Логотип
Бакча

Эустома чәчү өчен тулы инструкция

Эустома елдан-ел популярлык казана бара. Күпләр аны артык нәзберек гөл дип атый. Озак тишелә, аннан да озаграк үсә, диләр, аның белән мәшәкатьләнүдән куркалар.

Әгәр киләсе җәйдә бакчагызда ирландия розалары (эустоманы әнә шулай дип тә атыйлар) чәчәк атып утырсын өчен, без сезгә аны үстерүнең тулы инструкциясен тәкъдим итәбез. Быел беренче тапкыр гына эустома үстерүчеләр өчен бигрәк тә файдалы булачак ул. 

Эустомаларны кечкенә савытка чәчәбез. 
Күпләр кечкенә торф таблеткаларын отышлы күрә. Эустоманы торф таблеткаларына чәчмәскә киңәш итәбез. Ул тиз кибә, таркала... 
Андый таблеткалар урынына кечкенә генә йогурт савытлары алабыз. Вак орлыклы үсемлекләрнең барысын да кечкенә савытларга чәчсәң отышлырак. Алар бик акрын үсә, беренче яфраклары бик вак, шуңа күрә аларга зур савытлар кирәкми. Эустома да шулай ук. Савыттагы туфракны тулысынча үзләштерми торып, өскә таба үсми. Зур савытка чәчсәң, аның үскәнен күреп булмый. 
Менә шуңа күрә дә башта аны бик кечкенә савытка аерым-аерым чәчәргә кирәк. Үсә барган саен, савытның зуррагына күчерәсең. Бу очракта ул тизрәк тә үсә әле. 

Тамырларына зарар китермибез.
Эустома тамырларын өзгәләгәнне яратмый, зур стресс кичерә, үсеше тоткарлана. Бер савытка берничә орлык чәчеп, үскәч, зуррагына күчерермен дисәң, тамырларын өзгәләми, бер-берсеннән аермый гына күчерергә туры киләчәк. Тамыры өзелсә, эустома бөтенләй дә һәлак булырга мөмкин. Аерым үскәнен дә икенче савытка күчергәндә туфрагы белән бергә генә авыштырып салырга кирәк. 

Туфрак көпшәк булсын.
Вак орлыкларны бакча туфрагына түгел, кибеттән сатып алган көпшәк нейтраль торфка чәчәргә кирәк. Тыгыз туфракта вак орлыклар бөтенләй дә тишелә алмый калырга мөмкин. Савыт төбенә дренаж тишекләре тишеп, тыгыз итеп туфрак тутырыла. Тыгызлау мәҗбүри, бушлыклар калса, туфрак утырып, орлыклар төпкә китәргә мөмкин. Савытны авызына кадәр тутырырга кирәкми, 1,5 см ара калсын. 

Туфракны баетабыз.
Орлыкларны салып чыкканчы, туфракка сыек кына ашлама сибелә. Туфракның өсте күгәрмәсен өчен, файдалы бактерияләр кертү дә яхшы булыр.  Мәсәлән, Фитоспорик, Байкал М, Сияние (ләкин Триходерма ярамый, ул торфны тарката башлый). Эустома иртә чәчелә, салкын тәрәзә төбенә куела, шуңа күрә туфракта күгәрек гөмбәсе үсә башлау ихтималы зур. 
Ашламалы су җылы булырга тиеш. Су мул итеп, туфракны тулысынча чылатырлык итеп сибелә. Су сеңеп беткәч, туфрак тагын бер кат тыгызлана һәм тигезләнә. 

Орлыклар туфрак белән күмдерелми.
Савытка берәр орлык салып, өстән пульверизатордан җылы су бөркелә, Су орлыкның тышчасын эретерлек булырга тиеш. Өстән туфрак салырга кирәкми. Су сипкәч, вак орлык үзе тиешле тирәнлеккә күмеләчәк.

Эустома яктыда гына тишелә. 
Савытның өстен үтә күренмәле элпә белән каплап, фитолампа астына яктыга куела. Эустома караңгыда тишелми, шытар өчен аңа яктылык һәм җылылык кирәк. Аның менә шул үзлеген истән чыгарырга ярамый. 

Эустоманы үстерү өчен, яктылык, җылылыктан тыш, сабырлык та кирәк. Сабырларны ул, һичшиксез, матур чәчәкләре белән сөендерәчәк. 
 

Теги: Гөлбакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар