Брокколи — әвернәчәчәклеләр семьялыгына керә һәм иң туклыклы яшелчәләрнең берсе. Андагы аксымнар туклыклылыгы буенча сыер ите һәм йомыркага тиң.
Брокколи В төркеме витаминнарына, К витаминына һәм С витаминына бай. С витамины иммунитетны ныгыта, К витамины кан ясалышы һәм сөякләр сәламәтлеге өчен мөһим, ә В витаминнары нерв системасы өчен кирәк. Шулай ук ул калий, кальций, магний һәм тимер чыганагы булып тора, алар матдәләр алмашын яхшырта һәм анемияне булдырмаска булыша.
Брокколида антиоксидантлар, бигрәк тә сульфорафан күп. Болар организмны ирекле радикаллардан саклый һәм яман шеш куркынычын киметә. Клетчатка ашкайнатуны яхшырта, кандагы шикәрне көйли һәм авырлыкны контрольдә тотарга ярдәм итә.
Бу яшелчә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен дә файдалы. Ул холестеринны һәм кан басымын киметә. Шулай ук кандагы глюкоза дәрәҗәсен нормада тотарга ярдәм итә, шуңа күрә ул шикәр чире белән авыручы кешеләр өчен дә файдалы.
Брокколи хатын-кызлар өчен аеруча файдалы: аны даими ашау күкрәк яман шеше куркынычын киметә, гормональ балансны көйли һәм ПМС билгеләрен җиңелрәк кичерергә булыша.
Брокколины кибеттә ел әйләнәсе саталар: яңасы да, туңдырылганы да бар. Аны бакчада үзеңә дә үстерергә була. Ләкин берничә үзенчәлеген истә тотарга гына кирәк.
Шәхсән, үзем брокколины берничә ел рәттән үстерергә тырышам. Ләкин һәр елны уңышка ирешәм дип әйтә алмыйм. Башлары йомарлана гына башлаган мәлдә чәчәк бөреләре ачыла да, чәчәк сабагы үстерергә керешә.
Брокколи нәкъ кибеттә сатылганча булып үссен өчен, аның сортын дөрес сайларга кирәк.
Брокколины нинди максаттан үстерүебезгә карап, сортын билгелибез.
Иртәрәк куллану өчен иртә өлгерә торган сортларны сайлыйбыз, ә кышка әзерләү яки туңдырып кую өчен соң өлгерә торган сортларны алабыз.
Бу урында бер искәрмә ясарга кирәк: күпләр сорт түгел, гибрид алырга киңәш итә. Гибрид талымсызрак, уңышы да яхшырак.
Бездә брокколиның артык күп сортлары һәм гибридлары сатылмый, үзеңә кирәген эзләп табарга кирәк.
Иртә өлгерешлеләрдән:
«Монтерей F1» гибриды, «Кудрявая голова» сорты (монысының башы зур түгел, ярты кило гына булып үсә), чагыштырмача иртә өлгерә торган «Батавия» гибриды. Гибридлар зур булып үсә, башлары икешәр кило да булырга мөмкин.
Уртача өлгерә торган сортлар:
«Гераклион» F1 гибриды (1,5–2 кг), «Линда» сорты (0,5 кг).
«Айронмен» F1 гибриды уртача өлгерешле, чәчәк атуга чыдам, башлары якынча 1 кг булып үсә.
Соң өлгерә торган сортлар: «Маратон» F1 гибриды (авырлыгы 1 кг кадәр була, төп башны кисеп алгач, ян-яктагы сабакларда да шактый зур башлар үсеп җитешә (200 граммга кадәр).
«Партенон» F1 гибриды – овал формасында, тигез булып үсә. Авырлыгы – якынча 1 кг.
Брокколины ике төрле үстерергә була: рассада юлы белән һәм орлыкларны җир җылынгач, җиргә генә чәчеп тә.
Рассада белән гадәттә иртә өлгерешле сортларны үстерәләр. Кәбестә рассадасын өйдә үстерүе җайлы түгел. Аңа салкынча һәм дымлы һава кирәк, ә өйдә бу шартларны булдыруы кыен.
Әгәр теплицагыз булса, рассаданы теплицада үстерегез. Анда орлыкларны инде хәзердән үк чәчә башларга була. Шулай да өстен әле яхшылап капларга кирәк.
Апрель ахыры – май башында (уртача тәүлеклек температура +10 градуска җиткәч) орлыкларны түтәл башына чәчеп, өстен каплап үстерүе дә кыен түгел. Бераз үскәч, аларны даими урынга күчереп утыртасы гына кала.
Кәбестә орлыклары бик вак түгел, аларны 2 см тирәнлегендәге буразналарга чәчеп, туфрак белән күмдерәләр һәм өстенә җылы су сибәләр.
Әгәр үсентеләрне бакчага чыгарганчы тәрәзә төбендә үстерергә булсагыз, орлыкларны март ахыры – апрель башында савытларга чәчәргә кирәк. Савытка чәчкәндә туфрак белән 1 см тирәнлегендә генә күмдерәләр.
Гадәттә, шытымнар бер атнадан пәйда була. Дүрт чын яфрагы барлыкка килгәч, аларны аерым контейнерларга яки парникка күчереп утыртабыз.
Брокколи якты, кояшлы урынны ярата. Фасоль, борчак, кыяр, помидордан соң яхшы үсә, ә менә ак башлы кәбестә һәм башка төрле кәбестәләрдән соң аны утыртырга киңәш ителми.
Туфракка таләпчән түгел, әмма үсентеләрнең тамырлары нык булсын, башлары тыгыз булып формалашсын өчен иң гади ашламалар кулланырга мөмкин.
• агач көле – 1 квадрат метрга 1 стакан,
• кимендә 2 ел черегән тирес – 1 квадрат метрга 5 кг,
• тавык тизәге төнәтмәсе – бик шәп азотлы ашлама.
Ул җайлы әзерләнә: 500 г тавык тизәгенә 500 мл су кушыла. Берничә көн төнәткәннән соң, 1:20 нисбәтендә су белән сыеклап, брокколи өчен әзерләнгән түтәлләргә шул эремәне сибәбез.
Брокколи кәбестәсе су ярата. Эссе көннәрдә аңа гел су сибеп торырга кирәк.
Башка кәбестәләрне саклаган кебек үк, брокколины да кәбестә күбәләге, әвернәчәчәклеләр бете (крестоцветная блошка) кебек корткычлардан сакларга кирәк.
Профилактика өчен кәбестә үсентеләре өстенә тәмәке тузаны сибеп торсаң яхшы. Ләкин тәмәке тузаны яхшырак ябышсын өчен, башта үсентеләрне кер сабыны салынган су сибеп чылатырга кирәк.
Дымлы пычкы чүбенә каен дегете салып, шуны кәбестә араларына сибеп чыгу да берникадәр күләмдә бөҗәкләрдән саклый.
Шулай да иң яхшы чара – кәбестә түтәленә дугалар куеп, өстән юка гына ак спандбонд белән ябып кую. Кояш нуры да, су да яхшы үтеп керә, ә бөҗәкләр керә алмый.
Ә менә кәбестә янына исле үләннәр: укроп, сельдерей, кинза, бархатцы чәчү булышмый. Минем кәбестәне кинза түтәленең уртасына да утыртып караганым булды, барыбер киләләр.
Кәбестәнең башлары формалаша башлагач, минераль ашламалар комплексы кертәбез. Әзер ашлама гына кулланырга да була, үзең әзерләргә дә мөмкин: 10 литр суга 2 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы аммиак селитрасы, 1 чәй кашыгы калий сульфаты салып эретелә. Шуны һәр брокколи төбенә 1 литр сибәсе. 10 литрлы бер чиләк 10 төпкә җитә.
Уртадагы башларны җыеп алганнан соң, кырыйдагы сабаклардан яңалары үссен өчен, фосфорлы-калийлы ашлама кертәбез.
Орлык кабында һәр сортның техник өлгерү вакыты һәм күчәненең сортка хас авырлыгы күрсәтелә. Әгәр өлгергән күчәннәрне вакытында өзеп алмасаң, алар ачыла башлый һәм уңыш югала. Брокколиның күчәне – чәчәк бөреләреннән торган баш ул.
Әгәр иртә сорт өчен күчәннең авырлыгы 500 грамм дип күрсәтелгән булса, ул 2 килога кадәр үсәр дип көтәргә кирәкми. Тиешле авырлыгын җыюга (кайчагында хәтта аңа кадәр үк) кәбестә биологик өлгерү фазасына күчә һәм чәчәк ата башлый.
Чәчәк аткан кәбестә дә ашарга яраклы, ләкин барыбер үзенең тыгызлыгын һәм матурлыгын югалткан була.
Брокколи артык эссегә китсә дә чәчәк ата. Шуңа күрә аны ике срокта – җәй челләсенә кадәр һәм челлә үткәч өлгерә торган итеп үстерү отышлырак.
Кибеттән орлык алганда, чәчәк атуга чыдам дип язылган гибрид һәм сортларны карагыз. Гибридлар чәчәк атуга чыдамрак.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк