Георгинның татарчасы – дәлия. Безнең бакчаларда бик яратып үстерәләр аны. Нинди генә сортлары юк! Киләсе елга да дәлияләрнең матурлыгына сокланыр өчен, көздән бәрәңгеләрен вакытында казып алып, дөрес итеп сакларга кирәк.
Георгинның татарчасы – дәлия. Безнең бакчаларда бик яратып үстерәләр аны. Нинди генә сортлары юк! Киләсе елга да дәлияләрнең матурлыгына сокланыр өчен, көздән бәрәңгеләрен вакытында казып алып, дөрес итеп сакларга кирәк.
Быел көзне тиз генә килмәс, дигәннәр иде дә, 1 сентябрьдән үк суытты. Кыраулар да озак көттермәде – сентябрь башында ук җылы яратучы үсемлекләрне кырды да салды. Георгиннар да җылы яратучы чәчәкләр. Аларның яфракларында һәм сабакларында су күп. Шунлыктан ул кечкенә генә кырауларга да түзми.
Иртәләрнең берсендә бакчагызга чыгып, кара көйгән дәлияләрегезне күргән булсагыз, күңелегезне төшермәгез. Әлегә аның өске ягы гына өшеде, ә бәрәңгеләре исән.
Дәлияләрнең бәрәңгеләрен, гадәттә, беренче кыраулардан соң казып алалар. Моны бик ашыгып та башкарырга ярамый – бәрәңгеләр үсеп өлгерергә тиеш. Өлгермәсә, ул начар саклана. Шул ук вакытта озакка сузарга да кирәкмәс – җир туңдырса, алар өши.
Кинәт кенә суытып җибәреп, өшемәсен дисәгез, көз көне дәлияләрнең төпләренә туфрак өеп торырга мөмкин. Бу аларны 5-6 градус суыклыктагы кыраудан саклый.
Казып алыр алдыннан секатор белән чәчәкләрнең сабакларын кисәләр. Төптән үк түгел, 10–15 см калдырырга кирәк.
Көрәк белән чәчәк тирәли казып, җирне йомшартып чыгыгыз. Ә бәрәңгеләрне исә сәнәк белән казып алу уңайлырак. Ләкин сабагыннан тартмагыз, тамыр муентыгы сынарга тиеш түгел.
Бәрәңгеләрне көздән түгел, ә яз көне генә бүлгәлиләр. Зур бәрәңгедән өзелеп калган бүлбеләр утырту өчен яраксыз, чөнки аларда үсү бөресе юк. Андый бөреләр бары тамыр муентыгы тирәсендә генә була. Бүлгәндә моңа игътибар итегез. Һәр бүлемнең үсү бөресе булырга тиеш.
Дәлияләрнең бәрәңгеләре хәтта 0 градуста да өши. Алар саклана торган җирдә 5 градус җылылык һәм 80 процент дымлылык булырга тиеш. Җылылык 5 градустан артса, яңа елдан соң бәрәңгеләр күз чыгара башлый. Тамыр муентыгына коры көл сибеп, бәрәңгеләрне ком, пычкы чүбе яки торф белән күмеп саклыйлар.
Дымлылык җитәрлек булган салкынча идән асты яки базда болай гына да яхшы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк