Легенда буенча, әлеге чәчәкне Гераклның беренче батырлыгы хөрмәтенә үстерә башлаганнар. Бер үстереп карасагыз, сез аны ел да утыртачаксыз. Сүзебез – арыслан тамагы, ягъни антирринум турында. Ал, кызыл, ак, сары, шәмәхә чәчәкләрнең бер бәйләм булып җилдә тирбәлүе шулкадәр матур!
Легенда буенча, әлеге чәчәкне Гераклның беренче батырлыгы хөрмәтенә үстерә башлаганнар. Бер үстереп карасагыз, сез аны ел да утыртачаксыз. Сүзебез – арыслан тамагы, ягъни антирринум турында. Ал, кызыл, ак, сары, шәмәхә чәчәкләрнең бер бәйләм булып җилдә тирбәлүе шулкадәр матур! Җәй башыннан көзгәчә бакча күрке булып утыра алар. Гөлләмә өчен дә матурлар! Үстерүе катлаулы түгел аны, хәтта беренче генә елын бакча утыртучыларның да кулыннан килерлек.
Орлык сатып алганда, сортына игътибар итегез. Аның тәбәнәк, уртача һәм биек булып үсә торганнары була.
Үсентеләрне ачык һавага 50–60 көнлек булганда чыгарып утырталар, шуннан чыгып, орлыкларны чәчү вакытын исәпләргә кирәк. Гадәттә, март ахыры, апрель башына туры килә.
Иң элек туфракны әзерлибез. Арыслан тамагы торфтан гына торган туфракны бик өнәми. Мөмкинлегегез булса, черемә, ком, бакча туфрагы, торф һәм аз гына утын көле кушып ясалган үз составыгызны әзерләгез. Бераз вермикулит кушсагыз да яхшы. Вермикулит – ак төстәге минерал, туфракның составын яхшырта, дым сакларга булыша.
Кибеттән сатып алган орлыкларны өстәмә зарарсызландыруга кирәк булмый гадәттә. Алай да, 20 минутка сыек алсу төстәге марганцовка эремәсендә тотарга була.
Чәчәкнең орлыклары кара төстә, вак. Тигез төшсен өчен, бергә – бер күләмендә ком белән катнаштыра аласыз.
Баштагы мәлдә үсемлекләр зур савытка мохтаҗ түгел. Кечкенә генә пластик контейнарларга да чәчә аласыз. Орлыкларны дымлы туфракка чәчеп, юка гына итеп туфрак белән күмдерәбез, өстен пленка белән каплап, җылырак урынга куябыз.
Орлыклар тиз тишелми. Якынча ике атналап вакыт китә. Тишелеп чыккач, салкынчарак якты урынга күчерегез. Аның үсеше дә бераз акрынрак бара, борчылмагыз.
Ике чын яфрагы чыккач, үсентеләрне аерым стаканнарга күчереп утыртыгыз. Утырткан вакытта озын тамыр очын чеметеп өзеп алыгыз. Урын кысан булса, бер стаканга өчәр үсенте дә утыртырга була.
Күчереп бер атна узгач, үсемлекләрне комплекслы ашлама белән ашлагыз.
Үсемлекнең биш чын яфрагы чыккач, очын өзеп алсагыз, ул янтармаклар җибәрә башлый. Ә янтармакларда чәчәкләр күбрәк була. Үсә төшкәч, ул янтармакларның да очын өзәргә кирәк.
Арыслан тамагын бакчага кыраулар беткәч күчерәләр. Ул җиңелчә күләгәле урында да начар үсми. Ләкин җилле урыннарны яратмый. Су җыелып торган җирдә дә яхшы үсмәс ул.
Тәбәнәк сортлы үсемлекләр арасын 15–20 см, уртачасыныкын – 25–40 см, биек булып үсә торганнарның 40–50 см итеп калдырыгыз. Биек сортлылар җилдә сынарга мөмкин, аларга терәк кирәк.
Алга таба тәрбия вакытында су сибеп, чүп үләннәрен утаудан һәм чәчәк атып бетергән чукларны өзә барудан гыйбарәт.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк