Логотип
Бакча

Чөгендер чәчсәгез, болай чәчегез

Кишер һәм суган кебек үк, кызыл чөгендер дә иң популяр тамыразыкларның берсе.

Чөгендерне кайчан чәчәргә?

Чөгендерне иртә яздан ук утыртырга була, ул салкыннан курыкмый. Ләкин тишелеп чыккканнан соң көчле кырауга эләксә, чәчәк атарга ашыгачак.

Иң яхшысы – кызыл чөгендерне май ахырында-июнь башында чәчү. Бу вакытта чәчкән чөгендер аз гына соңрак өлгерә, аның каравы кышын яхшы саклана. Ә иртә чәчкән чөгендерне иртәрәк казып алырга туры килә. 

Чөгендерне кайсы яшелчәдән соң чәчәргә?

Кишердән аермалы буларак, чөгендер тиресле, черемәле туфракта яхшырак үсә. Узган ел кыяр, кабак, ташкабак үскән урынга утырту отышлы. Туфракның бар ашын үзенә алып бетерә, туфракны нык ярлыландыра. 
Черемә яки таркала башлаган тирес булмаса, туфракны «Весеннее» дип аталган минераль ашлама белән ашларга кирәк. Аның составында азот, фосфор һәм калий тигез күләмдә. Болардан тыш, чөгендер өчен бор да кирәк. Борның иң гади һәи иң арзан варианты – бор кислотасы. Бор җитешмәсә, чөгендернең яфракларында көрән таплар барлыкка килә, чөгендере дә тиз бозыла, тәмсез була. Бор салкын суда начар эри, шуңа күрә аны башта кайнар суда эретергә кирәк. Борлы ашламаны орлыкны чәчкәч үк сибеп чыгарга була.

Чөгендерне ничек чәчәргә?

Чөгендернең орлыгы эре, шуңа күрә җирне артык тирән казымасаң да була, ул авыррак туфракта та үсә ала. Түтәлнең өстен тигезләп, арасын 15 см калдырып, тирәнлеге 3 см булган буразналар сызалар. Буразна төбенә орлыкларны бер-берсеннән ким дигәндә 5 см ара калдырып чәчәләр. Бу – иж оптималь ара. Араны күбрәк калдырсаң, чөгендер эрерәк була. Ләкин артык эре чөгендер бигүк тәмле булмый, шуңа күрә күп ара калдыру кирәкмәс. 
Буразналарны туфрак белән күмдергәннән соң, уч төбе белән баскалап, туфракны тыгызларга кирәк. 

Нинди сортларын чәчәргә?

Кызыл чөгендернең иң популяр һәм стандарт сортлары: «Детройд», «Бордо», «Цилиндра», «Кубанская борщевая». Болар инде күп еллар сыналган, безнең якларда яхшы үсә һәм яхшы саклана торган баллы сортлар. 

Теги: яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар