытында гортензиянең салкынга чыдамсыз сортларын (эре яфраклы сортлар) каплап торырга кирәк.
Кышка төпләренә салган мүлчәләрне тырмалап алыгыз. Алар туфракка җылынырга ирек бирми. Аннары куакларга сыек кына алсу төстәге марганцовка эремәсе бөркеп чыгыгыз.
Гортензиянең һәрбер төре яз көне кисүне, сирәкләүне таләп итә. Ләкин кайсы төрен үстерүгә карап, бу аерыла. Мәсәлән, себеркәчле гортензияне бер елдан соң формалаштыра башлыйлар, ә агачсыманын дүрт елдан соң гына.
Бездә күбесендә серкәчле (метельчатая) һәм агачсыман (древовидная) гортензияне үстерәләр. Аларның чәчәкләре берьеллык ботакларда гына була.
Санитар кисү вакытында корыган, сынган, һәм узган ел чәчәк аткан ботаклар киселә. Аннары артык нечкә ботакларны да калдырмаска кирәк, зәгыйфь ботакларда чәчәкләр булмый.
Чәчәкләре күп булсын өчен, калдырылган ботакларны бишенче бөре өстеннән кыскартып кисәләр. Болай кисү аның биеклеген дә чикли, шарсыман матур форма да бирә. Моны май башында башкаралар.
Ян-яктан чыккан артык ботакларны кисү – пасынковать итү чәчәкләр эрерәк булсын өчен кирәк. Бер куакта бик күп ботак калдырмаска кирәк, алар үсемлекнең көчен күп ала.
Туфрак җылына төшкәч, гортензия төпләрен агач кайрысы, йомычка белән кабаттан мүлчәләп куябыз. Дым очмасын өчен дә, чүпләр үсмәсен өчен дә кирәк болай эшләү.
Кискәннән соң, тизрәк үсеп китсеннәр өчен, гортензияләрне ашларга да кирәк.
Бөреләр ачыла башлаган мәлдә мочевина һәм калий сульфаты белән ашлау әйбәт була. 5 литр суга боларның икесен дә берәр чәй кашыгы салып эретергә һәм куак төпләренә сибеп чыгарга. 5 литр – бер куакка исәпләнелгән.
Чәчәк бөреләре формалашканда гортензияләргә фосфор һәм калийлы ашлама кулланыла. Мәсәлән, суперфосфат. Төрле җитештерүчедә төрлечә микъдар була, гадәттә, суперфосфат 10 литр суга 1-2 аш кашыгы алына. Шулай ук бер куакка 5 литр итеп сибелә.
фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк