Логотип
Бакча

Горчица порошогы – бакчадагы корткычларга каршы иң яхшы чараларның берсе

Тәҗрибәле бакчачылар кул астында һәрвакыт горчица порошогы тоталар, чөнки ул гади, арзан һәм бик күп очракларда ярдәм итә. Аны коры килеш тә, төнәтмә итеп тә кулланып була. Иң мөһиме – яңгырдан соң эшкәртүне кабатларга һәм үсемлекләрнең хәлен күзәтеп торырга кирәк.


Түтәлләрдә һәм бакчада аны менә ничек кулланып була:
1. Лайлач әкәм-төкәм (слизень) һәм әкәм-төкәмнәргә каршы 
Коры горчица порошогын кәбестә, салат, җиләк һәм башка культуралар арасындагы юлларга юка гына итеп сибегез. 1 кв. метрга гадәттә 1-2 аш кашыгы порошок китә. Яңгырдан яки күп итеп су сибүдән соң кабат сибәргә туры киләчәк, чөнки юешләнгән горчица көчсезрәк тәэсир итә.

2. Түтәлләрдәге кырмыскаларга каршы 
Әгәр бакчагызда кырмыска юлларын яки үсемлекләр янында кырмыска җыелган урыннарны күрсәгез, шул урыннарга коры горчица порошогы сибегез. Гадәттә, проблемалы бер урынга 2-3 аш кашыгы порошок җитә. Аны җир өстенә җиңелчә генә таратыгыз. Бу ысулны куаклар тирәли, сукмаклар буенда һәм түтәл кырыйларында куллану бик уңайлы.

3. Башлангыч чорда – бетләргә каршы 
Бетләргә каршы төнәтмә болай әзерләнә: 100 г горчица порошогын 10 литр җылы суга кушып, яхшылап болгатыгыз һәм 24 сәгатькә калдырыгыз. Аннары сөзеп, чиста су белән 1:1 итеп сыеклагыз һәм 30–40 г  угычтан уылган кер сабыны яки 2 аш кашыгы сыек яшел сабын өстәгез. Яфракларның ике ягына да, аеруча бетләр күбрәк җыела торган аскы өлешенә сиптерегез.

4. Чәчәкләрне вак корткычлардан саклау өчен 
Әгәр бет, трипс яки вак талпан билгеләре күренсә, шушы ук төнәтмә белән роза, петуния, астра һәм башка чәчәкләрне эшкәртергә дә мөмкин. 5 литр әзер сыек төнәтмәгә 1 аш кашыгы сыек сабын өстәгез – шулай иткәндә эремә яфракта яхшырак ябыша. Төнәтмәне кояш кыздырмаганда, кич белән сиптерергә кирәк.

5. Алмагачлар һәм башка җимеш агачлары өчен 
Горчица төнәтмәсен алмагачларда җылы сезонда корткычларга каршы өстәмә чара итеп кулланырга мөмкин. 100 г горчица порошогын 10 литр суда эретеп, бер тәүлек төнәтергә, аннан сөзәргә кирәк. Шуңа 40 г кер сабыны кушабыз һәм чәчәк атканнан соң агачның таҗларына сиптерәбез. Алмагачның ботакларын, яфракларын һәм яшь җимеш бөреләрен яхшылап эшкәртергә тырышырга кирәк, ләкин эссе вакытта һәм кызу кояш астында сиптермибез.

6.    Суган һәм кишер чебененә каршы 
Суган һәм кишер утыртканда, агач көлен горчица порошогы белән 3:1 нисбәтендә бутыйбыз. Мәсәлән, 3 стакан көлгә 1 стакан горчица алабыз. Чәчү яки утырту алдыннан катнашманы буразналарга җиңелчә генә сибәбез. Үсентеләр 5-7 см җиткәч, кабат – инде рәтләр арасына сибәбез.

7. Бәрәңгене колорадо коңгызыннан саклау өчен 
Эремәне болай әзерлибез: 10 литр кайнар суга 200 г горчица порошогы салып, яхшылап болгатабыз һәм 12–24 сәгатькә калдырабыз. Аннары сөзеп, 5 аш кашыгы 9% аш серкәсе һәм 40 г хуҗалык сабыны яки 2 аш кашыгы сыек сабын өстибез. Бәрәңге яфракларына кич белән, якынча 7–10 көнгә бер тапкыр сиптерәбез, аеруча беренче коңгызларны яки личинкаларны күргәч.

8. Рәтләр арасында профилактика өчен 
Кайчак корткычлар ел саен күренә торган урыннарда рәтләр арасына коры горчица гына сибәргә мөмкин. 1 метр түтәлгә якынча 1 аш кашыгы җитә. Бу ысулны аеруча кәбестә, суган, кишер түтәлләре һәм яшь үсентеләр янында кулланырга кирәк.


КИҢӘШЛӘР:
1. Горчица порошогын коры һәм җилсез һавада куллану яхшырак, ә сиптерүне,  яфракларда пешкән эзләр калмасын өчен, кич белән яки болытлы көнне үткәрергә кирәк.

2. Бөтен үсемлекне эшкәрткәнче, һәрвакыт эремәне башта берничә яфракта гына сынап карагыз һәм бер тәүлектән соң нәтиҗәсен күзәтегез: бигрәк тә нәзберек чәчәкләрдә һәм яшь үсентеләрдә. 

3. Төнәтмәгә сабынны һичшиксез өстәргә кирәк, чөнки ансыз эремә яфракларга начаррак ябыша һәм тиз юыла да. 

4. Яңгырдан соң коры горчицаны яңадан сибәргә кирәк, ә эремә яфрактан юылса – сиптерүне кабатларга. 

5. Нык зарарланган яфракларны башта кул белән алып ташлау яхшырак, аннары гына үсемлекләрне эшкәртергә кирәк – шул очракта эшкәртүнең нәтиҗәсе яхшырак күренәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар