Фарсель Зыятдинов: "Орлыкны урам сатучыларыннан алырга ярамый" (бакчачыларга 15 киңәш)

Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов соң өлгерә торган сортлы помидорны 25 мартка кадәр чәчәргә була, ди. “Әлегә кадәр кояш җылысы саран булды. Хәзер исә көннәр матураеп килә. Соң чәчсәгез дә, помидор үсентесе тиз шытып, тиз үсеп китәчәк”, – ди ул.
Тәҗрибәле бакчачыдан киңәшләр:
1. Соң өлгерә торган помидор чәчүнең соңгы көне – 25 март.
2. Ел саен үзем ясаган орлыкларны гына утыртам. Быел сынау өчен “Балконное чудо” белән “Бычье сердце” орлыгын сатып алган идем. Беренчесе бөтенләй тишелмәде, икенчесе исә берән-сәрән генә күренде.
3. Сыйфатлы орлык ике кат пакетта булырга тиеш. Мин сайлаганнары бер генә кат кәгазьгә салынган иде. Андый пакеттагы орлыклар сыйфатлы фирмада җитештерелми. “Подпольный” дип әйтәбез инде, шундый җирләрдә әзерлиләр.
4. Орлыкның билгеле бер саклану срогы бар. Әйтик, помидор тишелеп чыгу үзлеген 2-3 ел саклый. Кишер 4 елга кадәр саклана. Үзем киптереп әзерләгән кишер орлыгын биш елдан соң да чәчкәнем булды. Кыяр орлыгының тишелеп чыгу сәләте – 3-4 ел. Чынлап өлгереп җиткән яшелчәнең орлыгын алып, кәгазьгә җәеп киптереп, саклауга куйсаң, шуңа өстәп, дөрес сакланса, ул озак еллар тишелешен югалтмый. 7 еллык кыяр орлыгы да чәчкәнем бар.
5. Орлыкны урамнан алмаска киңәш итәм. Орлык билгеле бер шартларда сакланырга тиеш: дымлылык 80-85 проценттан артмаска, бүлмә температурасы югары булмаска. Урамда сату итүчеләр орлыкны эш сәгате беткәч өйләренә алып кайта. Ул җылыда төн куна да, кабат салкынга алып чыгалар. Контраст температура орлык тишелешен югалта. Орлыкны шуны сату итү белән шөгыльләнүче кибетләрдән сайларга кирәк. Фирма кибетләрендә барлык шартлар да үтәлә.
6. Әбиләрдән дә алмаска киңәш итә идем. Юл чатында, кибет төпләрендә орлык сатучылар турында әйтәм. Гадәттә, аларның орлык сыйфатын раслый торган белешмәләре булмый. Әгәр башка юлыгыз юк икән, игътибар белән карагыз. Алар таралып торырга, бер-берсенә берекмәскә тиеш. Һәр орлык үз формасында булсын.
7. Орлыкны пыяла банкада саклыйлар. Сүз үзегез әзерләгәне турында. Һәр культура орлыгын яхшылап киптергәннән соң, кәгазьгә төреп, исемен, елын язып, целлофан пакетка тыгыгыз. Шуннан соң аны пыяла банкага салалар, ул шунда сыйфатлырак саклана. Кояш яктысы төшә торган урынга куярга ярамый.
8. Рассада сатып алганда да игътибарлы булу кирәк. Тозлы помидор рассадасы сатучылар да бар. Ул биек булып үсә, куе яшел төстә була. Әмма уңыш бирми. Аның бар эше – буйга үсү.
9. Яхшы рассаданы ничек сайларга соң? Помидор үрентесенең иң яхшысы 30-35 сантиметр булып үсә. Сабаклары һәм яфраклары куе яшел, шәмәхә төсмерле. Ябалдашлары күпереп торуы шарт. Чәчәк тәлкәшләре формалашкан икән, аның бер-икесе чәчәккә дә бөреләнсә, мондый үрентене урап узарга кирәкми.
10. Кишернең тирәнгә китми үскәне әйбәт. Болар “Нантская”, “Шантанэ”, “Витаминная 6” сортлары. Алар озынча формада, тик артык тирәнгә китми, башы йомрыланып килә. Кайбер бакчачылар мал-туарга ашату өчен “кормовой” сортларга өстенлек бирә. Алар шулай ук уңышны мулдан бирә. Әмма төсе артык ачык, тәме баллы түгел.
11. Кыярның ашау өчен, тозлау өчен, теплица һәм ачык һавада үстерү өчен төрле сортлары бар. Совет чорыннан килгән “Зозуля” һәм “Нежинский” ашау өчен тәмле. Маринадлау, тозларга вак булып үсә торган “Мальчик с пальчик”, “Веселые ребята” кебекләренә өстенлек бирегез. Теплицага үзеннән-үзе серкәләнә торган сортлар яхшы.
12. Гибрид сортлардан курыкмаска кирәк. Андыйларның кабына F1 тамгасы төшерелә. Ул әйбәт үсә, мул уңыш бирә. Тик аны киләсе елга орлыкка калдырырга ярамый. Мондый орлыкның геннары үзгәрә, күчә, киләсе елга аннан көтелгән яшелчә чыкмаска мөмкин.
13. Яз – бакчага ниләр утыртачагын планлау вакыты. Бер елны бер культура үскән туфракны икенчесе үз итмәскә мөмкин. Әйтик, суган – бакча санитары. Ул туфракны чистарта, тик сарымсак белән дус түгел. Суган утырткан җиргә – сарымсак, сарымсактан соң суган утыртмыйлар. Бәрәңге бакчасында – помидор, помидордан соң бәрәңге үсә алмый. Кыяр белән помидор – яхшы күршеләр, алар урынын алыштыра ала. Кыяр җирендә кабак, ташкабак, баклажан утыртырга тырышмагыз. Бакча җиләге үскән җир – иң уңдырышлы туфрак. Аннан соң помидор, кыяр шаулап үсә.
14. Сидератларны язын да чәчәргә була. Моны көздән эшләмәгән булсагыз, билгеле. Сидератлар буларак көзен бакчага арыш, бодай, арпа, борчак сибәргә була. Гәрчич исә язын да туфракны чистартып өлгерә. Аны иртә язда, апрельнең 20-25ләре тирәсендә чәчәләр.
15. Туфракның өлгерүен ничек белергә? Бер уч туфрак алып карагыз. Әгәр кулны кысып, кире үз халәтенә кайтаргач, таралып китсә, туфрак өлгергән дигән сүз.
чыганак: http://intertat.ru/tt
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.